Логотип Магариф уку
Цитата:

“Йөргән юлларыңа кара... Нинди эз синнән кала?”

Фәридә Заһит кызы МӨБАРӘКШИНА, Әлмәт районы Габдрахман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел. Авыл укытучысы... Әлеге горур исем бер яктан туган җи...

Фәридә Заһит кызы МӨБАРӘКШИНА, Әлмәт районы Габдрахман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел. 

Авыл укытучысы... Әлеге горур исем бер яктан туган җиргә, туган туфракка бәйләнсә, икенче яктан тел, тарих һәм милләтнең бердәмлеген чагылдыра. Берүк вакытта үсеп килүче авыл баласының яшь күңеленә тәрбияви мөнәсәбәтләр урнаштыручы да, актив мөстәкыйльлеккә этәрүче шәхес тә.


Тормыш авыл укытучысыннан, ягъни миннән киләчәк буынның асылын тирән аңлап эш итүне, максат-юнәлешен шул рәвешле билгеләүне, шәхесне җәмгыятьнең бер кисәге – икътисади, сәясәт, социаль һәм мәдәни процессларда актив катнашучы бер өлеше буларак күзаллауны таләп итә.


Авыл мәктәпләре кыскартылуының ачы җилен татыган авыл укытучысы буларак, табигатьнең серле елмаюы... ачы итеп көйсезләнүе... назлы иркәләве... хәйләкәр шаяруы белән очрашып, шактый тирән уйлар белән һәр эш иртәмне башлап җибәрәм мин. Сәфәрем әллә ни ерак түгел... Бары тик утыз ике чакрымлык Бишмунча – Габдрахман авыллары арасы.


Авыллар арасын узганда, юллар шактый тирән уйлар аша үткәрә. Ә алар тирәндә. Әйе, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләү – дәвамлы эш. Моңа мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин “Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) исемле китабында “...Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер,” – дип укытучы сүзенә ачык билгеләмә бирә, укытучыларга йөкләнә торган унөч вазыйфаны тәфсилләп төшендерә һәм шуларга таянып эш итәм.


...Уйлар бер-бер артлы тезелеп тора: исән-сау эш урынына барып җитү, бар яктан сәләтле (ә бүгенге авыл баласы хезмәт ягыннан да, иҗади фикерләү юнәлеше аша да, яңа информацион технологияләр үзләштерүгә дә сәләтле) балаларның эчке, табигый көчләре таләбенә бик тә сизгер булып, шул ук вакытта тышкы дөнья куйган таләп-шартларны да әкренләп төшендерә-сеңдерә бару аша нәтиҗәсен күреп шатлану, исән-сау гаиләмә кайту (Юлда, бормалы булу сәбәпле, берничә транспортта үтәргә кирәк!).


Иҗади сәләтләр үсеше – милләт, ил мактанычы. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә. Шул рәвешчә, иҗадилык минем тормышымны алга илтүче төп көчкә әверелде дә шул... Озак еллар дәвамында авылыбызда милли сабантуй бәйрәмен алып баручысы, авыл җирлегендә һәртөрле чараларның төп башкаручысы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы булып авыл мәдәниятен үстерүдә үземнең өлешемне керттем. Бәхәсләшмим, экономик шартларның демографик тенденцияләре белән кушылуы нәтиҗәсендә, авыл мәктәпләрендә балалар саны һәм шул исәптән, ни кызганыч, укытучыларга да сорау кимүгә бара. Сыйныфымда биш бала. Ә аларның киләчәге безнең кулда. Биш бөртек укучым да миңа шатлык китереп тора. Күптән түгел татар теле фәненнән Халыкара олимпиаданың I турында Зәкиева Диана йөз балл җыеп, Казан шәһәрендә чит илләрдән килгән милләтәшләр белән бергә катнашу бәхетенә иреште. Бу авыл баласының тырышлыгы түгелмени?! Мәктәпсез авыл – кыйбласыз мәчет кебек. Дәүләт алга атлар өчен, биш баланың да туган җирдә үз бәхетләрен табуына һәм җәмгыятьтә үз урыннарын – нигезләрен дөрес билгеләвенә үзебезнең бар тырышлыкны куярга кирәк.


Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Заманча технологияләр һәм инновацион проектлар куллану – заман таләбе. Авыл мәктәбе шартларында әлеге алымнарны нәтиҗәле яраклаштырырга була. Республика мәктәпләрендә Сингапур методлары буенча җыелма укулар оештырылды. Сингапур алымнарын кулланып, хезмәттәшлеккә корылган әлеге тәҗрибә белән районыбыз укытучыларын киңрәк таныштыру максатыннан осталык дәресләре үткәрелә.


Мин ышанам: баланың җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы шәхес булып җитлегүе өчен гаилә дә, укытучылар да, җәмгыять тә үтә җаваплылык белән, бөтен көчләрен куеп, якты эз калдырырлар. Авыл укытучысының бүгенге хезмәтенең җимеше – безнең җәмгыятьнең иртәгесе. Барлык милләт һәм һәр кешенең йөргән юллары нәкъ менә укытучы эшчәнлегендә дә инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ