Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәрбер авыр хәлдән чыгу юлын табарга була!

Гөлчәчәк Фидаиловна БИЛАЛИЕВА,Саба районы Мичән гомуми урта белем бирү мәктәбенең биология, география укытучысы. Эш стажы - 19 ел.Укытучы сүзен ишетүгә, күпләрнең күз алдына үзе укыган мәктәп, үзенең...

Гөлчәчәк Фидаиловна БИЛАЛИЕВА,
Саба районы Мичән гомуми урта белем бирү мәктәбенең биология, география укытучысы. Эш стажы - 19 ел.

Укытучы сүзен ишетүгә, күпләрнең күз алдына үзе укыган мәктәп, үзенең укытучылары килеп басадыр. Менә алар: тыйнак кына киенгән, ачык йөзле, килешле итеп чәчен җыйган, үзе такта янында, кулына акбур иясә күрсәтү таягы тоткан, өстәлендә дәфтәрләр һәм китаплар өеме...


Ә хәзерге заман авыл укытучысын киләчәктә укучылары нинди итеп күзаллар, шуңа тасфирлама биреп карый әле.


Заман авыл укытучысы заманнан калышмый. Ул заманча, ләкин тыйнак һәм килешле киенә. Киенү стиленә килсәк, костюмнарга өстенлек бирә, артык җете төсләрне сайламаска тырыша. Зәвыклы итеп, сизелер-сизелмәс итеп кенә бизәнә. Аның өчен “Орифлейм”, “Эвон”, “Мэри Кей” атамалары ят түгел, ул косметик чара һәрбер укытучының сумкасында урын алган.


Заман авыл укытучысының “В контакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләре дә эшен җиңеләйтә. Алар кайчандыр бергә укыган классташлары һәм группадашлары белән табыша, тәҗрибә уртаклаша, укучылары белән элемтәдә тора.


Авыл укытучысының күбесе “тимер атлар”ны да иярли. Казан урамында йөрергә батырчылык итмәсәләр дә, район эчендә, районара теләгән җирләренә барып кайта ала.


Компьютер аның аерылмас дустына әверелде. Электрон журнал буенча күпме генә моң-зар булса да, ул аны үзләштерде, алай гына да түгел, ул инде кәгазь журналдан йөз чөерде.


Интернет киңлекләрен “айкау”, аннан кирәкле мәгълүмат табу, аны дәресләрдә куллану, презентацияләр, видеоөзекләр аның дәресенең аерылгысыз өлеше булып торалар. Интерактив такта да әллә-ни кыен әйбер түгел икәнен ул күптән аңлады.


Ә менә бердәм дәүләт имтиханнарына килгәндә,  мин авыл укытучысының хезмәте тиешенчә бәяләнми дип саныйм. Укытучы үзе, аның укучылары саф татар. Татар телендә белем алалар, дәреслекләре татар телендә, терминнарны татар телендә өйрәнәләр,  фикер йөртүләре дә татарча. Ничә ел буе фәнне татар телендә үзләштер дә, имтиханны рус телендә тапшыр инде!  Мин бу язманы укучы кешегә “2 секунд эчендә рус теленә тәрҗемә ит” дигән уен уйнатыр идем. Биолог буларак сорауларым түбәндәгечә яңгырар: “Бәбәк русча ничек була?”, “Үт сүзен русчага тәрҗемә ит”, “Тоташулы төркемнәр ничек?”  һәм башкалар. Әһә, уйланып калдыңмы? Уйланырга җирлек бар шул монда. Шуңа күрә БДИда югары балл алу татарча белем алган авыл баласына чынга ашмаслык хыял булып тоела. Хыяллар чынга да аша. Моны күп укучыларыбыз исбатлады да инде.


БДИга әзерләү максатыннан, укытучылар дәресләрне ике телдә алып бара, презентацияләрне рус телендәгеләрен куллана, терминнарга аңлатмаларны рус телендә яздыра, рус телендәге тестлар әзерли – кыскасы ничек булдыра ала – шулай тырыша.


Заман авыл укытучысы, каршылыклар булуга карамастан, шәһәр укытучыларыннан калышмый: уңайлыклары булган йортын булдыра, мал-туар  да асрый, сыер да сава, бакчасында чүбен дә утый, “В контакте” сайтында да утыра, планнарын да яза, дәресләренә дә әзерләнә, санаторияләргә, чит илләргә барып ял да итә...


Ә проблемаларга килгәндә, алар булган, бар һәм булачак. Юкка гына мин тормышымның девизын түбәндәгечә алмадым: “Һәрбер авыр хәлдән чыгу юлын табарга була!” Нинди генә авырлык булса да, без югалып калмабыз, тик укучыларыбызның саны кимемәсен дә, мәктәпләр генә ябылмасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ