Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике чемодан китап һәм дүрт дистә еллык озын юл...

Гөлфирә Әхмәтшәех кызы ӘЮПОВА,Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 40 ел. Мин үземнең кайчан укытучы булырга карар кылуымны төгәл генә әйтә алмыйм. Алты балалы...

Гөлфирә Әхмәтшәех кызы ӘЮПОВА,
Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 40 ел.

Мин үземнең кайчан укытучы булырга карар кылуымны төгәл генә әйтә алмыйм. Алты балалы гаиләдә икенче кыз булып тугангадырмы, үземнән кечерәк өч сеңелем һәм бер энемне карап-тәрбияләп тору күбрәк минем өстә иде, апам кул арасына керә башлау белән әти-әнигә, соңрак әтисез калгач, әнинең төп эшче таянычына әйләнде. Бала карау үземнең дә табигатемдә булганга, мин моңа күптән әзер кеше шикелле бер дә карышмаганмын, киресенчә, бик теләп башкара идем. Аларның өс-башын чиста-пөхтә итеп тору, тамак туйдыру кебек мәшәкатьләрдән тыш, дәрес хәзерләтү дә минем өстә иде. Монысы минем иң яраткан шөгылем - бик күңелле итеп үткәрә идек без ул сабакларны. Менә шунда үзеннән-үзе хәл ителгән инде минем булачак һөнәрем. Шуңа да күрше авылда Татар Суксуы урта мәктәбен тәмамлау белән Адай авылының сигезьеллык мәктәбенә пионервожатый булып киттем. Кулыма аттестат алгач та, күңелемдә “Кем булырга?” дигән сорау да бөреләнмәде дип хәтерлим.


Пионервожатый булып эшләү дә җиңел бирелде – оештыру сәләте бар синдә, диде өлкән укытучылар. Хәзер менә 40 ел мөгаллимлек итү дәвереннән соң Конфуцийның мәгълүм сүзләрен генә җөплисе кала: яраткан эшеңне тап, һәм сиңа бер көн дә эшләргә туры килмәячәк. Билгеле, авырлыклар булмады түгел анысы.


Адайда эш гөрләп барса да, күңелгә нәрсәдер җитми иде. Озакламый мин үземә белем җитмәвен төшендем: миңа укырга кирәк! Минзәләдә генә калмыйча, үземне Алабуга пединститутында сынап карарга тәвәккәлләдем. Июньнең бер иртәсендә ак пароходтан ике алагаем зур чемоданны көч-хәл белән сөйрәп пристаньга менүче чандыр гәүдәле кызны ул вакытта яр буенда чыелдап йөрүче акчарлаклар гына хәтерләп калмагандыр. Чемоданнар шыплап тулган – икесендә дә китапханәдән алып торган китаплар. Авы-ыр! Ә институтның физматына сынаулар җиңел идеме? БДИның өстенлеген укучыларга үз тәҗрибәмнән чыгып аңлатам мин хәзер: сынауларны бер генә үтәсе... Теге вакытта күплесен дә үттек без аның, авыл баласы ла! Шәһәрдә калу мөмкинлеге дә бар иде, каламмы соң! Авылда мине укучыларым көтә. “Апа, кайт!” дип калдылар.


Язмышым мине Суксу белән бәйләгән булып чыкты. Шунда кияүгә чыктым, туган мәктәбемдә менә инде дүрт дистә елдан артык математика укытам, озак еллар директорның оештыру эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкардым.


Безнең өчен укытучы, Мәһдиевчә, ашамый-эчми, йокламый торган илаһи бер зат иде. Авылның иң зыялы кешесе, интеллигенты, әхлакый терәге. Хәзер дә шулай. Тик безнең балачактан аермалы буларак, бүгенге укытучы бала өчен илаһи зат түгел, киресенчә, җир кешесе. Дәрес темасын аңлатканнан соң, укытучы бала белән сәнгать турында  сөйләшә ала, төрле гаджетлар турында гәпләшә-гәпләшә ашханәдә чәй эчә, чөнки бүгенге мөгаллим укучыга - дус, иптәш. Шул ук вакытта ул укучыга тормыш дәресләре бирә. Шулай бервакыт укучылар белән табигатькә чыккач, коеп яңгыр явып үтте, безне килеп алырга тиешле машина тоткарлана иде. Ачыктык. Учакта бәрәңге пешереп ашарга булдык. Бер кап шырпыбыз бар, тик дым үткән – кабынмый гына бит. Ишеткән бар иде: чәч арасына тыктым да биш минуттан алып шырпы сыздым. Макаренко әйткән могҗиза шушы булды алар өчен...


Менә шулай балалар арасында  40 ел үткән, ТРның атказанган укытучысы булдым, 2014 елда Грант алдым. Методик эшчәнлек белән шөгыльләнәм, район күләмендә әсбаблар чыгарганым бар.


Гомумән, укытучы Петр патша кебек ул: һәр балага үз тәрәзәсен ача. Безнең заман укытучысы исә windows кебек - тәрәзәләрне бер-бер артлы ача тора...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ