Мин – авыл укытучысы
Гөлнара Сарыйм кызы Галимова,Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Укытучы булу теләге әниемнең апаларыннан да күчкәндер бәлкем, чөнки әниемнең олы апасы г...
Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 18 ел.
Укытучы булу теләге әниемнең апаларыннан да күчкәндер бәлкем, чөнки әниемнең олы апасы гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде, икенче апасы башлангыч сыйныф укытучысы да, география укытучысы да булып эшләде. Мин әле хезмәт юлымны башлаганчы әниемнең олы апасы миңа күрсәтмәләр бирде, миңа ярдәм итте. Менә 18 ел инде мин мәктәптә – үземнең туган авылым мәктәбендә эшлим. Балалар белән эшләү миңа бик ошый. Мин үземне алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Инде күпме балалар укып чыкты. Үзләре әти-әни булдылар. Урамда очрап, кочаклап алалар, хәлләрне сорашалар. Бу нинди бәхет. Син укыткан балалар сине хөрмәт итәләр, онытмыйлар.
Яшь буынны кешелек акылы иҗат иткән белем байлыгы белән беренче мәртәбә укытучы таныштыра, аны эзлекле рәвештә гыйлем дөньясының яңа баскычларына ул алып менә. Хәзерге көндә бала алты яшь ярымнан мәктәпкә керә. Күп вакытын укуда уздыра. Бигрәк тә, әниләре көннәр буе эштә булган балалар бик күп вакытларын укытучылары белән аралашып үткәрә, аның әйткән фикерләрен тыңлый. Ә укытучы ул үз чиратында белем бирүче, дәрес аңлатучы гына түгел,ә тәрбияләүче дә. Әле өйдән генә килгән бала укытучыга әни дип тә эндәшә. Һәм чыннан да укытучы һәр баланы аңларга тырыша. Дүрт ел буена бер укытучы. Ул бу балаларга әни кебек була. Укытучының максаты укучыларнына белем бирү генә түгел. Аның максаты — бик үк сәләтле булмаган балада да үзенә күрә бер үзенчәлек, сәләт таба алу. Аның бу дөньяга, җәмгыятькә кирәкле булган шәхес булачагына төшендерү. Авыл укытучысы дигәндә иң беренче, күз алдына киң күңелле, намуслы, гадел, ярдәмчел кеше килеп баса. Бу һөнәр иясенә ия булу өчен ул баланы аңлый алырга, аның белән дөрес аралаша белергә тиеш. Әлеге санап үткән сыйфатларга: ихласлылык, баланы бер карашыннан аңлый алу, аны хөрмәт итү, аралаша белүгә беркайда да өйрәнеп булмыйдыр. Чөнки бу кешенеңең эчке дөньясы, бу кешенең хисләре, җаны, аның халәте. Кешене аңлый алу кебек сыйфат укытучыга кирәкле сыйфаттыр. Авыл укытучысы үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче ул! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче ул – авыл укытучысы!Авыл укытучысы баланы һәрчак кайгырта, мәктәпкә килгәндә каршы ала, кайтып киткәндә капкадан ук озатып кала.
Әйе, беренче укытучы озак елларга истә каладыр, гомер буе күңел түрендә сакланадыр. Ул бит бар баланы да хәреф танырга, укырга-язарга, белем дөньясына беренче адымнарны атларга өйрәтә, баланың киләчәгенә юл сала.
Әйе, дөрестән дә укытучы – иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кеше. Әлеге исемне йөртү – үзе генә дә горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, иң ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Алар гына һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең төрле сорауларга җавап бирә, балаларны белем дөньясына алып керә. Шул үк вакытта укытучы балаларның иң якын дусты да. Укытучы һәр баланың күңел йозагына тиешле ачкыч таба ала, кирәк вакытта ярдәм итә. Укытучының ярты тормышы мәктәптә үтә. Балалар күңелендә якты эз калдыру, аларга ныклы белем бирү, заманга яраклы итеп тәрбияләү өчен бар гомерләрен сайлаган һөнәрләренә багышлыйлар, үзләре генә түгел, гаиләләрен дә мәктәп тормышына тарталар.
Укытучы һөнәре беренче карашка җиңел булып тоелса да,бу хезмәт бик зур җаваплылык таләп итә.Укытучыга һәрвакыт заманча булырга,белемен үстерергә,тәҗрибәсе белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк - бу заман таләбе. Nsportal.ru сайтында шәхси сайтымны ачып анда дәрес эшкәртмәләре урнаштырып эш тәҗрибәмне уртаклашам. Шулай ук Инфоурок сайтында үземнең дәрес эшкәртмәләрен бастырам. Чаллыда республика күләм үткәрелә торган мастер классларда катнашам.
2011 елдан башлап белем һәм тәрбия бирү процессы II буын федераль дәүләт стандартлары буенча гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер “Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплексына керүче дәреслекләр белән эшлибез. Яңа технологик алымнарны үзләштерәбез, интернет ресурсларны кулланабыз. Соңгы вакытта Сингапур белем бирү системасын да бик уңышлы гына куллана башладык. Балалар бу укыту системасын яратып кабул иттеләр.
Авыл укытучысының хезмәт яратуы, аның ныклыгы һәм принципиальлеге, авыр минутларда каушап калмавы, кыенлыкларны җиңеп чыгуга үзендә көч таба алуы - укучы өчен яхшы үрнәк.
Комментарийлар