Логотип Магариф уку
Цитата:

Кичәге һәм бүгенге авыл укытучысы

Тәнзилә Дамир кызы НАСЫЙБУЛЛИНА,Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы.Мин үзем татар авылы мәктәбендә белем бирәм. Минем уйлавымча, Авыл укытучысы бүгенге көн һәм кичәге көн укыт...

Тәнзилә Дамир кызы НАСЫЙБУЛЛИНА,
Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы.

Мин үзем татар авылы мәктәбендә белем бирәм. Минем уйлавымча, Авыл укытучысы бүгенге көн һәм кичәге көн укытучысына бүленә алмый, гомумән, авыл укытучысы кем соң ул, нинди ул дигән сорауга мин түбәндәгечә җавап бирер идем: авыл укытучысы - ул, минем уйлавымча һәм авыл халкы фикеренчә, үзендә 5 сыйфатны берләштергән шәхес.


Беренчедән, авыл кешеләре өчен Ул - төпле киңәшче. Чөнки авыл халкы элек-электән киңәш сорап, аңа мөрәҗәгать иткән.


Икенчедән, авыл кешеләре уйлавынча, Ул - авылда иң алдынгы карашлы, ягъни яңача фикер йөртә торган кеше.


Өченчедән, авыл кешеләре фикеренчә, Ул - ил-көндәге барлык яңалыклардан, ачышлардан  хәбәрдар булган гына  түгел, ә шуларны аңлата, үзе дә файдалана, куллана белә торган кеше.


Дүртенчедән, авыл кешесе уйлавынча, ышанганча, укытучы - ул иң идеаль, кимчелекләрсез булырга тиешле шәхес.


Бишенчедән, авыл кешесе уйлавынча, Укытучы - тәрбия өлгесе. Ул комсыз да, акчага табынучы да, авырлыктан зарланучы да була алмый, бар җирдә дә үзен тәрбия кысаларында тотучы.


Шуңа күрә авыл халкы Укытучы дигән һөнәр иясен элек-электән олылый, хөрмәт итә, түбәнчелек белән баш ия, аңа “Мөгаллим” дип эндәшә.


Авыл мәктәбе бүгенге көндә көчсез, дип бәяләнә. Мин моның белән килешмәс идем. Карагыз әле, җитәкчеләребез барысы да диярлек авылдан чыккан, авыл мәктәбен тәмамлаган бит! Авыл укучысы турында  аның  белем дәрәҗәсенә карап кына  фикер йөртү хата, чөнки авыл баласы табигатькә береккән, аның белән бергә туа, яши, бу аңа шәһәр баласында була алмаган хисләр, күңел формалаштыра. Әле бит авылда хезмәт тәрбиясе дә чынбарлыкта бирелә.


Шунлыктан, БДИ бирүгә әзерләүгә корылган - автоматлаштырылган укытучы түгел инде ул авыл укытучысы.


Әлбәттә, бүгенге көн яңалыклары белән бергә атлау зарур. Әгәр укытучысы укучыны кызыксындырган яңалыкларны белми, алар белән таныш түгел, эш итә белмәсә, бу укытучы укучысы өчен кызыклы булмаячак, үз артыннан ияртә алмаячак. Шуңа күрә, авыл укытучысы, булган эшләрен бер якка куеп, замана яңалыкларын үзләштерә.


Мин үзем дә авыл кешесенең бу укытучыга булган мөнәсәбәтен югалтмау максатыннан, шул карашларны акларга тырышып хезмәт итәргә омтылам. Мөгаллимлек эшемдә халкыбызның укучы үз остазын уздырырга тиеш, дигән гыйбарәсен максат итеп куям.


Бүген замана авыр, дип әйтергә тырышабыз. Балалар үзгәрде, алар башка кыйммәтләргә табына, дибез. Ә бит замана - ул без үзебез. Кыйммәтләрне үзебез тудырабыз. Әти-әни һәм мәктәп бергә эш иткәндә, бар максатка да ирешеп була. Балалар белән мөнәсәбәтләрне көйләгәндә кушып эшләтү, мәҗбүр итү ысулын түгел, ә хезмәттәшлек юлын сайлыйм. Укытучы дәрәҗәсен төшерми генә, үземне алар өчен дус, киңәшче итеп куярга тырышам. Дәресләр дә шул принципка көйләнә.


Авыл укытучысы - ул авылларда туган телне саклап калучы да. Бар әле ул туган телебезне саклап калган авыл мәктәпләребез. Мин мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеен җитәклим. Музеебызны агымдагы уку елында яңарттык. Шул вакытта укучыларның теләк белән, янып йөрүләре миңа да эшкә дәрт өстәде.


Йомгаклап, фикерләрне туплаганда, авыл укытучысының йөге, чынлыкта да, бик авыр. Эшендә кыскартсалар да, хезмәт хакын киметсәләр дә, Ул үз вазифасын зарланмыйча, йөрәк кушуы буенча, намус белән башкара.


Бетермәгез авыл мәктәпләрен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ