Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәсимә Нәбиуллина: Авыл мохите – үзе бер мохит

Мәктәптә укыганда Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар” китабын укырга туры килгән иде.

Мәһдиев үзенең матур телле, эчтәлекле китабында сугыштан соңгы чорда укытучы эшенең нечкәлекләрен ачкан иде. Рушад, Гата, Нәркис кебек персонажларның эчке дөньясы, кичерешләре, беренче мәртәбә балалар каршында дәрес бирүләре бик матур итеп тасвирланган. Шуннан бирле мин Мәһдиев ижатына һәм укытучы һөнәренә гашыйк.

Мин – математика укытучысы. Баланың аң үсешендә мөһим рольне үтәүче, эченә бик күп кагыйдәләр, мәсьәләләр, практик күнегүләр алган предмет укытамын. Һәр бала – уникаль. Кайсыдыр материалны бик тиз элдереп ала, икенчесе бер ай өйрәнә, өченчесенә ярты ел кирәк, дүртенчесе бөтенләй кабул итмәскә мөмкин. Математиканы күршең эшләгәнне карап торып кына өйрәнеп булмый, дип кабатларга яратам. Истә калсын өчен генә дә, бертөрле мисалны кат-кат эшләргә кирәк. “Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм” диелә кытай халык мәкалендә. Дәресләрдә уен моментлары кертеп җибәрүне отышлы дип саныйм, кызыклы мәсьәләләр җыям.

Математика укыту – ул бала белән атнасына биш-алты мәртәбә очрашу дигән сүз. Шуңа күрә дәресләрдә кызыксыну белән беррәттән, үземә ышаныч тудырырга тырышам. Бары тик укучы укытучыга ышанса, аны хөрмәт итсә  генә, фәнне ярата һәм өйрәнә ала дип саныйм.

Авыл мохите – үзе бер мохит. Монда яшәүче укытучы өчен, авыл халкының да, ата-аналарның да мөгамәләсе уңай булуы кирәк. Авылда һәр эшең, һәр хәрәкәтең кеше күзе алдында бит. Мәктәптә кичә үткәрсәң дә, авыл клубында чыгыш ясасаң да, укучыңның һәр уңышын да, укучыңның һәр биргән имтиханын да, гаиләңдәге хәлләрне дә, балаларың турында да ата-ана, бала күзәтеп, белеп тора, нәтиҗә чыгара.

Заманча технологияләр авыл мәктәбенә дә үтеп керде. Компьютерлар, проекторлар, интерактив такталар белән эшлибез, электрон журналлар тутырабыз. Ирексездән, укучылар белән 25 ел элек компьютер күрергә, эшләп карарга Алабуга дәүләт педагогия институтына барган чаклар искә төшә. Экскурсиядән кайткандагы кичерешләрне, эмоцияләрне сөйләсәң, замана баласы аңламас... Ә компьютерда эшләргә күрше авылга 5 километр җәяү бара идек дисәң, бөтенләй көләрләр.

Хәзерге вакытта авылда да һәр өйдә диярлек Интернет тоташтырылуы куандыра. Теләсә нинди темага информация табу мөмкинлеге бар. Мин үзем дә дәрестә кулланыр өчен бик күп материал: презентацияләр, тестлар, тарихи мәгълүматлар алам. Интернет челтәре булу Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә дә нык ярдәм итә, төрле чыганаклардан тестлар чишеп карыйбыз.

Шунысы аянычлы: авыл мәктәбенең киләчәге юк. 300 дән артык кеше яши торган авылда быел нибары 4 бала укырга керә. Елдан-ел укырга керүче балалар саны кими, авылда яшәүчеләрнең уртача яше арта бара. Хөкүмәтебез тарафыннан авылларны саклар өчен кертелгән төрле программалар да ярдәм итәр сыман тоелмый.

Ничек кенә булмасын, бүген мин шуны әйтәм: җылы якты мәктәптә, дус-тату коллективта, яраткан укучыларым арасында эшләвем һәм хөрмәт тоеп яшәвем белән мин чиксез бәхетлемен.

 

Рәсимә Рәкыйф кызы НӘБИУЛЛИНА, Зәй районының Югары Пәнәче

төп мәктәбе I категорияле математика укытучысы

Фото: © «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәсимә Ракифовна, фикерегез белән тулысынча килешәм. Язмагыздагы авыл мәктәбе укытучыларының эшчәнлеге бик актуаль күрсәтелгән. Автор: Рушания

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ