Логотип Магариф уку
Цитата:

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру механизмы

Роза ХӘЙДӘРОВА,Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының коммуникатив технология лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцентБилгеле булганча, укытуның максаты...

Роза ХӘЙДӘРОВА,

Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының коммуникатив технология лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент


Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Бу бурычны үтәүдә икенче телне өйрәтүдә дөньякүләм үз урынын тапкан коммуникатив технология зур роль уйный.


Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы цикллылыкка корылган. Цикл – сөйләм материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Сөйләм материалы дигәндә, без I-II сыйныфларда укучылар үзләштерергә тиешле сөйләм калыпларын, кечкенә булган текстларны, ә аннан соңгы сыйныфларда автор текстларын, зур булмаган проблемалы характердагы әдәби текстларны күзаллыйбыз. Циклдагы дәресләр саны даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә, укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.


Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1 нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән (искәртергә кирәк, чит тел укыту методикасында мондый бүленеш юк), күрсәтелгән типларны татар теле дәресләре дип атарга мөмкин, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре.


Укучылар текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан бу дәресләр лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текст аша кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.


Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм уку, әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар.


Диаграмма


Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, цикллылык – икенче телгә өйрәтүнең төп механизмы. Цикллылык – билгеле бер сөйләм материалын спонтан сөйләмгә алып чыгу өчен үзара бәйле, үзара шартлы булган дәресләр челтәре, ягъни технологик логика. Бу логиканы саклау – дәреслек авторларының, укытучыларның төп бурычы.


Дәрес типларын белү укытучыга ни өчен кирәк соң? Методика фәнендә һәр дәрес тибының үзенең аерым структур үзенчәлекләре барлыгы аңлатыла. Димәк, әгәр укытучы дәрес тибының структур үзенчәлекләрен аңлый белә икән, ул методик яктан дөрес булган укыту эшчәнлеген оештыра ала, уку эшчәнлеген оештыруда анархиягә чик куела.


Дәрес типлары һәм укытучының иҗади эшчәнлеге мәсьәләсенә тукталып үтәргә кирәктер. Дәрес типларындагы технологик эзлеклелекне саклап эшләү – укытучы өчен методик таләп. Укытучы ничек кенә иҗади эшлим дисә дә, аның дәрес структурасының технологик логикасын бозарга хакы юк. Әмма иҗатка һәрвакыт урын бар. Төп структур этаплардагы эзлеклелекне саклаган хәлдә, этаплар арасындагы күнегүләр системасында укытучы әллә никадәр иҗади эш оештыра ала. Тик  иҗат этапның максатына хезмәт итәргә тиеш. Әйтик, лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе, ди. Укытучы яңа төшенчәләр формалаштыру этабында, ягъни лексика белән таныштыру этабында түбәндәге технологик эзлеклелекне үтәргә тиеш:


1. Экспозиция этабы.


2. Лексик мәгънәне ачыклау.


3. Яңа лексиканың әйтелеше өстендә эш системасы.


4. Яңа лексиканың язылышы өстендә эш.


5. Яңа лексиканы 2–3 сүздән торган җөмләләрдә куллану.


Күрсәтелгән этаплар яңа лексика белән таныштыру этабының подэтаплары булып торалар. Бу подэтапларда укучы эшчәнлеген оештыру буенча укытучының иҗади хезмәтенә әллә никадәр мөмкинлекләр бар.


Шулай ук гомуми дидактикадагы дәрес типлары белән чит тел укыту методикасындагы дәрес типларының ярашу мәсьәләсенә дә тукталырга кирәктер.


Дәрес теориясе өстендә эшләүче галимнәр, нигездә, гомуми дидактикада дәреснең 4 тибын билгелиләр:


- яңа төшенчәләрне формалаштыру;


- яңа белемнәрне системага салу;


- гомумиләштерү;


- контроль дәресләр.


Коммуникатив технология белән укыту нигезендә түбәндәге типлар классификациясе бирелә:


ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру;


ЛКК – лексик күнекмәләрне камилләштерү;


ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру;


ГКК – грамматик күнекмәләрне камилләштерү;


ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү;


Д/МС – диалогик, монологик сөйләм дәресләре.


Әйтергә кирәк, чит тел укыту методикасы һич кенә дә гомумдидактикадагы типологияне инкяр итми, ә үзенең методик үзенчәлекләре белән тулыландыра гына. Аларның ярашуы түбәндәге таблицада ачык күренә.


























Гомуми дидактикадагы


дәрес типлары



Коммуникатив технологиядә бирелгән дәрес типлары


Яңа төшенчәләрне формалаштыруЛКФ, ГКФ
Яңа белемнәрне системага салуЛКК, ГКК
ГомумиләштерүЛГКК
Контроль дәресләрД/МС

Таблицадан күренгәнчә, чит тел укыту методикасында укучыларның уку материалларын үзләштерү нәтиҗәсен күрсәтә торган дәрес тибы – диалогик-монологик сөйләм дәресләре. Нәкъ менә диалогик-монологик сөйләм дәресләре бик тә әһәмиятле этап булып торалар Бу дәресләр – тема буенча балаларның белем дәрәҗәсен, аларның тема буенча коммуникациягә, аралашуга чыга алу дәрәҗәсен билгели торган дәресләр. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм нәтиҗәсе – нәкъ менә татарча сөйләшеп аралашырга өйрәтү. Татарстанда рус баласы татар баласы белән татарча сөйләшсә генә, татар теле тиешле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелгән дигән сүз.


Укытучылар еш кына контроль дәресләрдә ничә диктант, ничә изложение, ничә сочинение булырга тиеш дигән сорау бирәләр. Мондый сорау, мондый контроль төрләре ана теле укыту методикасына карый. Ә чит тел укыту методикасына, гәрчә коммуникатив технологиядә, мондый саннар юк, була да алмый. Ләкин, диктант, изложение, сочинение кебек эш төрләре төрле тип дәресләрдә һәрвакыт кулланыла ала. Әйтик, ЛКФ, ЛКК дәресендә яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш этабында, ГКФ, ГКК дәресләрендә грамматик кушымчаларны дөрес язу өчен төрле төрдәге диктантлар яздыру укытучының методик бурычы булып тора.


Текст өстендә эш этабында (ЛГКК) изложение, кечкенә сочинение яздыру, Д/МС дәресләрендә иҗади эшләр эшләү, яңа хикәяләр язу; проблеманы ачыклап, үз фикереңне язу – коммуникатив технология тәкъдим иткән эш төрләре.


Әйтергә кирәк, мондый типтагы эш төрләре коммуникатив технология принциплары нигезендә төзелгән дәреслекләрдә дә зур урын алганнар.


Педагогика өстендә эшләүче галимнәр гомуми дидактикада дәреснең структур элементларын, нигездә, түбәндәгечә күрсәтәләр:


1. Оештыру (мотивация тудыру).


2. Сорау (төп максат – контрольгә алу түгел, ә балаларның белемнәрен тирәнәйтү).


3. Актуальләштерү (яңа төшенчәне кабул итәргә кирәк булган белемнәрне искә төшерү).


4. Яңа төшенчәләрне формалаштыру (дәреснең 15-20 нче минутыннан да калырга ярамый)


5. Ныгыту 1 (укытучы җитәкчелегендә)


6. Ныгыту 2 (мөстәкыйль эшләү).


7. Өй эше бирү.


8. Билге кую.


9. Дәресне йомгаклау.


Федераль дәүләт стандартларының төп таләбе – үзләштерү процессын эшчәнлекле нигездә оештыруһәр структур этапта да үтәлергә, укучылар эшчәнлеге һәр структур этапта да шушы таләп нигезендә оештырылырга тиеш.


Коммуникатив технологиягә корылып төзелгән дәресләр дә күрсәтелгән дидактик этапларга буйсына, әмма кайбер этапларның исеме башкача атала. Әйтик, яңа төшенчәләр формалаштыру этабын ЛКФ дәресендә яңа лексика белән таныштыру дип, ГКФ дәресендә яңа грамматика белән таныштыру дип; ЛГККның беренче дәресендә яңа текстны уку, яңа текст белән таныштыру дип билгеләнелә. Күрсәтелгән этаплар мәҗбүри үтәлергә тиешле подэтаплардан тора. Әйтергә кирәк, аларны ничек үткәрү – укытучының иҗат җимеше, ләкин аларның урыннарын алыштыру, яисә төшереп калдыру укыту технологиясен бозуга китерә.


Алдагы һәм IV этаптан соң булган этаплар, нигездә, шул ук исемнәр белән билгеләнелә, шул ук максатларга хезмәт итә.


Әйтергә кирәк, циклда дәреснең белем бирү максаты дәрес тибына карап билгеләнелә:


ЛКФ – яңа сүзләр белән таныштыру;


ЛКК – алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексик материалны сөйләмдә куллануны ныгыту, камилләштерү;


ГКФ – яңа грамматик категория белән таныштыру;


ГКК – грамматик категорияне сөйләмдә куллануны ныгыту, камилләштерү;


ЛГКК – алдагы дәресләрдә өйрәнеләгән лексик-грамматик материалны текст эчтәлеген уку аша камилләштерү, текст эчтәлеген өйрәнү;


Д/МС – эчтәлек буенча диалогик, монологик сөйләмгә чыгу.


Искәртергә кирәк, дәрестә бер генә белем бирү максаты була алмый. Әйтик ЛКФ дәресендә яңа сүзләр белән таныштыру максатыннан тыш, билгеле бер грамматик категорияне кабатлап үтү, шушы темага караган сөйләм үрнәкләрен камилләштерү кебек максатлар да куелырга мөмкин.


ЛКФ дәресенең методик үзенчәлекләренә ия булган өлешләренә генә тукталып китик. Калган этаплар белән укытучылар гомуми дидактик таләпләр аша таныш.


IV этап. Лексик материал белән таныштыру (15-20 минутка кадәр)


1. Экспозиция. Бу этап лексиканы кабул итәргә әзерли, ягъни яңа лексиканы өйрәнү өчен балаларда кызыксыну, теләк тудыра. Ул, гадәттә, русча әйтелә. Мәсәлән: “Ребята, мы скоро прочитаем интересный рассказ о мальчиках, которые совершили подвиг в мирное время. А чтоб понять рассказ, мы изучим новые слова”. Дәреснең экспозиция өлеше мәҗбүри элемент, ә аны ничек үткәрү – һәр укытучының иҗат җимеше.


2. Семантизацияләү (сүзнең лексик мәгънәсе өстендә эшләү). Сүзнең тәрҗемәсен сүзлек аша карап белү – иң гади ысул. Мөмкин булганда, укучыларны кызыксындыра, фикри эшчәнлеген тудыра торган башка ысулларны да кулланырга кирәк. Түбәндәге ысулларны күрсәтергә була:


- предметлар, муляжлар, рәсемнәр аша;


- хәрәкәт аша;


- контекст аша;


- интонация аша һ.б.


3. Сүзлеккә язу. Сүзлеккә язу эшен һәр сүзне семантизацияләгәч, яисә барлык сүзләрне семантизацияләгәч башкарырга мөмкин, әмма икенче юл отышлырак санала.


4. Сүзнең әйтелеше өстендә эш:


- авазлардагы транскрипцион билгеләрне сорау, аларны дөрес әйтү;


- сүзне хор белән, аерым-аерым әйттерү;


- яңа сүзнең җөмлә эчендә дөрес әйтелешенә (яңгырашына) ирешү;


- дөрес әйтелеш белән дөрес булмаган әйтелешне чагыштырып карау;


- яңа сүз булган җавапны таләп итә торган ситуатив күнегүләр белән эшләү.


Яңа сүзләрне тактага транскипция билгеләре белән язып кую – мәҗбүри эш. Кызганычка каршы, 90% ка якын укытучы бу эшне эшләми, шуңа күрә укучылар сөйләме әйтелеш нормаларына туры килми.


5. Сүзнең язылышы өстендә эш:


- сүзне дөрес язуны таләп иткән күнегүләр эшләү;


- хәтер, күрү диктантлары яздыру;


Әйтергә кирәк, бу этаплар дәреслектә урын ала алмый, шуңа күрә бу эзлеклелекне, аңа карата булган таләпләрне укытучылар бик яхшы белергә тиеш.


V этап – яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту


1. Минитексттан сүзләрне табу, тәрҗемә итү.


2. Язылыш өстендә күнегүләр эшләү.


3. Сүзләр белән мөстәкыйль җөмләләр төзү.


4. Сүзләрне кечкенә диалогларда куллану.


5. Ситуатив күнегүләрдә куллану.


*Бу этапта эш төрләре, нигездә, дәреслектән алына.


ЛКФ этабына карата искәрмәләр


1. Үткән грамматик категория искә төшерелә, яңа грамматик категория өйрәнелми.


2. Яңа сүзләрне диалогларда, сөйләм ситуацияләрендә куллану мәҗбүри.


3. Әгәр бу дәрес текст алды дәресе икән, яңа сүзләр тексттан алына.


4. Дәреснең актуальләштерү өлешендә бу темага караган сүзләр искә төшерелә.


5. Минимонологларның, диалогларның эчтәлеге төп һәм авторлык программаларына туры килергә тиеш, ягъни программада күрсәтелгән сөйләм үрнәкләрен куллану буенча эш оештырыла.


Лексик күнекмәләрне формалаштыру дәресенең үрнәк планын карап үтик.


(Р.З.Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова,“Татар теле” V сыйныф)


Текст.


1 нче сентябрь бәйрәме


Бүген 1 нче сентябрь. Көн гаҗәп матур. Табигать безне яңа уку елы белән котлый. Узган ел бу көнне күңелсез булды, яңгыр яуды. Ә быел җылы, кояшлы.


Бүген мәктәптә белем бәйрәме. Мәктәптә күңелле музыка уйный. Без Россия һәм Татарстанның Дәүләт гимннарын тыңладык. Укучылар да, укытучылар да матур киенгәннәр. Укучыларның кулында чәчәкләр. Әлбәттә, алар иң хөрмәтле кешеләргә — укытучыларга!


Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:


1 нче дәрес – ЛКФ


2 нче дәрес – ЛГКК


3 нче дәрес – Д/МС дәресе


Циклдагы 1 нче дәрес.


Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең үрнәк планы


Тема: “1 нче сентябрь бәйрәме” текстындагы яңа лексика.


Дәрес тибы: ЛКФ


Дәрес максатлары:


1. Укытучы өчен:


Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):


- “1 нче сентябрь бәйрәме”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.


Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):


- чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.


Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):


- мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.


2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):


- уку-язу әсбапларының исемнәрен, барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү күнекмәләрен ныгыту;


- 1 нче сентябрь турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.


Җиһазлау: дәреслек (3-4 нче битләр); методик ярдәмлек (10 нчы бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.


Дәрес барышы


I. Оештыру.


1) уңай психологик халәт тудыру;


2) дежур укучы рапорты;


3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.


II. Өй эшен тикшерү.


III. Актуальләштерү.


Слайдлар аша уку-язу предметлары исемнәрен искә төшерү; аларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү.


 2 яна


3 яна


IV. Яңа сүзләр белән таныштыру.


Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:


гаҗәп – [ғәҗә́п]


яңа – [йа°ңа́]


котлый – [қŏтло́й]


күңелсез – [күң͝элсэ́з]


яңгыр – [йа°ңғы́р]


күңелле  – [күң͝э͞лэ́]


табигать – [та°биғә́т]


1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).


2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):


- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;


- сүзне кабатлау;


- сүзтезмә әйтү: гаҗәп көн, яңа уку елы, укытучыны котлый һ.б.;


- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Көн гаҗәп матур. 2) Табигать матур. 3) Күңелле музыка уйный. 4) Яңгыр яумый.


3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.


Скажите что:


- сегодня день веселый;


- сегодня день солнечный;


- сегодня день грустный;


- эта сумка новая;


- идёт дождь.


4. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:


- хаталар профилактикасы үткәрү;


- хәтер диктанты язу.


5. Дәреслек, 7 нче бит, 2 нче күнегүне эшләү.


6. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.


V. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту


1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.


2.Сүзләрнең антоним парларын табу.


көн – ...                                  күңелсез – ...


матур – ...                             җылы – ...


узган ел – ...                            кояшлы – ...


3. Презентация материалы белән эш. Укучылар дөрес тәрҗемәне тапса, машина кузгалып китә, тәрҗемә өчен икенче сүз чыга.


Дөрес тәрҗемәне табыгыз


Матур                                   одевается


Котлый                                 букет


Күңелле                                  поздравляет


Табигать                               красивый


Күңелсез                                 весёлый


Бүген                                      природа


Киенә                                     невесёлый


Чәчәк бәйләме                        сегодня


 4 яна 1


4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.


1) Прослушайте и укажите слова со звуком [ғ].


Көн, кул, кояш, гаҗәп, чәчәк, яңгыр, кием, киенгән, укытучыларга.


2) Прослушайте и скажите, что добавлено ко второму предложению каждой пары:


- Бүген көн матур.                – Бүген көн гаҗәп матур.


- Яңгыр яуды.                        – Бүген яңгыр яуды.


- Мәктәптә музыка уйный.   – Мәктәптә күңелле музыка уйный.


5. Ситуатив күнегүләр белән эшләү өчен,  -мы/-ме сорау кисәкчәләрен искә төшерү.


6. Ситуатив күнегүләр белән эш.


Спроси у друга:


- тёплый ли день;


- солнечный ли день;


- играет ли музыка;


- идут ли дети в школу.


7. “Иң матур сөйләүче” конкурсы. Тактада язылган текстны укучылар укыйлар, парларда бер-берсенә сөйлиләр. Аннан соң такта алдына чыгып сөйләү оештырыла.


Текст.


Көн гаҗәп матур. Көн җылы, кояшлы. Без матур киемнәр кидек һәм мәктәпкә киттек. Мәктәптә безне укытучылар көтә.


VI. Өй эше. Дәреслек, 7 нче бит, 2 нче күнегү (язмача эшләү). Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп уку, дәфтәрләргә язу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ