Логотип Магариф уку
Цитата:

Кешенең киләчәге укытучысының кем булуына да бәйле...

Рәисә Кәлимулла кызы РӘФЫЙКОВА,Кама Тамагы урта мәктәбе укытучысы.  Мин, укытучылар династиясенең бер вәкиле буларак, авыл укытучысын иске һәм  яңага аеруга каршы. Укытучыны, гомумән дә, иске һәм яңа...

Рәисә Кәлимулла кызы РӘФЫЙКОВА,
Кама Тамагы урта мәктәбе укытучысы. 

Мин, укытучылар династиясенең бер вәкиле буларак, авыл укытучысын иске һәм  яңага аеруга каршы. Укытучыны, гомумән дә, иске һәм яңа заманныкына, шәһәр һәм авылныкына аерырга ярамый. Укытучы - тылсымга ия, изге һөнәр ул. Бу һөнәрне сайлаучылар арасында очраклы кешеләр булырга тиеш түгел. Көн үтсенгә йөргән укытучы илнең киләчәген җимерүче, теләсә кайсы дошманнан да куркынычрак.


Бүгенге укытучыны мин кар көртеннән баручы җигүле ат белән   чагыштырыр идем. Чанасына балалар төяп, авырлыкларны җиңеп алга ыргылучы атны кем тели шул чыбыркылый. Яхшы тарткан саен күбрәк төииләр...


Утыз җиде ел математика фәненнән балаларга белем биргән әниемнең һөнәрен дәвам итәргә алынып мин ялгышмадым дип уйлыйм. Менә 29 ел инде калган туганнарым кебек авыл җирендә балаларны физика ,математика фәннәренең серләрен төшендерәм. Яшермим, эшемне бик яратам. Егерме ике ел эшләгән мәктәбемне ябып куйгач та, аяз көнне яшен суккан кебек булды.


Туфан Миңнуллин кебек олы шәхесләрне тәрбияләгән мәктәпкә заман җиле  районда иң беренчеләрдән булып кагылыр да,эшсез калырбыз дип күз алдына да китермәгән идем. Физика, математика укытучысы булуым яңа эш урыны табарга ярдәм итте. 25 ел эш стажым булса, да икенче диплом да алдым әле мин.


Математика фәненнән мәҗбүри БДИ бирүне уйлап тапканнан соң  математика укытучылары өчен яңа тормыш башланды. Соңгы 4 елда өч сыйныфны чыгардым. Нәтиҗәләр яхшы булса да, балалар,укытучылар өчен күңел әрни. Күпме сабырлык, көч таләп ителә укытучыдан нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү өчен. Гаиләңне онытып, ял көннәреңне дә укучылар янында булырга туры килә. Укырга кергәндә БДИ нәтиҗәләре белән бәхетеңне сынап карау мөмкинлеге булу миңа охшый билгеле. Тик шулай да, 11 ел  эчендә без балаларны намуслы, ышанычлы итеп тәрбияли алмыйбыз булып чыга.


Имтихан вакытында кемнәр генә күзәтми аларны?! Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында кайберләренең бернигә дә исе китми, ә кайберләре үзләрен тиз генә кулга ала алмыйлар.


Моннан  кырык ел элек бала өчен укытучының Һәр сүзе яңалык булса, бүген хөрмәт, ышаныч казану өчен укытучы көн-төн укырга, белемен арттырырга мәҗбүр.  Бүгенге авыл баласы шәһәрдәге яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормый. Интернет челтәре үзенең уңай һәм тискәре йогынтысын авыл баласына да ясамыйча калмый бүген. Укучы күңеленә тәрбия орлыкларын дөрес итеп сала белү авыл укытучысыннан зур осталык сорый.


Бүгенгедәй хәтеремдә, энекәшем белән  әниемнең бер өем дәфтәрләрен “тикшереп”, кызыл төстәге ручка белән сызгалап куйган идек. Әнигә булышабыз да, ул безгә озак итеп әкият сөйли янәсе. Дәфтәрләрне карагач исе китте аның. Ачуланмады. “Рәхмәт, балалар”, дип, безне кочаклап елады. Мин аны үзем укытучы булгач кына аңладым...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ