Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәңге тынмас яшәү чишмәсе син...

Гөлнара Тимерхан кызы ШӘРИФУЛЛИНА,Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы - 19 ел.Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык - куанычлары аның балачагы яки үс...

Гөлнара Тимерхан кызы ШӘРИФУЛЛИНА,
Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы - 19 ел.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык - куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый иң зур урынны мәктәп, сыйныфташлары һәм әлбәттә инде укытучылар алып тора. Бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоерга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.


Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау икәнлеген аңлап эш итәм мин.


Яңа технологияләр нык үскән хәзерге чорда белем һәм тәрбиянең дә әһәмияте арта бара. Заман алдыбызга яңадан-яңа һәм катлаулырак бурычлар куя. Хәзер инде белемгә һәм мәгълүматка ия булу гына җитми, аларны куллана белергә дә кирәк. Белемле, әхлаклы, проблемаларны мөстәкыйль хәл итәрлек, илебезнең алдагы көнгә җавап бирә алырлык буын үстерә алуыбыз – безнең бурыч. Безнең укытучыларыбыз менә шушы катлаулы һәм мөһим бурычларны гамәлгә ашыру өчен тырышып эшли.


Белем бирүнең нәтиҗәлеге укучыларның эш дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булуына гына түгел, ә бәлки иҗади фикерләү сәләтенең, мөстәкыйльлек һәм акылның психологик үзенчәлекләре ни дәрәҗәдә туплануына бәйле. Элегрәк укытучы хезмәтенең эчтәлеге белем һәм танып белү ысулларын тапшырып бирүдән гыйбарәт булса, хәзер исә укытуның диагностикасын, яңа стандартлар һәм комплекслы мониторингын эшкәртүгә нык игътибар ителә. Укытучы дөньяда фән үсешенең ни дәрәҗәдә булуын, андагы, аның эчтәлегендәге, укытуның максаты, методлары һәм нәтиҗәләрендәге үзгәрешләрне белергә, үз фикере аша үткәрә алырга тиеш.


Яңача укыту һәм оештыру мәктәптә уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Болар дәрес барышында укучыларны белем дәрәҗәсе һәм сәләтләре буенча төркемнәргә бүлү өчен тест сорауларына җаваплар алу, укытучыларның үзләре эшләгән методикалары, индивидуаль укыту технологияләре, сәләтле һәм талантлы балаларны сайлап алу өчен конкурслар үткәрү, аерым фәннәрне тирәнтен укыту, яңа стандартлар, сингапур алымнары, компьютерлы укыту элементлары керә.


Бүгенге мәктәп нидән гыйбарәт соң? Соңгы елларда укыту-тәрбия процессында информацион технологияләр кулланыла. Компьютер һәм башка яңа техник чаралардан файдалануда билгеле бер тәҗрибә тупланды, аның методикасы барлыкка килде.


Укытучыларның белемнәре елдан-ел күтәрелеп бара. Укыту-тәрбия эшенең эчтәлеге дә, методикасы да бик катлаулы һәм ул үзгәрештә. Ул баланың психологиясе, физиологик мөмкинлекләреннән чыгып төзелгән. Укыту программалары, дәреслекләр, укыту технологияләре заман таләпләренә яраклаштырып яңартыла. Яшь буынга гомуми урта белем бирүне яхшырту юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән мавыга торган сәләтле укучыларны ачыклау, барлау, аларның талантын үстерү өчен шактый зур эшләр башкарыла.


Минемчә, бүгенге мәктәп үз бурычларын үти барып, укыту -тәрбия эшен яңача оештырырга, зыялы, кешелек сыйфатларына ия булган балалар тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Менә шуны аңлап эш итә дә инде бүгенге көн укытучысы.


Язмамны йомгаклап әйтәсем килә: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге заман таләпләреннән югалып калмаслык, көндәшлеккә сәләтле, белемле, олы максатларга ирешүче, информацион технологияләрне белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ