Хезмәтем – җан рәхәтем
Әлфия Гавис кызы НУРИЕВА,Актаныш районы Такталачык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 36 ел.Авыл укытучысының да, шәһәр укытучысының да үз фәнен яхшы белүе, педагогик, метод...
Актаныш районы Такталачык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 36 ел.
Авыл укытучысының да, шәһәр укытучысының да үз фәнен яхшы белүе, педагогик, методик белемнәр белән кораллануы өстенә, киң эрудициягә ия булуы, яңа педагогик технологияләрне, шул исәптән, гамәли информацион коммуникатив технологияләрне камил белүе, төрле яктан үрнәк шәхес, гадел һәм принципиаль, инициативалы, актив, таләпчән булуы, әйткән сүзендә нык торуы мөһим дип уйлыйм. Шулай ук укытучының шәхси тормышы, мораль йөзе – аның хезмәт портретының аерылгысыз өлеше ул.
Һәр халык элек-электән үз мөгаллимнәренә хөрмәт белән караган. Аны буй җитмәслек бөек, олы кешегә, галим кешегә тиңләгән. Кайда яшәвебезгә һәм эшләвебезгә карамастан, җәмгыять тә бездән, укытучылардан, күпне көтә, күпне өмет итә. Авыл баласы белән шәһәр баласы арасында аерма кимеп барса да, ХХl гасыр укучысы ХХ гасыр укучысыннан кискен аерылып тора. Кесәсендә кыйммәтле кәрәзле телефон йөрткән, интернет аша дөнья буйлап сәяхәт иткән, алтын-көмеш бизәнү әйберләре таккан замана укучысын акбур һәм кара такта белән генә җәлеп итеп булмаганлыгы берәүгә дә сер түгел. Шуңа күрә мин инновацион технологияләрне, республиканың алдынгы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнәм, ачык дәресләрдә катнашам, үзем дә төрле ачык чаралар үткәрәм, матбугатта язышам, интернетта эзләнәм. Көчемне төрле конкурсларда сынап карыйм, укучыларымны да шуңа этәрәм. 2006 нчы елда Россия Президенты грантына оештырылган “Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы ” конкурсында җиңеп чыгуым яңа канатлар куйды.
Туган тел барыннан да бигрәк гаиләдә саклана. Ә авыл укытучысына һәр гаилә таныш. Балага ана кеше биргәнне мәктәп тә, дәүләт тә бирә алмый. Без бит телебезне юкка гына “ана теле” дип әйтмибез. Гаилә гомер-гомергә телне, мәдәниятне, димәк, барча милли кыйммәтләрне саклауга хезмәт иткән. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләрен саклауга аеруча игътибар кирәк. Бу максатны тормышка ашыру авыл укытучысына җиңелрәк. Балалар безне бик яхшы белгән кебек, без дә аларны мәктәп стеналарыннан чыгып киткәч тә күздән ычкындырмыйбыз бит. Яшьлек елларымда укыткан балаларның күпчелеге шушы авылда төпләнеп калдылар. 35 ел буе бер урында эшләгәнлектән, миңа шәкертләремнең балаларына белем бирү бәхете тиде.
Үзем укытып, тәрбияләп чыгарган балаларны кайда гына күрсәм дә, күңелемне горурлану хисләре били. Төрлесе бар, яхшылары күбрәк. Бик матур, дөрес яшиләр, сокланып карыйм. Хезмәтемнең җимеше алар. Җимешләрне санар чакка барып җитү, үзең сайлаган һөнәргә гомер буе тугры калып, үзең ирешкән уңышларга сөенеп, әле һаман да зур максатлар куеп алга бару - үзе бер бәхет! Алда әле зур өметләр, күңелдә, эшли белсәң, зур максатларга илтердәй уй-фикерләр. Бар тырышлыгыңны, бөтен сәләтеңне эшкә җигеп, эшлә дә эшлә генә. Ә максатчан кешеләргә эш карышмый.
Мин –авыл укытучысы. Шәһәр укытучылары арасында танышларым, дусларым, һөнәремне дәвам итүче шәкертләрем бар. Алар белән фәнни- гамәли конференцияләрдә, элегрәк медаль эшләре тикшерү вакытларында, республика олимпиадаларына баргач, быел БРИ эшләрен тикшергәндә очраштым. Татар теле укытучысын авылныкына –шәһәрнекенә бүлеп карап та булмыйдыр кебек: шул ук шатлыклар, борчулар, шул ук максатлар. Бер- беребез белән рәхәтләнеп татар телендә аралашабыз. Авыл укытуысының төп аермасы- көзгедәге кебек- һәрвакыт халык күз алдында булуындадыр, минемчә.
Аллага шөкер, бүген көнкүрештә шәһәр белән авыл арасында аерма кимеде. Юлларыбыз асфальт, йортыбызга газ,су кергән. Интернет эшләп тора. Шәхси машинабыз белән теләгән җиргә барып кайта алабыз. Мин үзем ай саен диярлек Казанга, Чаллыга барып, китап кибетләрендә йөреп, әдәбият- сәнгать яңалыклары белән танышып, театр- концерт карап кайту ягын карыйм. Шәһәр үз урынында, авыл үз урынында. Иң әһәмиятлесе: икесендә дә һөнәребез кирәкле, изге.
Аермасын мине язмыш җиле
Сабыйлардан, изге эшемнән.
Бәхет бит ул - канәгатьлек алу
Сайлап алган сөйгән эшеңнән.
Комментарийлар