Күмәк хезмәт тәрбиясенең файдасы
Зәбирова Даймә Мөхтәр кызы,Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Җәмгыятьтәге иҗтимагый-икътисади үзгәрешләр мәгариф һәм тәрбия өлкәсенә дә зур йогынты ясады. Шу...
Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы
Җәмгыятьтәге иҗтимагый-икътисади үзгәрешләр мәгариф һәм тәрбия өлкәсенә дә зур йогынты ясады. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәпнең укыту һәм тәрбия бурычы да үзгәрде.
Авыл мәктәбе шартларында, хезмәт тәрбиясе ярдәмендә, шәхес тәрбияләү мәсьәләсе хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәлә булып тора. Яшь буынны шәхес итеп тәрбияләүнең нигезен аны нәтиҗәле, иҗади хезмәткә әзерләү тәшкил итә. Яшьләрне киләчәк тормыш өчен һөнәр сайлауга әзерләү, һәрвакыт актив, яңалык тудырырга омтылучы, үз-үзен күрсәтергә сәләтле яңа буын вәкилләрен тәрбияләү – мәктәпнең тәрбия процессының аерылгысыз өлеше.
Авыл җирлеге эшлекле, яңалык уйлап табучы, булдыклы хезмәткәрләргә мохтаҗ. Туган җирнең чын хуҗаларын тәрбияләү аксакаллар акылы белән югары укымышлылыкның бердәмлегенә нигезләнә. Ә бу тәрбия балачакта, гаиләдә һәм мәктәп елларында формалаша.
Бүгенге көндә авыл мәктәбе – үз тирәсендә авыл яшьләрен, авылдашларны туплап торучы, матур традицияләрне саклаучы, яңартучы, авыл тормышы өчен, авырлыкларга каршы тора алырлык шәхесләр тәрбияләүче. Мәктәп яңача базар мөнәсәбәтләре шартларында, конкуренциягә сәләтле, хезмәт сөючән, аң-белемгә, яңалыкка омтылучы, үз көченә ышанган, үзен илебезнең киләчәген төзүче итеп хис иткән яңа көчле буын тәрбияли. Шушы максатларга ирешер өчен мәктәп укыту һәм тәрбия эшләрен заман таләпләренә туры китереп алып бара.
Совет мәктәбе туплаган тәҗрибәгә нигезләнеп, хезмәт тәрбиясен заман таләпләренә яраклаштыру бүгенге көндә зур уңышларга китерә.
Мәктәпнең бөтен тәрбия эше укучылар аңына җитештерүчән хезмәтнең кирәклеген һәм аның иҗтимагый әһәмиятен җиткерү, бала шәхесенә үзен күрсәтү, үзен раслау өчен ачылган киң мөмкинлекләрне күрсәтүгә юнәлгән.
Укыту, тәрбия һәм хезмәт күнекмәләрен үстерүнең бердәм алып барылуы безнең авыл мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларын җирдә эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Авылның бай тарихы, әйләнә-тирә табигате, укучыларда туган җиргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә, эшләргә теләк һәм сәләт формалаштыруга зур этәргеч бирә.
Хезмәт вакытында табигать үзенчәлекләрен күзәтү, физик үсеш һәм сәламәтлекне ныгыту тәрбиянең бер өлешен тәшкил итә.
Безнең мәктәп авыл җирлегенең үзәге булып тора. Чөнки укучыларга хезмәт тәрбиясе ата-аналар, укытучылар, җирле хакимият, җирле хезмәт оешмаларының бердәм катнашы белән алып барыла. Укучыларда хезмәткә мәхәббәт һәм хөрмәт, үз хезмәтенең җимешен тату куанычын тоя белү сәләтен үстерү уртак тәрбиянең нәтиҗәсе. Аерым бер хезмәттә үзен сынап карау мөмкинлеге булу, шуның аркылы һөнәр сайлауга юнәлеш алу аеруча әһәмиятле.
Үз өендә физик хезмәт белән шөгыльләнеп, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып үскән бала, авыл хуҗалыгы, мәктәп бакчасы эшләрендә катнашып җирнең чын хуҗасы булырга әзерләнә. Һәр укучы бакча казу, түтәл ясау, яшелчә, агач утырту, аларны карап үстерү, чүп утау, чабу, терлекчелеккә яфрак-азык хәзерләү кебек эшләр аркылы зур тормышка әзерлек курслары үтә.
Елдан-ел укучыларны хезмәт һәм тормыш юлына әзерләүдә мәктәпнең роле арта бара. Җәйге чорда укучыларның хезмәт бригадалары авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә яшелчәчелек, терлекчелек, игенчелектә үзләрен сынап зур хезмәт күнекмәләре алалар, заманча җитештерүнең фәнни нигезләрен практикада кулланалар. Дөрес итеп оештырылган балалар хезмәте уку дәверендә өйрәнгәннәрнең әһәмиятле өлеше һәм аның дәвамы булып тора.
Авыл мәктәбе иҗтимагый, икътисади, демографик үзенчәлекләргә ия. Бу үзенчәлекләр мәктәпнең һәртөрле эшчәнлегендә чагыла. Мәктәпкә бүлеп бирелә торган бюджет акчалары кими бара. Мәгариф үсеше программаларында акча эшләү темасы алга куела. Авыл мәктәбендә түләүле хезмәтләр күрсәтү авыр, чөнки авыл халкы арасында аңа таләп юк. Элек мәктәпкә дәүләт, җирле оешмалар төрлечә: акчалата, азык-төлек белән ярдәм күрсәтеп торды. Хәзерге вакытта мондый ярдәмнәр бөтенләй юк диярлек. Мәктәп үз мәшәкатьләре белән бергә-бер торып калды.
Финанс кыенлыкларыннан чыгу өчен, мәктәп үзенә үзе акча эшләргә мәҗбүр. Безнең мәктәп ел дәвамында яшел суган, төрле яшелчә, чәчәк үсентеләре үстереп, кәбестә, суган, кызыл чөгендер, мәктәп парнигында үстерелгән кыяр, помидор сатып акча эшләргә тырыша. Укучылар саны кими барган чорда, бу хезмәтләр барлык укучылар һәм мәктәп коллективы җилкәсенә төшә. Мәктәп укучылары шул хезмәтләр аша авыр тормыш шартларыннан чыгу юлын табарга, тормыш кирәк-яракларын үзләре җитештерергә өйрәнә.
Мәктәптә һәнәр сайлау алды укулары оештырыла. Авыл хуҗалыгы, терлекчелек, үсемлекчелек, агрохимия, йорт хуҗалыгын алып баруга өйрәтү укулары укучыларны үзе һәм гаиләсе өчен акча эшләргә өйрәтә. Бу турыда укучылар һәм аларның ата-аналары бик яхшы белергә һәм мәктәп тәрбиясенең ролен югары бәяләргә тиешләр.
Авыл мәктәбенең тәрбиясе мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне сатып акча эшләү генә түгел. Мәктәп яны бакчасы – авыл хуҗалыгы эшләренең тулы әйләнешен өйрәтү урыны да.
Укучылар, уку елы дәвамында мәктәп ашханәсендә үзләренең хезмәте белән булдырылган витаминлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән тукланып, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрергә өйрәнә.
Балалар хезмәтенең җимеше шулай ук балаларның ялын оештыруга, сәламәтлекләрен ныгытуга, мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга тотыла.
Күмәк хезмәт тәрбиясе баланың шәхес булып җитешүендә искиткеч зур әһәмияткә ия.
Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: безнең авыл мәктәбе теорияне тормыш белән бәйләп, бүгенге көн таләпләренә туры килгән, замана белән бергә атлаучы чын шәхесләр тәрбияли.
Тәрбияле, хезмәт сөючән балалар үстергәнегез һәм мәктәп белән бердәм эш иткәнегез өчен, хөрмәтле әти-әниләр, мәктәп коллективы сезгә чиксез рәхмәтен белдерә!
Комментарийлар