Логотип Магариф уку
Цитата:

Кеше үз дөньясын корганда, күңел матурлыгын беренче урынга куярга тиеш

Сиринә Марс кызы ХӘМИДУЛЛИНА, Бөгелмә районы Зеленая Роща, Наратлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 27 елМин кечкенәдән китаплар укырга яраттым. Чөнки башка мәгълүмати чара юк...

Сиринә Марс кызы ХӘМИДУЛЛИНА, Бөгелмә районы Зеленая Роща, Наратлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 27 ел


Мин кечкенәдән китаплар укырга яраттым. Чөнки башка мәгълүмати чара юк иде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, 7-8 яшьләр чагым иде. Авыл китапханәсенә барып, иң матур рәсемле китапларны сайлап алдым. Шунда, китапларымны чирәмгә куеп, мунчага йөгердем. Ә чыгуыма китапларымны кәҗә бәтиләре, рәхәтләнеп, чәйнәп тора. Күз яшьләремә буылып, әрнеп еладым. Китапларым да кызганыч, әле мин аларны укый да алмадым...


Авыз ачып, татарча сүз әйтергә куркып яшәгән еллар иде. Шул елларда мөгаллимә безнең балаларыбызның тәрбиячесе булды. Минем улым да 2 нче санлы "Батыр" балалар бакчасына, ул тәрбия кыла торган төркемгә йөрде. Без, ата-аналар, “Яңа заман авыл укытучысы” на карап соклана идек. Төп максаты да ачык: сабыйларга әхлакый, милли тәрбия бирү һәм ул шушы юнәлештә эзләнүләр дә алып бара иде.


Безнең бабаларыбыз борын-борыннан ук кешеләрдә гуманлылык сыйфатлары тәрбияләүне күз алдында тоткан. Шуңа күрә бездә өлкәннәрне, аеруча әби-бабаңны, әти-әниеңне, туган-тумачаңны һичсүзсез тыңлау, ихтирам итү дә хас күренеш булган. Яңа заман авыл укытучысы менә шушы күпмедер дәрәҗәдә онытылып бара торган матур, кешелекле гореф-гадәтләребезне торгызып, балаларыбыз рухына сеңдерү өчен төрле кызыклы чаралар үткәрүне гадәткә кертте, әти-әниләрне дә җыеп, татарча җырларга, биергә өйрәтте, балалар белән бергә спектакльләр уйнатты, "Тату гаилә", "Минем яраткан әкиятем" һәм башка исемнәрдә бәйгеләр үткәрде. Менә шулай тырышып эшләп, "Батыр" балалар бакчасының җәмәгать алдында абруен бик күтәрде ул. Яңа заман авыл укытучысы-үрнәк остаз.


Халкыбызның мөбарәк мирасын барлауга, аны түкми-чәчми буыннарга тапшыруга зур игътибар биргәне, милли мәдәнияткә ихтирам тәрбияләгән өчен китапларга зур рәхмәт!


Бер кешегә бер генә гомер бирелгән. Йөз кешегә — йөз, мең кешегә —мең... Кешенең гомере һәм эшләре, сөенеч һәм кайгылары, язу барлыкка килгәч, китапларга теркәлә башлаган. Һәр китап та диярлек бер кеше генә түгел, күп кешеләрнең тормышын чагылдыра. Китаплар аркылы бер кеше йөзләгән кешеләрнең тормышы, эше, үткәне белән таныша. Моны аңлау өчен бер нәрсәне искә төшерик. Әйтик, сезнең балачакта гына түгел, моннан бер-ике ел булган хәлләрегез, күргәннәрегез күңелегездә тик истәлек булып кына сакланып кала. Сез нихәтле теләсәгез дә, үткән хәлләрне, вакыйгаларны кире кайтара да, кабатлый да алмыйсыз.


Кемнеңдер эше, язмышы турында укыган китаптагы вакыйгалар да сезнең күңелегезгә шундый ук истәлек булып кереп кала. Сез укыган әсәрләр аркылы ул вакыйгаларны күңелегездән үткәрәсез, үзегезне алар тормышы белән яшәгән кебек сизәсез. Алар да сезнең күңелегездә истәлек булып кала.


Мәктәбебез директоры безнең өчен горурлык. Җитәкче – Степанищев Владимир Ильич улы. Китаплар ярата ул. Кемнең туган көнеме, укытучылар көне буламы китап бүләк итә. Хәтта укучы балаларга да китаплар өләшә. Үз акчасына матур, кыйммәтле китаплар алып кайта. Кая барса китап сатып ала. Китаплар – чыганак. Чыннан да, китапларсыз яшәп булмый. Китап безгә һава, су кебек кирәк. Изге китабыбыз Коръән Кәримдә дә нинди матур сүзләр бар.


Китаплар - әдәби, милли мирас, рухи байлык. Татар шигырьгә бай, дип, күп кеше сөйли бит инде. Сибгат Хәкимне, Мөдәррис Әгъләмне, Зөлфәтне сокланып, гаҗәпләнеп укыйм. Искиткеч! Могҗиза! Китапларының бер битен әйләндергән саен “аһ!” дип куям. “...Әле дә хәтерлим... Университетның лекцияләрен игътибар белән тыңлаганымны”. Университетта укыганда, шигырьләрем басыла иде. Татарның шигырь дөньясы бай. Искиткеч! Илгизәр Фазлуллин, Рафаэль Әхтәмовлар иҗаты бик үзенчәлекле.


Күңел күтәренкелегенең сере - тынычлыкта. Әгәр тынычлыгың булмаса, алдыңда караңгы нокта кебек борчулар торса, күтәренке күңел белән елмаеп яшәп булмый. Кеше үз дөньясын корганда, күңел матурлыгын беренче урынга куярга тиеш. Шул чакта ул башкалар белән мөнәсәбәттә дә ачык итеп сөйләшә беләчәк. Укытучыларга теләк-тәкъдимнәрем дә бар. Тормышыбызның иң кадерле кешеләрен-балаларыбызны күңелләре ап-ак кәгазь шикелле матур чакларында безнең кулга тапшырасыз. Менә шул кәгазьгә нәрсә язу, ничек язу, баланы тормыш юлына ничек чыгару бездән тора. Аларны яп-якты кояш итүегезне телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ