Җирдәге миссиям
Фидания ГАФИЯТУЛЛИНА,Алексеевск районы Кыр Шунталы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел. …2010 елның җәй азагы. Укытучыларның август киңәшмәсеннән чыгып, олы юлда машина к...
Фидания ГАФИЯТУЛЛИНА,
Алексеевск районы Кыр Шунталы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел.
…2010 елның җәй азагы. Укытучыларның август киңәшмәсеннән чыгып, олы юлда машина көтәм. Казан ягыннан килгән «иномарка»га кул күтәрмим, ә ул, узып киткән җирдән чигенеп, борын төбемдә туктый. Салондагы сораулы тынлык озакка бармый:
– Биләр юлы чатында да укытучылар күп. Җыелыштан кайтасыз бугай?
– Ә-й-йе, — гаҗәпсенүемне сиздермәскә тырышып, шактый «батыр» җавап кайтарам.
– Менә хәзер чынлап таныдым, Сез бит бу, Фидания Госмановна! 30 ел элек үзегез рус телен өйрәткән Зирекле малаен Сез, билгеле инде, китүгә оныттыгыз. Ә безнең өчен кем булганыгызны белмичә дә калгансыздыр!
…Зиреклегә, районның иң ерак юлсыз почмагына беренче килгән көн хәтердә яңара. Яңа ачылган урта мәктәпкә билгеләнгән педагогик десантны (6 укытучы!) район үзәгеннән китергән автобусны авыл башында көткән «ватага»ның: «Ура, приехали!»сын ул вакытта, чынлап та, аңламаганмын икән шул. Соңгы көнгә кадәр Зирекле, әллә ничә еллар балаларын күрше авылга укырга йөртеп изаланган тулы бер авыл, ышанмыйча, юк, килмәсләр дия-дия, безне көткән. Үзебез дә сизмичә, «коткаручы» миссиясен башкаруыбыз булган икән бу! 30 елдан соң ясалган бу ачыш авыл укытучысының миссиясен, урынын билгеләүче бер дәлил түгелмени?!
Энергия ташып торган тынгысыз яшьлектән бүгенге көнгә кайтам. Кем генә күрми икән икән ул үзгәрешләрне дип, уфтанмыйча, аңларга тырышып, нәтиҗә ясап куям. Һәм, гомерлек инануыма тугры калып, укыту-тәрбия өлкәсендә авыл укытучысының роле кимемәвен, ләкин үзгәрүен таныйм, һәм янә үземнең бурычымны кабатлыйм: мин, бүгенге көн укытучысы, укучыны һәрбер яңа технологияне үз шәхесен үстерүгә юнәлтергә өйрәтергә, интернет ресурслардан үзлектән файдаланырга, проект эшчәнлегенең нигезләренә төшендерергә тиеш. Балалар белән бергә эшләнүче «Безнең сүз» электрон газетасы, иҗади презентацияләр, ил күләмендәге социаль проектларда, конкурс, конференцияләрдә кызыклы да, җитди дә эшләр белән катнашып, нәтиҗәле урыннар алуыбыз – барысы да шуның хакына бит! Максат – сала баласын кыйбласын билгеләүдә ярдәм итәргә, заманга лаеклы тормышны авылда да төзеп булганын исбатларга тырышу. Уйланулар, борчылулар Авыл көне бәйрәмендә трибунага менәргә, авылны, мәктәпне саклауның юлларын бергәләп эзләргә, иң беренче чиратта, бүгенге авыл кешесен эш белән тәэмин итәргә чакырырга; авыл цивилизациясе үрнәкләре Шыгырдан, Әләзән, Рбишчаларны мисалга китерергә мәҗбүр итә.
Әлеге бәйгене исә мин күптән күңелдә йөргән тәкъдимнәремне җиткерергә форсат дип кабул итәм. Мәгарифтә икенчерәк планда йөргән предметлар – технология, музыка, рәсем дәресләренә мөнәсәбәтнең үзгәрүен көтәм мин. Баланың гармонияле үсешен тәэмин итәргә тиешле бу предметлар авыл мәктәбендә «иясез» икәнлеге һәркемгә мәгълүм, 4-5 дәрес өчен махсус белгеч эзләп табып булмавы да сер түгел. Шул профильдәге өстәмә белем бирү белән кайсы авыл мәктәбе мактана ала соң? Нинди фән укытучысы, никадәрле үз эшенең остасы булмасын, нагрузкасына өстәп бирелгән менә шул предметларны җиренә җиткереп башкара ала?! Вузларда төп белгечлеккә өстәмә мәҗбүри икенче белгечлек бирү (югарыда әйтелгән предметлар), бәлки, бу проблеманың чишелешедер? Җырга сәләте булган Алинәләр, биер идем, дип торучы Айгөлләр профессионалларда дәрес алса, дәрестән соң түгәрәгенә калса, үзен һич кенә дә шәһәр баласыннан ким дип тоймас иде. Авыл җиренә, үз профиле буенча да тулы ставкага өмет итә алмыйча (чөнки параллель класслар юк), эшкә кайткан яшь педагог өчен дә матди һәм мораль стимуллаштыру чарасы булыр иде бу. Үзе өчен авторитет булырлык замана укытучысы образын хәзерге авыл укучысы шундый итеп күз алдына китерер дә: үз фәненең остасы, ләкин робот түгел; барысын да булдыручы һәм барысына да өйрәтергә сәләтле шәхес. Нәкъ менә шундый укытучының, еллар узгач та, үзенең укучылары алдында абруе, башка бер исем белән дә алыштырмас исеме булыр – ул УКЫТУЧЫ, АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ.
Комментарийлар
0
0
Мин, 42 ел педагогик стажы булган авыл укытучысы буларак ,бүгенге көндә инде лаеклы ялда булуга карамастан ,конкурска килгән барлык мәкаләләрне дә бик игъ тибар белән укып чыктым.Ә менә Фидания Госмановнаның "Җирдәге миссиям" дигән мәкаләсендәге фикерләре мине бераз уйланырга мәҗбүр итте . Чыннан,да ул (Фидания Госмановна) авыл укытучыларының (сыйныфта балалар аз булу сәбәпле )эшләре җиңелрәк дигән карашта торучыларга да ,авылның киләчәген дөрес күзалламаган кайбер шәхесләргә дә аларның (укытучыларның) күпкырлы авыр хезмәтен ,ягъни баларга теоретик белем бирү генә түгел,авылның,баларның киләчәгенә бәйле социаль мәсьләләрне хәл итүдә дә ,замана проблемаларын дөрес итеп тотып алып ,аны җәмәгатьчелеккә җиткерүдәге тынгысыз хезмәтен реаль дәлилләр аша ,һәркемгә аңларлык итеп күрсәтергә тырышкан һәм ул моңа ирешкән дә.Иң куандырганы :ул педагогик эшчәнлеген ,горурланып, җирдәге миссиям дип атап, АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫН зур хәрефләр белән язарлык дәрәҗәгә күтәрә. Фидания Госмановна! Шушы миссияңне армый -талмый үтәүдә сиңа зур уңышлар теләп калам Автор: Җүвәйрә
0
0
0
0
Фидания ханым! Язмагыз белән гомерлек ярамны кузгалттыгыз. Мин шәһәрдә яшәп, математика укытам. Ә авылда яшәргә хыялланган идем бит! Вузны (педагогик!) тәмамлагач, авылда калыргамы дип икеләнеп йөргән мәлдә, иптәш кызымның сүзе язмышымны хәл итте дә куйды. "Ә нәрсә бар соң авыл мәктәбендә? Апаның балалары музыка мәктәбендә укыйлар, спорт клубына йөриләр. Ә без синең белән җыр дәресендә такмакка биеп, гармунсыз җырлап, фигуралы шуу турында телевизордан карап,хыялланып устек. Башын кая? Бу тәкъдимнәр искиткеч урынлы. Чөнки авыл баласы нәкъ шул яктан үзен шәһәр баласыннан ким сизеп үсә. Автор: Лейсан
0
0
0
0
Конкурс материалларын тыныч кына укып утыра идем, бу язмада тукталдым. Без, чынлап , узебезнең балаларга "достойный" балачак эзләп авылдан качкан буын. Рыцарьлар заманында ук җыр, бию, спортның әллә нихәтле төре обязательный предметлар булган. Авыл мәктәбе буген бу яктан аксый. Автор: Рәмилә
0
0
0
0
Төп предметларны укытырга кирәк яхшылап. Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны музыкадан кем укыткан? Авыл укытучылары акчаны яхшы ала.Эшләргә була. Хезмәт дәресеннән поделканы интернеттан карап та ясатып була. Тимераякта шуарга авылда боз да җитәрлек. Пүчтәк проблема. Автор: Марат Замилович
0
0
0
0
Фидания Госмановна күтәргән проблема бик актуаль. Авыл укытучысының тынгысыз тормышын ,аның иҗади эшләвен ,тырышлыгын төрле югары урыннарда эшләүче авыл укытучысыннан белем алган укучылары дәлилли. Автор: Ленар Ашерафович
0
0