Логотип Магариф уку
Цитата:

Гомер буе «Укытучы» булып калырга

Гөлназ Сәгыйрь кызы Варина,Актаныш районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика, физика укытучысы, эш стажы – 19 ел.Мәктәп – авылның терәге. Авыл укытучысының  иҗади сәләте еллар дә...

Гөлназ Сәгыйрь кызы Варина,

Актаныш районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика, физика укытучысы, эш стажы – 19 ел.


Мәктәп – авылның терәге. Авыл укытучысының  иҗади сәләте еллар дәвамында үсә, камилләшә. Укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыру өчен хәзерге заман укытучысы һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Дәресне үткәрүгә иҗади якын килү, туктаусыз эзләнү, укытуның актив формаларын куллану гына көтелгән нәтиҗәләрне бирергә мөмкин. Соңгы елларда авыл мәктәпләренең укыту-матди базасы баетылды. Кабинетлар заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылды, техник чаралар белән тәэмин ителде. Авыл җирлегендә укучыларда гуманлылык, дуслык, иптәшлек, хезмәтне ярату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен күп мөмкинлекләр бар. Авыл укытучысы үз эшендә укучыларның табигатьне чын күңелдән яратуларына ирешүне максат итеп куя, “табигатьне яраткан кеше хезмәт итмичә яши алмый” дигән фикерне куәтли.


Тормыш шартларына тиз җайлашу, мул, төпле, җитешле итеп яшәргә омтылу, исәп-хисап итәргә хирыслык, сәүдә эшләре, сатучылык белән шөгыльләнү һәм моны гаҗәеп оста, отышлы итеп башкару, аерата зиһенле, акыллы, тырыш булу, иренмәү, кешеләр белән аралашып яшәү, чит илләргә барудан курыкмау – электән килгән гүзәл сыйфатлар һәм аларны бүгенге буында тәрбияләү авыл укытучысының төп бурычы. Милли үзаң иң элек гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, мәктәптә, урамда формалаша. Шуңа күрә, балалар әле урам йогынтысына эләккәнче, бигрәк тә авыл мәктәпләрендә халкыбызның милли-йола бәйрәмнәре ярдәмендә дәүләтебезнең дөрес тарихын аңлату, ата-бабаларыбызның кем булуын, нинди тормыш алып баруларын дөрес итеп төшендерергә кирәк.


Гөрләп торган  авылларда да оптимизация гамәле торышка ашырыла. Ә бит мәктәп ябылу – берничә дистә укытучы эшсез кала дигән сүз. Балалар күрше авылга  йөри башлый. Тигез булмаган юллардан, акрын гына баручы автобуста укучы балалар гына түгел, аларны озатып йөрүче укытучылар да газап чигәргә тиеш. Аннары сыйныфтан тыш эшләр дә була. Үзенең мәктәбендә класстан тыш чараларда актив катнашып йөргән кызларның, күрше авыл мәктәбенә бара алмый калуларын күреп хәзерге заман укытучысының йөрәге әрни. Балаларга сыйфатлы белем бирер өчен яхшырак, зуррак мәктәпләр кирәк, дигән объектив сәбәпләр белән дә авыл укытучысы килешә алмый. Кадет мәктәпләрендә, гимназияләрдә интернатлар бар. Балаларны интернатларга җыялар, алар шунда укый да, яши дә. Ата-ана назыннан мәхрүм ителгән балалар, соңыннан каты бәгырьле булмаслармы? Төннәрен йоклый алмыйча “Вконтакте” челтәрләрендә утырмыймы минем элеккеге укучым? Алай гына да түгел, төрле сәбәпләр аркасында калдырылган дәресләрен үзләштерү өчен, әнисе сагынып көткән  кыска гына каникулларында элеккеге “үз” авылы укытучысына йөреп, ялларын да әрәм итә. Кечкенә мәктәптә заманча белем бирү авыр, бала үзенә гуманитар, яки математик юнәлеш сайлый алмый, чөнки сыйныфларны бүлеп булмый дигән сүз дә һәрвакыт дөреслеккә туры килми. Авыл мәктәбеннән килгән бала 20-25 укучы арасына кереп “югала”. Үзенең мәктәбендә бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәрвакыт алдынгылыкта гына йөргән бала “яңа” мәктәптә беренчелекне һәм лидерлыкны яулый алмый. Рухи яктан сындырдылармы, авыл укытучысы заманча итеп тәрбияләгән “гөл”не? Нишләп әле “яңа” укытучы үзенең укучысына “хыянәт” итсен? Башка мәктәпкә киткән яхшы укучыга болай көенсә, калганына икенче төрле көенә хәзерге заман авыл укытучысы.


Кичә генә 9 сыйныфны тәмамлап, башка мәктәпкә күчкән егет, бүген солдат озату кичәсендә укытучы абый янында сыра эчеп утыра түгелме? Кичке рейдлар яисә мәдәният учагында кичке биюләр вакытында укытучы апаның барлыгын күрергә дә теләмичә спиртлы эчемлек эчүен дәвам итә. Ә бит унбер ел буена  бер мәктәптә генә укыган укучыларның барысы да диярлек авыл укытучысына зур хөрмәт белән карый иде. Укытучы апа аңа гомер буе “Укытучы” булып калды.


Хәзерге заман авыл укытучысының проблемалары шактый... Еллар узгач әйләнеп карарбыз, соң булмас микән?!?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ