Ике авыл арасында туган уйлар
Альбина Әбелгаян кызы ИБРАҺИМОВА,Минзәлә районы Кадрәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 26 ел. Кадрәк – Яңа Тәкермән арасы – 5 чакрым. Фикер йомгагын сүтә-сүтә мин өйгә а...
Минзәлә районы Кадрәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 26 ел.
Кадрәк – Яңа Тәкермән арасы – 5 чакрым. Фикер йомгагын сүтә-сүтә мин өйгә ашыгам. Бер ягымда мәңге яшел, төз наратлар озатып калса , икенче ягымда-җәйрәп яткан иген басуы. 26 ел гомер сизелми узган да киткән икән бит! Әле кичә генә мәктәп бусагасын атлап кергән яп-яшь укытучы кыз бүген инде чәчләренә чал кергән ханым, әни. Кечкенәдән үк укытучы һөнәренә гашыйк булган, күрше-тирә балаларын җыеп, күмер белән тактага язып, аларны “укытырга тырышкан ” нәни кызчыкның хыяллары тормышка ашкан икән, ләбаса. Ул - укытучы. Күпме юллар, сынаулар үтелгән. Авырлыклары да, шатлыклары да булган бу сикәлтәле юлларда.
Замана җилләре нинди генә тарафка иссә дә, укытучы беркайчан да үз кыйбласын югалтмый. Үсеп килүче буынга төпле белем бирү, аның күңелен баету, яхшы белән яманны аерырга өйрәтү, баланың сәләтен үстерү укытучының төп бурычы булып кала бирә. Шулай да җәмгыятебездә бара торган үзгәрешләр укытучыга да йогынты ясый, яңа таләпләр куя. Бүгенге заман укытучысы үз фәнен ярату, аның бар нечкәлекләрен белү, шуларны балаларга җиткерү белән бер рәттән һәрвакыт укытуны камилләштерү юлларын эзләргә, заманча технологияләр кулланырга тиеш. Инновацион технологияләр куллану укытучының да, укучының да хезмәтен нәтиҗәлерәк итә. Мөгаллим белем бирү процессында традицияләргә нигезләнеп яңалыклар эзли. Шуның өчен замана педагогына һәрвакыт хәрәкәттә, динамикада булу шарт. Максатка ирешү өчен, тирә-юньдәгеләр белән аралашуда, үзенең эш-гамәлләрендә, һөнәри эшчәнлегендә активлык сорала. Белемле укытучы гына үз укучыларында кирәкле мәгълүматлар ала белү осталыгын формалаштыра. Укучылар да белемне әзер килеш түгел, ә эзләнүләр аша алырга омтыла. Димәк, укытучы лидерлык сыйфатларына да ия булырга тиеш. Ә үз чиратында әйдәп баруга омтылу һөнәри эшчәнлектә, хәтта шәхси тормышта да уңышка нигез булып тора. Тырышлык, сабырлык нәтиҗәсендә генә хезмәтеңнең җимешләрен күрергә була. Район, республика күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә катнашу – укытучыны һәрьяклап үстерә. Сәләтле балалар белән эшләү барышында яңа эш формалары куллану бала шәхесен үстерергә ярдәм итә.
Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү – замана укытучысының тагын бер бурычы. Димәк, укытучы үзе дә рухи яктан бай, әхлаклы булырга, вакыт никадәр чикле булса да, яңа чыккан китаплар, матбугат материаллары белән танышырга, театр, концерт, музейларда булырга тиеш. Әйе, авыл укытучысы һәрдаим күз уңында. Аның кылган эш-гамәлләре, үз-үзен тотышы, гаиләсе үрнәк булырга тиеш. Үз үрнәгеңдә генә балаларны тәрбияләргә мөмкин.
Педагогик әдәбиятта укытучының балалар күңеле, рухы өчен дә җаваплы булуы әйтелә. Бу бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кагыла. Сүз бит кешене терелтә дә, үтерә дә. Сүз язмышны үзгәртү көченә дә ия. Шуңа күрә аның белән сак эш итәргә кирәк. “Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә”, диләр бит. Укучы шәхесен һичкайчан кимсетергә ярамый! Болар белән беррәттән әдәбият укытучылары өчен иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм: телне үстерү, аның традицияләрен киләчәк буынга тапшыру өстендә нәтиҗәле эш алып бару. Бүгенге көндә белем бирү процессында яңа юнәлешләр: белем бирүне гуманлаштыру, интернациональләштерү, компьютерлаштыру уку-укыту барышын тагын да мавыктыргыч һәм кызыклы итә.
Әйе, артка борылып карасам, шаккатам. Кара такта һәм акбур белән башланган хезмәт юлымда никадәр үзгәрешләр, яңалыклар булган икән. Шулай да, һәрбер авыл укытучысы кебек, мин дә замана белән бергә атларга тырышам. Конференцияләрдә, конкурсларда бик теләп катнашам. Мәктәп, авыл күләмендә уздырыла торган чаралар өчен сценарийлар төзим, аларны алып барам. Татар халык ашлары - гөбәдия, чәк-чәк пешерергә яратам. Укучыларым да, Аллага шөкер, төрле бәйгеләрдә, ярышларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Укучыларымны, хезмәттәшләремне яратам, хөрмәт итәм. Алар булганда, мин үземдә тауларны күчерелек көч тоям.
Комментарийлар