Киләчәккә сәяхәт
Гөлнара Әнвәр кызы ГАТАУЛЛИНА,Әлмәт районы Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта мәктәбенең I категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы - 23 ел. Мин киләчәккә атлыйм... Юк, атламыйм, ча...
Әлмәт районы Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта мәктәбенең I категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы - 23 ел.
Мин киләчәккә атлыйм... Юк, атламыйм, чабам, йөгерәм... Киләчәктә әллә ниләр булыр төсле – хыяллар тормышка ашыр, бар теләкләр үтәлер, бар да яхшы булыр...
Мин борыны белән күкләргә тоташкан Очлы тау итәгендә яшеллек эчендә күмелеп утырган Сөләй авылы урамы буйлап атлыйм. Чү, тукта, өнемме бу, төшемме? Авылым танымаслык булып үзгәргән. Сөләй белән Урсалбаш авыллары арасында зур бер урам калкып чыккан. Яшь гаиләләр өчен хөкүмәт тарафыннан салынган махсус йортлар икән алар. Авыл уртасындагы ташландык биналар сәламәтлек саклау, күңел ачу үзәкләренә әверелгәннәр.
Мәктәбемә киләм... Каршыма шат йөзле балалар йөгерә, алар шундый күп!!! Блалар тавышыннан мәктәп гөж килеп тора. Гомерем шушы мәктәп белән бәйле булгач, киләчәк мәктәбе белән танышырга булдым – ничек укыталар, укучыларның белемен, укытучыларның эш нәтиҗәсен ничек бәялиләр икән?
Мәктәпнең бусагасын атлап керүгә күзем зур экранга төште. Экранда мәктәп турында, укытучылар, мәктәпне бетергән укучылар турында мәгълүматлар алышынып тора. Мин укыткан укучылар барысы да тормышта үз юлларын тапканнар – берсе фермер, икенчесе Дәүләт Думасы депутаты, араларында пиар-менеджер, юрист, финансист, тарихчы-археолог, инженер-механиклар да бар, укытучы, тәрбияче һөнәрләрен сайлаучылар да бихисап. Ә мине таң калдырганы, беләсезме нәрсә – алар барысы да диярлек авылда торалар, үз профессияләре буенча эшлиләр, яхшы хезмәт хакы алалар икән. Авылда ерак түгел махсус икътисади зона барлыкка килгән. Биредә зур булмаган сәнәгать учреждениеләре, төрле хезмәт күрсәтү оешмалары тупланган. Авыл яшьләре биредә эшли икән. Эшли генә түгел, ә бергәләшеп авыл проблемаларын да хәл итәләр икән монда.
Мәктәп бусагасын атлауга мин һәр баланың йөзендә чагылыш тапкан тәрбиялелек, тыйнаклык, гадилек белән беррәттән, интеллигентлык, укымышлылык сыйфатларын күрдем. Укучылар яңа заман стилендә тегелгән формалардан.
Мин тарих дәресендә утырам. Укытучы дәрес бирә. Таныдым сине, укучым! Минем фәнемне яратуың өчен, минем юлны сайлавың өчен рәхмәт сиңа! Иманым камил, гасырлар узар, кеше яңадан-яңа әйберләр уйлап табар, ләкин укытучы һәрвакыт укытучы булып калыр. Укытучы – мәңгелек профессия!
Укытучы дәрес бирә, ә мин йотылып тыңлыйм. Дәреснең һәр этабы, һәр алымы укытучының белемле икәнлеген, һөнәри осталыгын күрсәтә.
Укытучы хезмәте белән кызыксынуымның чиге юк. Сораштырам. Укытучылар барлык язу һәм отчётлардан азат икән. Аларның төп эше – дәрес бирү. Укытучы өчен төп шарт – бер дәрес икенчесенә охшамаска тиеш. Укучылар дәрескә кергәндә зур кызыксыну белән яңалык өмет итеп керәләр. Мин моның нәтиҗәсен дә күрдем – дәрестә барлык бала эшли, барысы да кызыксына, барысының да яхшы нәтиҗәгә ирешәсе килә. Эш алымнары күп төрле: әйбәт укучы да, авыр үзләштерүче укучы да үзен күрсәтә ала бу дәрестә. Дәрес дигәннән, дәресләрнең яңалары да өстәлгән икән программаларына: этикет дәресләре, диалектика, риторика. Тукта, яңа диеп ялгыш әйттем, урта гасырлар фәннәре кире кайткан икән ләбаса.
Укытучылар өчен аттестация дигән сынау бөтенләй юк икән. Укытучының эшенә укучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек бәя бирә. Һәм, әлбәттә, укучыларның белемнәре дә бәяләү критерие булып тора.
Укытучы дәрес бирә. Кабинет яңа техник җиһазлар белән баетылган. Анда хәтта тәрәзәләр дә карта ролен үти. Өстәл-парталар китаплар, энциклопедияләр белән тулган. Укучы шулар арасына кереп чумган, мәгълүмат эзли... (Йә, Алла! Рәхмәт сиңа! Китапны бер әйбер дә алыштырмаганын кешеләргә аңлатканың өчен рәхмәт.)
Укучыларның белемен бәяләүдә рейтинг системасы кертелгән. Укучылар чирек дәвамында үзләренә баллар туплыйлар. Ә балларны алу бер дә җиңел эш түгел икән – мөнбәрдән 10 минут буена сөйли белү, үз фикереңне исбатлап чыгыш ясау, проект эшләү, нинди дә булса бер өлкәдә ачыш ясау, фикереңне рәсем ясап күрсәтү һәм башка бик күп төрле иҗади эшләр белән генә балл алып була икән.
Мәктәптә тагын бер мөһим кагыйдә бар – беркемгә дә кычкырырга ярамый. Тавыш күтәргән өчен зур күләмдә штраф түлисе икән.
Дәресләр тәмамлануга укучылар өйләренә тарала. Ә төштән соң мәктәптә янәдән тормыш башлана: бер төркем бала бассейнга йөзү түгәрәгенә килгән, икенчеләре тренажёрлар залында спорт белән шөгыльләнә, өченчеләре мәктәп фермасында куян карап, үзенә акча эшли, дүртенчеләре Ришат абыйлары белән майга батып трактор көйли, бишенчеләре Мәктәп Думасында сәяси эшләр белән мәшгуль...
Көн кичкә авышты. Мин дә әкрен генә кайту ягына таба борылдым. Кайдандыр сыздырып гармун уйнаган тавыш ишетелде. Карасам, якын-тирә авылы яшьләре кичке уенга җыелган. Сабан туе диярсең. Ачык һавада яшьләр мәж килеп бииләр. Ә олылар, оныкларын җитәкләп, арлы-бирле йөриләр...
Гармун тавышы уятты мине. Улымның болында әтисе белән бергә печән чабуын, кызымның бакчада яланаяк гөлләргә су сибеп йөрүен күреп сөенеп куйдым. Мин – авыл кешесе! Мин бәхетле! Дөнья матур, дөнья киң! Ә киләчәк тагын да матуррак!
Комментарийлар
0
0
Искиткеч матур һәм мәгънәле язма. Молодцы, Гөлнара Әнвәр кызы! Сез минем өчен үрнәк укытучы. Бик зур рәхмәт сезгә! Автор: Эльвира
0
0