Күңелле дә, тынгысыз да хезмәт
Тәнзилә Миннемулла кызы ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы һәм озынайтылган көн тәрбиячесе. Эш стажы – 29 ел.Һай, өлгереп булмый! Әллә үзем әкрен, әллә и...
Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы һәм озынайтылган көн тәрбиячесе. Эш стажы – 29 ел.
Һай, өлгереп булмый! Әллә үзем әкрен, әллә инде дөнья алга чаба. Башыма килгән уй-фикерләрне кәгазь битенә төшерергә дә вакыт җитми! Уку елы барышын әйткән дә юк инде: әле эш программаларын тәртипләргә кирәк, әле төрле ысуллар кулланып, дәресләр күрсәтергә, әле ата-аналар җыелышларында шул яңалыкларны аларга аңлату, төрле күренекле шәхесләр белән очрашуларга әзерләнү... Ел саен үзгәреп торган уку-укыту программаларын кемнәр генә уйлап чыгарып бетерә икән?! Ул дәреслекләр кайчан бер системага салыныр? Мәгариф өлкәсендә тотырыклылык урнашыр микән?
Мин үзем, утыз елга якын педагогик эшчәнлегемдә, башлангыч мәктәп җитәкчесе дә, укытучы да, озынайтылган көн тәрбиячесе дә булып эшләдем. Иң аңлаешсыз чор булып, шушы соңгы елларда эшләгән елларымны саныйм. Чөнки нәкъ шушы елларда “кәгазь боткасы” күбәйде. Балаларга белем бирәсе иң кадерле минутларын укытучы әллә нинди кирәкмәгән таблицалар, документлар, папкалар тутырып үткәрә. Шулар белән балаларның белеме артмый бит! Компьютер куллана башлагач, эшләр җиңеләер кебек иде. Кая ул! Икеләтә сорау гына артты. Ә шулай да компьютер булу рәхәт тә үзе! Презентацияләр алу, дәресләргә әзерләнү өчен. Библиотекаларга барып, китап актарып утыру түгел инде! Шулай итеп, әкренләп, китап белән “дуслык” та югала бара. Презентациягә карап кына «сөйләп» тә була. Ятлап, эчтәлек тә өйрәнеп вакыт үткәрәсе юк. Озакламый сөйләм телен дә онытмасак ярый инде!
Йә, уку төгәлләнде! Булды! Инде тынычлап ялга да китәргә була! Ә, юк икән! Балаларның җәйге ялларын күңелле итеп оештыру да безгә икән бит әле! Мәктәп яны лагерьларында эшлисе бар. Июнь ае үтеп тә киткән! Бакчада чүп котырган, печән үскән, болында җиләк пешкән... Ай! Әле өй дә юылмаган икән бит! Балаларга тәмле ризыклар да пешереп ашатасы килә. Инде җәйге чорда булса да үз балаларыбыз турында да уйларга кирәк! Әле ярый сыерны бетердек: иртүк торып, сыер савасы юк, җәй буе көтү көтмим. Бу яктан шәһәрләшә башладык. Ә нәрсә?! Шәһәр укытучылары гына зур хезмәт хакы алып, рәхәтләнеп, тулы ялларын үткәреп ятмасыннар әле! Иртәнге йокыны булса да тынычлап йоклыйм. Барыбер күбебез хәзер сөт өсте ашамый, сөтне дәүләткә тапшыра. Менә шулай, авыл укытучысы да “үз кадерен үзе белә”! Чөнки хәзер аның кадерен белүче, аны хөрмәт итүчеләр әзәя башлады. Укытучыдан яхшырак киенүче укучылар, алардан “күбрәк белүче” әти-әниләр, синең һәр адымыңны күзәтеп торучы авыл халкы... Хөкүмәтебез соң булса да, йөзе белән борыла башлады. Тик элеккеге кебек, “Укытучы бит ул!” дигән хөрмәт белән олылау булмас инде! Аның өчен җәмгыятне үзгәртеп корырга кирәк шул.
Ә шулай да гомеремнең матур чоры мәктәп белән бәйләнгән булуына үкенмим. Чөнки мин балаларны яратам! Шушы вакытка кадәр “Апай, мин сезне яратмыйм!” - дигән баланы (ә бит башлангыч сыйныф баласы турысын сөйли!), “Сезгә баламны укытырга бирмим!” - дигән әти-әнине (хәзер авылда да әти-әни баласына укытучыны сайлый!) очратмадым. Каникул чорында мин инде балаларны сагына башлыйм. Кая, сентябрь җитмиме әле?! Бәлки бу уку елында “кәгазь боткасы” азаер, “БДИ”, “тестлар” куркыныч сүзләр түгел, ә мәктәп – чын мәгънәсендә, Белем учагы булыр!
Комментарийлар