Киләчәккә карап...
Фидания Касыйм кызы Гатауллина,Әлмәт районы Түбән Мактама урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 26 ел. 2011 елда оптимизация җилләренең иң көчле чорына безнең Бишмунча мәктәб...
Әлмәт районы Түбән Мактама урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 26 ел.
2011 елда оптимизация җилләренең иң көчле чорына безнең Бишмунча мәктәбе дә эләкте. Ни өчен авыл мәктәпләренә таләпләрне шулкадәр югары куйганнардыр? Бер сыйныфка 14 бала каян килсен? Югыйсә, мәктәптә 60 тан артык бала белем ала иде, 11 нче сыйныфлар булмаса да, 9 еллык итеп мәктәпне үзгәртергә була иде. Ярар, укучыларны Нәдер мәктәбенә мәҗбүри җибәрделәр, ә укытучыларны кем кайгыртты соң? Дөрес, эш урыннары тәкъдим иттеләр, ләкин ул йә шәһәр читендә, йә бөтенләй ерак авыл мәктәбе. Кайбер укытучыларның 25 еллык эш стажы тулгач, алар инде “тынычлап” авылда калдылар. Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит: укытучы дистә еллар дәвамында татар телендә укытып, бүгенге көндә рус мәктәбенә барып, шул фәннән русча белем бирә аламы соң? Декрет ялына киткән укытучының эш вакыты җиткәч кая барырга? Баланы бакчага илтеп, үзең шәһәргә ничек эшкә җитешергә? ”Кеше факторы” дигән нәрсә иң арттагы планга күчте инде. Мәктәп ябылуның тагын да әһәмиятлерәк ягы: туган телебезне саклап калу мәсьәләсе. Татар теленең күбрәк авылларда саклануын барыбыз да беләбез. Чөнки авыл баласы татарча фикерли, татар телендә сөйләшә; шәһәрдәге татар баласы русча фикерли, телнең нечкәлекләрен аңлап бетерми. Димәк, саф татар теленең авылларда икәнен онытмыйк! Мәктәпләр ябылуның тагын да әһәмиятлерәк ягы: авылның тамырына, киләчәгенә балта чабу. “Мәктәп – авылның җаны, аның киләчәге, яшәеше. “Авылдагы күп балалы гаиләләр шәһәргә күчү ягын карый, чөнки моңа инде мөмкинлекләр бар: ана капиталы, җир кишәрлеге бирү. Әкренләп кенә авыл картая. Башлангыч мәктәпләр калачак диләр, ләкин ни мәгънә? Берничә дистә елдан анда укырга бала да калмаячак. Ә шәһәрдә үскән бала ул икенче төрле. Беркемне дә үпкәләтәсем килми, ләкин иртән торып бала таш юлга басып бакчага, мәктәпкә бара, биек йортлар арасыннан кояшны да күрә алмый хәтта. Ул балага туган туфрак, туган җир дигән төшенчәләр ерак. Ә авыл баласы икенче: тирә-якта кошлар сайрый, кояш елмая, чиста, саф һава, тау астында чишмәләр челтери, урманда җиләге, гөмбәсе өлгерә, чын кышны да авылда гына күреп була. Кыскасы, бала үзен табигатьнең аерылгысыз бер өлеше икәнен сизеп, тоемлап үсә. Аңа үз авылы, туган җире бик кадерле. Читкә китсә дә, үзенең туган ягын сагынып кайта ул. Менә шушы матурлыкны тоеп үсүчеләрнең тамырына балта чабабыз түгелме соң? Берничә елдан соң чыннан да соң булуы бар. Моны бүген уйларга кирәк. Бүгенге буын җирне ярата, ә киләчәктә җир эшкәртергә робот хәлендәге кешеләр генә калмасмы, аларга “җир кадере” дигән төшенчә таныш булырмы? Моңа ошаган риторик сорауларны бик күп биреп була, ләкин аларга җавап юк. Киләчәктә, иманым камил, “Бәләкәч” бакчалары кебек үк мәктәпләрне дә ача башларлар, ләкин бер киткән кешеләр авылга тиз генә кайтмаслар шул. Гадәттә, кеше пенсиягә чыккач туган ягын ныграк сагына башлый һәм соңгы көннәрендә туган нигезенә сыена. Мин үзебезнең авыл мәктәбенең соңга калмыйча ачылуына өмет итәм һәм авылны үле тынлыктан балалар шавы коткаруына чын күңелемнән ышанам.
Бүгенге көндә авыл укытучысы заман белән бергә атлый. Аның шәһәрдән калышырга хокукы юк. Бала саны аз булса да, шул ук эшләрне башкара. Авыл укытучысы чын күңеле белән эшенә бирелгән фидакарь җан, юкка гына аксакаллар да зурлап мөгаллим дип эндәшмидер? Ничек кенә авыр булса да, эше бик күп булса да, авылның киләчәк буынына ныклы белем һәм дөрес тәрбия бирергә тырыша ул. Ә киләчәк аның өметләрен аклаячак. Мәктәпләр генә ябылмасын, ә ябылганнары, хаталарын төзәтеп, яңа уку елына ишекләрен ачсын иде.
Комментарийлар