Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатасыз язарга өйрәтү нигезләре

Рәдинә Ягъфәрова,Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидатыХатасыз язарга өйрәтү өчен кирәкле орфографик күнегүләр сайлаганда, иң элек орфографиянең принципларына мөрәҗәгать итәлә...

Рәдинә Ягъфәрова,


Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты


Хатасыз язарга өйрәтү өчен кирәкле орфографик күнегүләр сайлаганда, иң элек орфографиянең принципларына мөрәҗәгать итәләр. Һәр тел өчен иң җайлы, уңайлы ысул – сүзне ишетелгәнчә язу, фонетик принцип. Татар теленең үз сүзләре, нигездә, фонетик принцип буенча, ничек әйтелсә – шулай языла. Академик грамматикада: «Татар әдәби телендә сүзләр ничек, нинди авазлар белән әйтелсә, шулай языла, – бу безнең орфография өчен төп кагыйдә», – дип күрсәтелә. [6: 107 б.]


Бу тәгъбир баланың хатасыз яза алуы аның уку осталыгына бәйле икәнлеген аңлата. Әгәр бала I сыйныфта ук сүздәге хәрефләрне дөрес авазлаштырып, төшереп калдырмыйча, урыннарын алмаштырмыйча, артык хәрефләр өстәмичә, сыйфатлы укуга ирешсә, аның уку осталыгы һәм грамоталы язу сәләте дә камил булачак. Иң элек укучыда сүзнең дөрес график образын формалаштырырга кирәк. Төрле илләрнең психологлары, методистлары баланың аңына хаталы язылган сүзне беркетеп, теркәп куярга ярамаганлыгы турында кисәтә. Нигездә, бу хәлнең килеп чыгуына язма эшләрдәге хаталар өстендә эшләү сәбәпче була. Бу эш, гадәттә, хаталы язылган сүзне ун яисә тагын да күбрәк тапкыр дөрес итеп яздырудан гыйбарәт. Ләкин укучы, шул сүзне соңгы тапкыр язганда, барыбер үзенчә, хаталы итеп яза. «Язгач укып төзәтү гадәте булган балада дөрес язу күнекмәсе озак формалаша», – дип искәртә күренекле методист С.Г.Вагыйзов. [2: 272 б.] «Народное образование» журналының баш мөхәррире А.М.Кушнир шулай ук «Хаталар өстендә эшләү дөрес язу күнегүләренә бирелгән вакытны ун тапкыр артык исраф итә» дигән фикердә тора һәм, сүзнең дөрес график образын тудыру өчен, орфографик күнегүләрне күчереп язудан башларга тәкъдим итә. Ләкин бу аң эшчәнлегенә бәйсез, автоматик рәвештә күчереп язу булмый. Укучыга алдан ук максат куела: текстны бер хатасыз күчереп язарга кирәк, чөнки эшнең беренче хатага хәтле булган өлеше генә исәпкә алыначак. Шулай итеп, күчереп язу бала өчен максатчан эшчәнлеккә әверелә, ул акылын эшкә җигеп, игътибарын көчәйтеп, туплап эшләргә тиеш була. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, танып белү мөмкинлекләрен исәпкә алып, башлангыч сыйныфларда шигъри текстларны гына күчереп яздыру нәтиҗәлерәк. I сыйныфта бер-ике сүздән генә торган юллы шигырьләр сайлау көтелгән нәтиҗәләргә тизрәк китерәчәк, чөнки болай эшләгәндә, балаларның күрү мәйданы әлегә кечкенә, ә игътибары ихтыярсыз булуы исәпкә алына.


Башкарылган эштә хаталар төзәтелми, хатасыз язылган өлеш хаталы өлештән горизонталь сызык белән генә аерып куела, һәр дөрес язылган юл өчен бер балл бирелә. Укучы үзе сызыктан соң булган юл ни өчен исәпкә алынмаганын үзлегеннән тикшереп карый, хатасын таба һәм укытучының хаклы икәнлегенә ышана. Бу инде балада Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФДББС) таләп иткән үзтикшерү компетенциясе формалаша башлауны аңлата. С.Г.Вагыйзов күчереп язуның өч төрен аерып күрсәтә. [2: 207 б.]


Сүзлек диктанты. Диктант, әйткәнне ишетеп язу дип кенә аталса да, – башлангыч белем алучы бала өчен бик катлаулы эш төре. Балалар, гадәттә, сүзнең сузык авазларын төшереп калдыралар, чөнки алар сүзне укытучы артыннан үз-үзләренә кабатлап әйтеп язалар. Эчке сөйләмдә яки пышылдап әйткәндә, тартык авазлар, бигрәк тә саңгырау тартыклар, баш сөяге эчендә шау тудыралар һәм ачык ишетеләләр. Бала сузыкны ишетмичә дә кала, шау тудырган авазны ишетә һәм хәрефләштерә. Алдан ук диктант вакытында үз-үзенә әйтеп язган баланы сузык авазларны эчке сөйләмдә гадәттәгедән сузыбрак әйтергә күнектерергә кирәк.


Яңа нормалар буенча ана теле рус теле булган балалар өчен сүзлек диктантында сүзләр саны түбәндәгечә күрсәтелә: I сыйныф – 7–8 сүз, II сыйныф – 10–12 сүз, III сыйныф – 12–15 сүз, IV сыйныф – 20 сүзгә хәтле.


I сыйныфта контроль диктант язу соңгы чиректә генә каралган, өйрәтү характерындагы язма эшләрне II чиректән кертә башларга мөмкин. Башта андый эшләрдәге сүзләр саны 8–10 булса, уку елы азагында 15–17гә җитә. Мәсәлән, сүзлек диктантларын әлифба чоры азагында ук тәкъдим итәргә мөмкин. 2–3 хәрефтән генә торган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бертөрле булырга тиеш. Сүздәге хәрефләр санын акрынлап арттырып барырга мөмкин. Беренче иҗегендә о, ө сузыклары булган сүзләр белән генә сак эш итәргә кирәк: икенче иҗеккә ы/е сузык аваз хәрефләрен әлегә кертергә ярамый. Сүзләрне хатасыз язуга ирешү өчен, аларның аваз схемасына таянып, баланың язылыш, әйтелеш төшенчәләрен аңлап, сөйләмдә төгәл куллануларына ирешеп, сүзнең язылышын бу сүзләрне кулланып дәлилләргә күнектерергә; диктанттан соң сорау куеп, һәрдаим ачыклап барырга кирәк. Шуның өчен дә әлифбада башта аваз, сүздәге авазлар схемасы бирелә, шуларга карап, бала кайсы авазның нинди хәреф белән билгеләнгәнен үзләштереп бара. Әлифба чорында ук хәрефләре таныш сүзләрнең аваз схемасын хәрефләр белән язарга күнектерә башларга мөмкин. Һәрвакыттагыча бу эштә дә җиңелдән авырга күчү, укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, күнегүләрне еш һәм дәвамлы уздыру исәбенә генә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп була.


II–IV сыйныфларда сүзлек диктантын сайланма диктант итеп тә уздырырга мөмкин. Мондый эш кайсы сүзне нинди кагыйдәгә таянып язылганын алдан сиземләргә өйрәтә, булуы ихтимал хаталар турында искәртә. Диктантта конкрет предметны белдергән сүзләр белән генә чикләнергә ярамый, төрле төшенчәләрне белдергән, төрле сүз төркемнәренә караган, хәтта аңлашылып та җитмәгән сүзләр дә кертелә. о/ы, ө/е сузыкларының язылышына бәйле сүзлек диктантына мондый сүзләр өстәргә мөмкин: сорый, тозлый, тойгы, тонык, койрыклы, котлый, моны, олылый, көлдерә, көндез, көчле, сөзгеч, сөрем, сөртенә һ.б. Шул рәвешчә баланың аңында билгеле бер орфографик кагыйдәнең телдәге барлык сүзләр өчен дә мәҗбүри булганлыгы турында фикер тудырыла. С.Г.Вагыйзовның бу турыда шундый искәрмәсе бар: «Кагыйдә – гомуми төшенчә. Ул һәр конкрет сүзне ничек язарга икәнен күрсәтә алмый». [2: 254 б.]


о/ы, ө/е сузыкларының язылышы турында сөйли башлагач та, татар телендә фонетик принцип барлык сүзләрнең язылышын үз эченә алмаганлыгы, морфологик принцип та кирәк булганы аңлашыла. «Телдән әйтелгән сүзләрдәге авазларның чиратлашуы, йотылу, аваз өстәлү һәм башка төрле фонетик үзгәрешләр күбрәк тамыр һәм кушымчалар арасында булганлыктан, морфологияне яхшы белми торып, аңлап дөрес яза белүгә ирешергә мөмкин түгел», – дип язды С.Г.Вагыйзов. Аның фикеренчә, орфографияне яхшы үзләштерү өчен, грамматик белем генә түгел, ә грамматика материалы белән эш итә белү кирәк. «Морфологик принцип сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен һәр очракта да бер генә төрле язуны, сүз үзгәрү белән, алардагы аваз үзгәрешләрен күрсәтеп тормауны максат итеп куя» [6: 108 б.]. Мәсәлән, [болот] – болыт, [көзгө] – көзге, [умбэр] – унбер, [төңгө] – төнге һ.б. Сүзнең мәгънә ачыклыгы югалмасын өчен, бу үзгәрешләр язуда күрсәтелми.


Морфологик принципны язуда куллана белү өчен, башлангыч сыйныф укучыларына күп кенә кагыйдәләр өйрәнергә кирәк. Аларны ныклы үзләштерү, Д.Н.Богоявленский язганча, баланың максатчан, аңлы эшчәнлеге аша уза, фикер йөртеп гомумиләштерелә һәм гамәлдә кулланыла. [1] Мәсьәлә бала өчен ниндидер дәрәҗәдә яңа булганда, аны чишү өчен булган белемнәр җитмәгәндә, яңа белем таләп ителгәндә, уйлану, фикер йөртү башлана. Яңа орфографик кагыйдә аңлатканда, яңа грамматик төшенчә керткәндә, укучыларны шундый ситуацияләргә куярга кирәк. Башта укытучы әзерлек эше алып бара. Мәсәлән, I сыйныфта, «Кеше исемнәре һәм фамилияләре» темасын өйрәнү өчен, тактага сүзләр язып куярга мөмкин: алмаз – Алмаз, йолдыз – Йолдыз, рәхмәт – Рәхмәт, баян – Баян


Укытучы сорау куя: «Сүзләрнең кайсы хаталы язылган?». Җаваплар төрлечә булырга мөмкин: беренче сүзләр, икенче сүзләр, барысы да дөрес язылган. Укытучы, дөрес яки тулы булмаган җавапларга таянып, балалардан дәрес максатын әйттерә: «Сүзләрне нинди хәрефләр белән башлап язарга өйрәнергә кирәк?». Дәрес максатын үзләреннән билгеләтү балаларда кызыксыну уята, укытучы сүзенә игътибарлы булырга, яңа материалны зиһенгә алуга этәргеч бирә. Әзерлек эше балага яңа теманың әһәмиятен үз тәҗрибәсендә аңларга ярдәм итә: ул орфографик кыенлыкта кала һәм аннан, булган белемнәр белән генә чыга алмавын аңлый. Иң мөһиме: дәрес максаты укучының үз эшчәнлеге нәтиҗәсендә туа. ФДББС укучыга танып белү эшчәнлеген оештыруны тәэмин итә торган регулятив (эшне җайга салу) уку гамәле итеп иң беренче «...яхшы таныш һәм үзләштерелгәнне өйрәнелмәгән белән чагыштырып танып белү максатын фараз итү (целеполагание)»не атый. [3: 29 б.] Башлангыч ФДББСта шундый ук сүзләр предметлардан өстен нәтиҗәләрдә әйтелгән: «... уку эшчәнлегенең максатын һәм бурычларын кабул итү һәм саклау сәләтенә ия булу». [7: 8 б.]


«Хайван кушаматлары» темасын шул ук алым белән, балаларның белем дәрәҗәсен күтәреп, үзләреннән аңлаттырырга мөмкин. Тактага мондый сүзләр языла: чуар – Чуар, чаптар – Чаптар, сарбай – Сарбай, пантера – Пантера.


Бу очракта сорауның кыенлык дәрәҗәсе инде түбәнрәк була: «Бу юлларда хаталы язылган сүзләр табарга тырышасыңмы? Ни өчен?» Чаптар сүзе кайсы хайван кушаматы була? Пантера нинди төстә була? Бу сүз нинди төстәге эт кушаматы була ала? Эзбасар, эзтабар кушаматлары нинди этләргә килешә? Мыркылдык кушаматын кайсы хайванга бирәләр? Чаптар, пантера, эзбасар, эзтабар, мыркылдык сүзләре кушамат булганда, нинди хәрефтән башлап языла? Кемгә исем куялар? Нәрсәләрнең кушаматы була?


Диктант һәм башка язма эш төрләре С.Г.Вагыйзовның «Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы»нда тәфсилләп, җентекләп бирелгән. Һәртөрле язма эш уздырыр алдыннан, аның үзенчәлекләрен шул хезмәттән карап искә төшерергә кирәк. Яшь укытучыларга кабатлап уку аеруча әһәмиятле, чөнки уку йортында имтихан бирү өчен уку белән эш барышында туган сорауларга җавап табу өчен кабат уку арасында бик зур аерма бар. Шулай эшләгәндә генә, белем бирү эшендә кыенлык тудырган мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкин.


«Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы»нда искәртмәле, сайланма, аңлатмалы, шәрехләүле (комментарийлы), иҗади, контроль  диктантларның, сүзлек, күреп язу диктантларының, хәтердә калганча язу, күчереп язуның төп бурычлары, планлаштырылган нәтиҗәләре, аларга ирешү юллары, башкару үзенчәлекләре бәйнә-бәйнә аңлатылган. Диктант төрләреннән искәртмәле диктант һәм аңлатмалы диктантларны чагыштырып карыйк. Искәртмәле диктантның төп бурычы – төрле юллар белән хаталы язу ихтималын язганчы ук бетереп кую. Аңлатмалы диктантта ясалырга мөмкин  хаталар алдан искәртелми, алар бары тик диктант тәмамлангач кына тикшерелә һәм төзәтелә. [2: 272-273 б.] Балада сүзнең дөрес булмаган график образын тудырмауда искәртмәле диктантның аңлатмалы диктанттан өстен, кирәклерәк булуы аңлашыла. Сыйныфтагы укучыларның барысын да эшкә җәлеп итү өчен, диктантларда кирәк булачак кагыйдәләрне алдан күмәкләп искә төшерү файдалы булачак.


Изложение һәм сочинение язу ирекле диктантлардан башлана. Кызыклы һәм аңлаешлы текст укыла, әңгәмә уздырыла. II сыйныфта тулы абзац яки берничә җөмлә укыла, укучылар тыңлаганны истә калдырганча язалар. Эш текст азагына хәтле шулай дәвам итә. III–IV сыйныфларда текст тулысынча укыла. Ирекле диктант балаларның мөстәкыйльлеге һәм яңа текст булдырудагы иҗаты белән әһәмиятле.


Әдәбият исемлегендә күрсәтелгән приказ нигезендә контроль диктантларга кагылышлы яңалык та кертелгән: анда контроль күчереп язу һәм контроль диктантның сүзләр саны укучыларның бер минут эчендә укырга тиешле сүзләр санына тәңгәл килә дип күрсәтелгән.
































Cыйныф



I яртыеллык



II яртыеллык



I





35–40 сүз



II



40–50 сүз



55–60 сүз



III



60–70 сүз



70–75 сүз



IV



75–80 сүз



85–95 сүз




Укытучы эшчәнлегенең максаты – контроль түгел, ә белем бирү, өйрәтү. Билге куйганда да, укучы файдасына нинди нечкәлекләр, ташламалар булуын яхшы белергә кирәк. Министрлыкларның норматив документларын өйрәнеп барып, үзеңдә аларның җыелмасын булдыру әһәмиятле. Күрсәтелгән приказда да ташламалар каралган.


Контроль диктантта хатага саналмый:


– алдагы сыйныфларда һәм уку елында өйрәнелмәгән орфография һәм пунктуация бүлекләре;


– җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белән башланган җөмлә алдында бер генә тапкыр төшереп калдырылган нокта;


– җөмләнең мәгънәсен үзгәртмиичә бер генә сүзне алмаштыру очрагы.


1 хата итеп исәпләнә:


– ике төзәтү;


– ике пунктуация хатасы;


– бер үк сүздә кабатланган хата; шундый ук хата башка сүздә кабатланса исәпкә алына.


«2»леләр орфографик хаталар саны 8дән артса гына куела.


Кулланылган әдәбият


1. Богоявленский Д.Н. Психология усвоения орфографии. – М.: Просвещение, 1966.


2. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы. – Казан: Мәгариф, 1993.


3. Как проектировать универсальные учебные действия в начальной школе. – М.: Просвещение, 2013.


4. Кушнир А.М. Азбука грамотности // Школьные технологии. – 1996. – № 6. – С.


5. «Положение о критериях контроля и нормах оценки (отметки) результативности обучения в начальной школе». – Приложение к приказу №430 от 30.08.2013.


6. Татар грамматикасы. 3 томда. Т.1. – М.: Инсан; Казан: Фикер, 1998.


7. Федеральный государственный стандарт начального общего образования. – М.: Просвещение, 2010.


I сыйныф өчен үрнәкләр


I. Күчереп язу


1 нче текст


Җил бакчага


Кергән,


Ал алмалар


Күргән.


Ботакларга


Кунган,


Җиргә алма


Койган. (Шәүкәт Галиев)


2 нче текст


Яңа чана


Яңа чана


Яңа шул,


Җилдәй җитез


Шуа,


Буран туздыра,


Башкалардан


Уздыра.


Шатлыгыма


Чама юк.


Моның кебек


Чана юк! (Җәүдәт Дәрзаман)


II. Сүзлек диктанты


1. Уа, уй, ук, ун, ут, уф, уч, уң. (8 сүз)


Бу сүзләрне язу авырмы, җиңелме? Ни өчен?


2. Уба, туй, шук, тун, утын, Уфа, учак, туң. (8 сүз)


Ни өчен бу сүзләр җиңел языла?


3. Убыр, унау, урам, урын, усак, утар, уңай. (7 сүз)


Бу сүзләр турында: «Ничек әйтелсә, шулай языла», дип буламы?


4. Аз, ай, ак, ал, ат, ау, ах, ач, аш, аң. (10 сүз)


Сүзләрнең язылышын ничек аңлатып була?


5. Ага, агу, ала, ана, апа, ара, ата, ача, аша.


Сүзләрнең әйтелешендә һәм язылышында аерма бармы?


6. Агай, агач, агым, азак, азан, азат, азык, акыл.(8 сүз)


Кайсы сүзне «ашамлык» дип тә әйтеп була?


7. Ым, ыс, ылыс, ысул, ышкы, ышык. (6 сүз)


Ышык урынга кайчан яшеренәләр?


III. Сүзләрнең аваз схемасын хәрефләр белән язу.


1. [йа]л, [йа]к, [йа]ка, [йа]за, [йа`]са, [йа]кты, [йа]кын, [йа]та.


Бу сүзләрдә ни өчен я хәрефе [йа] дип укыла? Сүзләр нинди әйтелешле?


2. [йә’]ле, [йә’]ки, [йә]шел, [йә]ши, [йә]шь, [йә]мь, [йә’]сле.


Бу сүзләрдә ни өчен я хәрефен [йә] дип укыла?


3. [йы]л, [йы]ш, [йы]лан, [йы]лга, [йы]лый, [йэ]гет, [йэ]фәк.


Е хәрефе ничек укыла?


Гомумиләштер: сүз һәм иҗек башында килгән я, е хәрефләре ничек укыла һәм языла?


4. [эш], [эз], [тэз], [эл], [тэл], [эрэ’], [тэрэ’].


[э(е)] авазы сүзнең кайсы урынында гына э хәрефе белән билгеләнә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ