Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗатка тартылган бала матур әдәбиятка берничек тә битараф була алмый

Маргарита Александровна ИДИЯТУЛЛИНА, Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 37ел Cоңгы елларда укучыларыбыз күп вакытын компьютер янында үтк...

Маргарита Александровна ИДИЯТУЛЛИНА,


Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик стажы – 37ел


Cоңгы елларда укучыларыбыз күп вакытын компьютер янында үткәрә, күпләре телевизор экранын якын күрә. Балага нинди дә булса язучы турында белергә яки аның әсәрен укырга кирәк булса, кулына әдәби китап яки журнал тотып укыйсы урынга, Интернеттан алып кына танышу белән чикләнә. Шуңа күрә безгә, башлангыч сыйныф укытучыларына, балада матур әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү – изложение, сочинениеләр язарга өйрәтү – шактый катлаулы, эзлекле, дәвамлы эш, игътибар һәм көч таләп итә, заманча эшләүне сорый.


 Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләпләреннән берсе булган проект эшчәнлеге аша бу проблеманы нәтиҗәле хәл итеп булуы турында әйтәсем килә минем. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудырырлык булырга тиеш. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Башлангыч сыйныфларда укытучы – киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы, илһам өстәүче. Укучы – эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче, күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче,проектны яклаучы. Ә ата-аналар укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үти.


 Иң беренче проектның проблемасы яки идеясе барлыкка килә.Минем укучыларда балалар өчен журнал иҗат итү проекты идеясе ничек барлыкка килде сон? Әдәби укудан «Кыш» темасын йомгаклау дәресендә балалар, бер-берсенең кыш турында иҗат иткән шигырьләрен, әкиятләрен, хикәяләрен тыңлап сокландылар Алар белән үзем дә горурландым. Классымда сәләтле балалар булуына соендем. Үзләренең иҗатлары белән башка класстагы балаларны да таныштырасылары килде. Эшләрен бер җыентыкка тупларга булдылар. Көннән-көн яңа фикерләр туды. Җыентыкта үзләре иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре белән бергә кышын кошларга күрсәткән ярдәмнәре турында да, кышкы бәйгеләрдә күрсәткән яхшы нәтиҗәләре турында да, күңелле итеп үткәргән Яңа ел бәйрәме турында да язарга булдылар. Күп икән бит безнең классыбыз белән башкарган кышкы эшләребез! Шулай итеп, укучылар кыш турында журнал иҗат итәргә булдылар. Бик озак киңәшләшкәннән соң, журналга «Кыш кунакка чакыра» исемен куштылар. Көннән-көн балаларның журнал чыгару белән кызыксынулары арта барды: балалар өчен булган журналларны тирән өйрәнүләр, Мөслимебездә яшәп иҗат итүче балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәҗанов китапларындагы кыш турында шигырләре, табышмаклары, башваткычлары белән танышулар... Шагыйрьнең үзләренә, IIIА сыйныфы укучыларына багышлап язылган шигырен журналның беренче битенә урнаштырырга булдылар. Кышкы куркынычсызлык кагыйдәләрен кисәтү максаты белән Фоат Садриевның балалар өчен иҗат ителгән «Аппаккай» китабындагы «Боз өстендә» хикәясеннән өзекне дә журналда яктыртырга дигән фикер булды. Бу хикәяне төрек балаларының да укуын белеп, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы булган Фоат абыйлары белән бик горурландылар һәм журналдагы «Бездә кунакта» сәхифәсен аңа багышларга булдылар.


Эзләнү-проект эшләренең продуктын кулларына алып, аның битләрен ачып уку өчен, балаларга берничә ай тырышып эзлекле эш алып барырга туры килде:



  1. Иҗат төркемнәренә бүленү: дизайнер, редактор, шигырь иҗат итүче, әкият иҗат итүче, хикәя язучы; башваткычлар төзүче, файдалы киңәшләр бирүче.

  2. Сәхифәләр ачу, һәр сәхифә өчен мәгълүматлар туплау.

  3. Проектны яклау.


 Журналны кулга алу белән сөенечебезне иң беренче Фоат абый белән уртаклаштык. Бөтен республикабызга билгеле халык язучысының безнең иҗади эшебезгә унай бәя бирүе, журналыбызның район балалар китапханәсендә урын алуы һәм май аенда гына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наука и культура: новый взгляд» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә проект эшебезнең II дәрәҗә Дипломга ия булуы да алга таба иҗади эшебезне дәвам итәргә дәрт өстәде.


 Ә шулай да минем өчен иң мөһиме, Фоат Садриев әйткәнчә, журнал балаларны иҗатка чакырды. Ә иҗатка тартылган бала матур әдәбиятка берничек тә битараф була алмый ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ