Хезмәтем - яшәү дәрте, шатлыгым чыганагы
Гөлназ ШӘЙДУЛЛИНА,Апас районы Морзалар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы. Эш стажы – 16 елМин – укытучы баласы. Әниемнең һөнәрен дәвам иттерүче. Ә табигать баласы буларак...
Гөлназ ШӘЙДУЛЛИНА,
Апас районы Морзалар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы. Эш стажы – 16 ел
Мин – укытучы баласы. Әниемнең һөнәрен дәвам иттерүче. Ә табигать баласы буларак, шул юнәлештәге фәнне сайладым. 1998 елда Казан дәүләт педагогика университетының химия-биология факультетын тәмамлап, 16 ел инде Морзалар урта мәктәбендә укучыларына химия фәне серләренә өйрәтәм.
Чынлап та, хәзерге җәмгыять катлаулы, үсеп килүче яшь буынны да катлаулы тормыш юлы көтә. Мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерде. Бала тәрбияләү гаиләдән башланса, белем бирү һәм баланы дөрес юлдан алып бару мәктәпкә йөкләнә. Минем максатым — белемле хәзерге заман шартларына яраклашып яши белүче, туган җиренә тугрылыклы, үзен гомуми үстерә белүче, үз милләтен яратучы, башка милләтләргә ихтирамлы, сәламәт шәхес тәрбияләү.
Мин – замана укытучысы. Гади авыл мәктәбендә белем бирәм. Җәмгыятьтәге барлык уңайлыклар да, авырлыклар да миңа таныш. Уңышка ирешү өчен укытучы шушы катлаулы тормышта югалып калмаска, максатчан эш алып барырга, иң мөһиме, балаларны яратырга тиеш. Табигать биргән көчле омтылышым, кешеләр һәм балалар белән тиз уртак тел таба алуым, зур кызыксынучанлыгым миңа бу кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 16 ел һәр көн 6 чакрым ераклыктагы мәктәбемә ашыгам, чөнки анда мине укучыларым көтә. Алар мине яхшы аңлыйлар, чөнки күбесе ачы таңнан торып, автобус белән укырга килүче балалар. Үз авыл мәктәбендә эшләүче укытучылар минем хәлне аңламаслар да кебек. Юл газабы, гүр газабы, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ләкин мин үз һөнәремне бик яратам. Ярый ла мәктәбен ябып куймасалар?! Авыл укытучысын ел саен май аеннан башлап сентябрь аена кадәр шул сорау борчый. Балалар саны аз булу сәбәпле, сыйныфлар кыскара, дәресләр саны кими, димәк, укытучыларга сәгатьләр саны да азая дигән сүз. Яшь һәм эшләргә теләге булган белгеч кая барырга тиеш? Мин үзем шушы борчуны кичергән авыл укытучысы. Химия-биология фәннәреннән дәрес саны кимү сәбәпле, ярты ставкага калдым һәм икенче күрше авыл мәктәбендә дә укытырга туры килде. Үз һөнәремә намус белән карагач, анда да җылы кабул иттеләр. Аңлыйм, авыл җирлегендә, мондый катлаулы заманда мәктәп җитәкчесе булып эшлисе дә җиңел түгел. Соңгы елларда алар, укытучыларга эш булсын, сәгатьләр саны нормага тулсын өчен укытучының сәләтенә туры килердәй фәннәр тәкъдим иттеләр. Ә андый укытучылар, 1 ел эчендә читтән торып, шул фәннән өстәмә белем алдылар. Мәгариф системасындагы мондый үзгәрешләр миңа да кагылды. Химия–биология фәннәреннән тыш, мин мәктәптә сәнгать дәресләре дә алып барам. Рәсем ясарга яратам, шуңа да авырлыгын тоймыйм. Укучыларым төрле рәсем бәйгеләрендә катнашып, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Район һәм республика күләмендә призлы урыннар яуладылар. Ә бу – минем хезмәт җимешләрем. Балаларны олимпиадаларга һәм имтиханнарга да әзерлибез, сәгать саны кимеде дип, кул кушырып утырмыйбыз. Теләк кенә булсын. Дәрескә кадәр, дәрес вакытында, озын тәнәфестә, дәрестән соң балалар белән эшлибез. Хәтта һәр бала белән дә аерым эш алып барырга тырышабыз. Һәр ел саен укучыларым районда химия фәне буенча үткәрелгән олимпиадада югары күрсәткечләргә ирешәләр. Республика күләмендә химия фәне буенча 3 нче урынны, ә КФУ үкәргән республика шәһәр олимпиадасында 1 нче урынны яулаган укучыларым да бар. Бу минем өчен шулай ук зур шатлык, ә баланың куанычын әйтеп бетерерлек түгел.
Укыта торган фәннәрем табигатькә бик якын. Шуңа авыл балаларында, беренче чиратта, матурлык хисләре тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм. Быел укучыларым белән, яз көне мәктәп янына утырту өчен,чәчәкләр үстерергә өйрәндек. Ә киләсе елга, тәҗрибә туплап, бу өлкәдә шәп итеп эшләргә планнарыбыз бар. Ә бәлки, Ходай насыйп итсә,киләчәктә мәктәбебезне гөлбакча итәрбез. Бу – минем хыял. Мәктәбебезне генә япмасыннар. Мәктәп булса, авыл яши!
Комментарийлар