Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп булса, авыл яши

Лилия Фәндүс кызы БИККИНА,Алабуга районы Костенеево урта мәктәбенең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стаж – 14 ел.Һәр иртәм, бал корты күчедәй гөжләп торган нәни балал...

Лилия Фәндүс кызы БИККИНА,
Алабуга районы Костенеево урта мәктәбенең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стаж – 14 ел.

Һәр иртәм, бал корты күчедәй гөжләп торган нәни балалар белән тулган мәктәп коридорыннан башлана. Мин рус мәктәбендә башлангыч сыйныфларда балаларны татар теленә өйрәтәм. Үзем, татар мәктәбен бетергән кеше, бервакытта да рус балаларын рус авылында үз телемә өйрәтермен, дип уйламаган идем. Язмыш  җиле шулай кагылгач, Ходайның  “амин” дигән вакытына туры килгәндер, мин дә укытучы булдым.


Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырышлык ул.


Без фән-техника өлкәсендә яңадан-яңа ачышлар ясалып торган заманда яшибез. Бу үзгәрешләр авыл мәктәпләрен дә урап узмый. Икетеллелек даирәсендә балаларны татар теленә өйрәтүдә компьютер, мультимедиа, интерактив такта кулланыла. Минем максатым – рус балаларында коммуникатив аралашу осталыгы формалаштыру, татар мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Ләкин авыл мәктәбендә шәһәр мәктәбендәге кебек шартлар бик юк шул. Балалар саны көннән-көн кими, сыйныфлардагы балалар саны 5-6дан артмый. Шулай да балалар аз  булган сыйныфта да дәресне кызыклы итеп үткәрәсе килә.  Рус балаларының синең сорауларыңа аңлап җавап бирә алуларына, бер-берсе белән кечкенә генә әңгәмә төзи алуларына да сөенәсең. Укучылар  татар җырлары, татар милли уеннарын белән кызыксыналар. Дәресләрдә өйрәнгән физкультминутларны кечкенә эне-сеңелләренә өйләренә кайтып өйрәтәләр. Дүшәмбе, бу һәр атнада мәктәптә татар теле көне, балалар белән татарча гына сөйләшергә тырышабыз. Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар уйныйбыз. Болар белән балалар күңелендә татар халык фольклорына мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.


Авыл җирендә укытучыны һәркем белә. Татар укытучысы белән рус балалары урамда очрашсалар  һәрвакыт саф татарча “Исәнмесез!”, “Хәерле көн!”, ”Сау булыгыз! “дип әйтергә тырышалар. Шунлыктандыр үзеңнең укытучы хезмәтеңнең файдасыз түгел икәнлегенә ышанасы килә. Озакламый авылыбызда күптән көтелгән заман таләпләренә туры килердәй мәктәп төзеләчәк. Безгә, укытучыларга, укучыларны укытырга яңа шартлар туар, мәктәпкә һәр укытучы “канатланып” барыр дип уйлыйм. Мәктәп булса, авыл яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ