Логотип Магариф уку
Цитата:

Компетентлы шәхесләр ‒ ил киләчәге

Гөлнара Фәрид кызы ХӘКИМҖАНОВА,Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысыПедагогик стажы – 21 елШушы яктан, шушы туфрактан без, шул туфракта язсын яшәргә!..Хә...

Гөлнара Фәрид кызы ХӘКИМҖАНОВА,


Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы


Педагогик стажы – 21 ел


Шушы яктан, шушы туфрактан без, шул туфракта язсын яшәргә!..


Хәзерге зур темплар белән үсеш заманында үз илеңнең актив гражданинын тәрбияләү иң актуаль тема булып тора. Укучы үз Ватанын яратсын, аның бүгенгесе белән горурлансын, үткәне белән кызыксын, киләчәгенә зур өметләр багласын, Ватан язмышы өчен җаваплылык тоючы актив гражданин булып үссен, дибез. Әхлакый сыйфатлар кими барган бу чорда туган йортын, туып үскән нигезен, авылының үткәнен, киләчәген, белем һәм тәрбия биргән мәктәбен, изге чишмәләрен, ямьле җирен, сайрар кошларын, күңелне дәвалаучы авылдашларын, атаклы шәхесләрен, мең шифалы туган телен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче компетентлы шәхес тәрбияләү бик мөһим. Борынгы грек философы Сенека «Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши» дигән гыйбарә әйткән. Шәхеснең һәрьяклап үсешен тәэмин иткән тәрбияви берәмлекләр барысы да әхлак мөнәсәбәтләре аша уза.


Сүземне Фирдәвес Гарипованың «Тау чишмәләре» нәсереннән өзек белән дәвам итәсем килә. «Без ага башлаганга күп еллар үтте. Элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана. Вакытлар үтә, яшьләр үсә, ә без һаман агабыз. Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады. Бабайлар заманында безгә әһәмият күбрәк булган икән. Безне карап, чистартып торучы кешеләр бар иде...» Димәк, алар бүген әхлаклы, үз иле өчен җаваплы, актив кешеләр ярдәменә мохтаҗ.


Авыл мәктәбендә география укытучысы буларак, мәктәптә региональ компонентка нигезләнгән түгәрәк алып барам. Туган якны өйрәнү – география фәненең асылы, кыйммәте булып тора. Табигать белән бәйләнештә булу, үсемлекләр, хайваннар белән аралашу балада әхлакый сыйфатлар тәрбияли. Авыл баласы – табигать баласы ул, аның белән аеруча тыгыз мөнәсәбәттә яши. Туган як гүзәллегенең дә чиге юк. Урман-кырлары, күлләре янәшәдә генә урнашкан.


Региональ компонент, үз чиратында, укучыны актив гражданин итеп формалаштыруга ярдәм итә торган бер юнәлеш булып тора. «Зур диңгезләр кечкенә инешләрдән башлана», – ди халык. Түгәрәктә топографик картадан информация ала белергә, андагы шартлы билгеләрне танырга, карталар буенча объект араларын үлчәргә, масштаб төрләрен таный, үзгәртә белергә, азимут, һава торышын билгеләргә, табигый объектка карап горизонт якларын билгеләргә, кар тирәнлеген үлчәргә өйрәнәбез, туфракның тере киселешен карыйбыз, ерымнарны күзәтәбез, тикшерәбез. Туган ягыбызның күренекле шәхесләре буенча укучылар белән эзләнү эше алып барам. Балаларның кызыксынулары артсын өчен, эшчәнлек төрен, ягъни теоретик һәм практик эшчәнлекне чиратлаштырам. Шулай эшләгәндә, укучылар активлык күрсәтәләр. Балалар һәр язда яшь агачлар утыртуга йөриләр, тирә-якны чистартуда булышалар, экологик рейдлар уздыралар, һәйкәлләрне тәртиптә тоталар, мәктәп тирәсендә, урамнарда чәчәкләр утырталар. Биектау районы үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музеена ел саен барабыз. Ул безнең өчен рухи азык, дияргә була. Интернетта AirPano.ru сайты аша башкалабыз булган Казан шәһәрен 300 метр биеклектән, виртуаль тур буларак күзәтәбез. Бу сайтта мөмкинлекләр күп. Укучылар белән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән Биектау районында гына очрый торган үсемлек, кош-корт һәм җәнлекләрен барладык, алардан стенд ясап куйдык һәм бу һәр укучы кызыксына алырлык материал, дип уйлыйм.


Ямьле дә соң авылның печән болыннары! Кермәкә, Аҗи аланы, Свай болыны, Иван болыны, Чана повары... Халык аларга бик күптәннән шундый исемнәр кушкан. Бу болыннардан кешеләр үлән чабып киптерәләр, җир җиләге җыялар. Укучылар белән исә «Җәйге хезмәт һәм ял лагере»нда ул урыннарга дару үләннәре җыярга, экскурсияләргә барабыз. Безнең авыл уртасыннан челтерәп чишмә ага, ә авылдан шактый еракта Шалтырмалы чишмәсе бар, аны мәктәп балалары, авыл кешеләре карап, чистартып торалар. Хуҗалык көтүен көткәндә, кешеләрнең сусавын баса алырлык, терлекләр өчен дә бик әһәмиятле чишмәбез саекмасын, дибез. Шулай актив яшәү рәвеше алып барсак, һичшиксез киләчәк буын әхлак сыйфатларын югалтмас.


Региональ компонент предметара бәйләнеш өчен дә бик кирәкле элемент булып тора. Укытучының һәрнәрсәдән хәбәрдар булуы, яңа методикалар куллануы, үзенең дә актив эшчәнлек алып баруы укучыда мотив булдырырга ярдәм итә, актив гражданин, компетентлы шәхес булырга этәрә.


Укучыларым табигатьне яратучы, аның сулышын тоя белүче, Кече Ватаны белән горурланып яшәүче шәхесләр, илебез язмышы өчен җаваплылык тоючы актив гражданин булып яшәрләр, дип ышанам. Бары үзенең Кече Ватанын яхшы белгән, яраткан кеше генә Туган иленә зур файда китерә, иленең ышанычлы патриоты, актив гражданины була ала. Компетентлы шәхесләр – ил киләчәге.


Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне яратып, чын күңелдән башкарам, профессиональ осталыгымны даими күтәрергә омтылам. Чынлап та, педагог компетентлы шәхес булган очракта гына, укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләп, аларны актив гражданин итеп үстереп була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ