Компетентлы шәхес булыйк!
Әлфирә Миннерәфыйк кызы ӘҮХӘДИЕВА, Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы – 34 елУкытучы! Бу һөнәр ияләре шушы сүзгә лаекмы? Ул нинди сыйфатларга ия булырг...
Әлфирә Миннерәфыйк кызы ӘҮХӘДИЕВА,
Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик эш стажы – 34 ел
Укытучы! Бу һөнәр ияләре шушы сүзгә лаекмы? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Аларга дәүләт нинди мөнәсәбәттә? Конкурс нигезләмәсен укыгач күңелгә бер-бер артлы шундый сораулар килде. Аларга җавап бирер өчен үземнең эшчәнлегемне күздән кичердем.
Мин 1982 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап туган авылыма эшкә кайттым. I сыйныфта – 12, III сыйныфта 7 укучы бар иде. Әмма алар бергә укый иделәр. “Нигә аларны кушып укыталар? Һәм бу кемгә файдалы? Шул ук балалар югары сыйныфларда аерым-аерым укыйлар бит. Бала саны аз булуда аларның ни гаебе бар? Белемнең нигезе башлангычта салына бит”, – дигән сораулар килә иде күңелгә. Шулай да җиде ел эшләдем мин азкомплектлы мәктәптә. Атнага 27сәгать дәрес иде. Аның өстенә күпме өстәмә эшләр: комсомол секретаре вазифасы, агитатор, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эшләү, читтән торып вузда уку, түгәрәк эшләрен алып бару, ярты төнгә чаклы план төзеп утыру...
Зарланмадым, эшемне намус белән үтәргә тырыштым. Ачык дәресләрне, бәйрәм чараларын да кешенекенә охшатасы килми иде. Дәүләт бердәм таләпләр куйса да, минем үз алымым бар, чөнки балага ничек булса да төпле белем бирергә кирәк. Бер өлге белән генә дә эшләп булмый. Замана үзгәрә, балалар да аның белән бергә атлый. Һәр төркем үзенчә аерыла. Шулай итеп укытучы һаман эзләнүдә, белем күтәрүдә булырга тиеш.
Шәһәрдән аермалы буларак, авыл җирендә эшләүче укытучының икенче планда мал-туары, кош-корты бар. Болардан тыш колхоз эшләрендә булышу: яфрак бәйләү, көзен бәрәңге алуда катнашу. Шулай иткәндә генә балаларда хезмәткә мәхәббәт, туган як белән горурлык хисе тәрбияләргә мөмкин.
...Балаларның эчке дөньяларын аңлап, һәр сүзләрен йөрәк аша үткәреп яши башлангыч сыйныф укытучысы. Алар сине әти-әнисенә тиң күрә, серләрен уртаклаша. Үсә төшкәч тә араны суытмый, кереп хәлеңне белеп чыга, мәктәпне тәмамлагач очрашуларга чакыра. Әмма балаларны “кыртлый тавык” шикелле канат астына җыйган башлангыч сыйныф укытучыларыннан көнләшүчеләр дә табыла. Мәктәптә аларга түбәнсетебрәк карау сиземләнә. Намус белән бик тырышып эшләсә дә, хезмәте бәяләнеп бетми кебек...
Менә шулай кимсетелүләргә бирешмәгән, авырлыклардан чыгу юлын тапкан, дәрес вакытында тавышы коридорга чыкмаган, кеше гайбәтен сөйләмәгән, сабыр, тыныч, тырыш, дөнья яңалыклары белән бергә атлаучы, эзләнүчән, киң күңелле, сәләтле, кешеләргә һәрчак үрнәк булырдай, бүгенге көндә баласының гаебен күрергә теләмәүче кайбер ата-аналар белән дә уртак тел таба алучы шәхесне мин компетентлы укытучы дип саныйм.
Комментарийлар