Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы

Тәнзилә Һашим кызы ШАКИРОВА,Питрәч районы Надеждино төп мәктәбенең география һәм биология укытучысы. Эш стажы – 14 ел.Мин - авыл укытучысы. Авылда туып үстем, алдагы тормышымны да авыл белән бәйләдем....

Тәнзилә Һашим кызы ШАКИРОВА,
Питрәч районы Надеждино төп мәктәбенең география һәм биология укытучысы. Эш стажы – 14 ел.

Мин - авыл укытучысы. Авылда туып үстем, алдагы тормышымны да авыл белән бәйләдем. Белем алып, профессияле булгач та, никтер күңел авылга тартты. Хәзерге вакытта мин гап-гади авыл мәктәбендә балаларга белем бирәм. Мин эшли башлаганда мәктәпләрне техник прогресс яулап ала башлаган иде генә әле. Тик ул чакларда безгә хәзерге үзгәрешләр турында әйтсәләр, күбебез ышанмас иде. Һәр укытучының шәхси ноутбугы, компьютерлар, классларда интерактив такта, интернет. Авылда да компьютерсыз, интернетсыз гаиләләр юк. Ул яктан укытучының эше бик күпкә җиңеләйде: бөтен кирәк информацияне кыска вакыт эчендә табарга, кулланырга була.


Техник прогресс заманында бар яктан да үсеш алган шәхес тәрбияләү өчен, үзеңә барсының да асылына төшенергә кирәк. Чөнки укучылар алдында дәрәҗәңне төшермәс өчен, аларның ихтирамын югалтмаска яңа заман укытучысы үзенең укучыларыннан һәрвакыт бер баскыч өстә атларга тиеш. Компьютерда төрле программалар кулланып эшләү дисеңме, интернеттан мәгълүмат табу һәм аны дөрес итеп куллану, интерактив тактаны көйләү...


Ә балаларга тәрбия бирү, методикаларга килгәндә, минемчә, без үзебезнең бөек педагогларыбызның эш тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшырып килгәнбез, шул юнәлештә дәвам итәргә тиешбез.Үземнең укыган елларымны бик еш искә алам һәм хәзерге чор балалары белән чагыштырам. Китап безнең бердәнбер, иң якын дустыбыз һәм белем чыганагы иде. Шуңа карамастан, безнең өчен укытучы апаларга да, әти-әниләргә дә безнең өчен кызарырга туры килмәде. Һәрберебез үз юлын тапты, туган илгә, халкыбызга тугры хезмәт итәбез.


Ә хәзерге чор балаларына белемнәрен тулыландырыр өчен китап янына иксез-чиксез мәгълүмат чыганаклары кушыла. Безнең максат - замана белән бергә атлап, тормыш кыйммәтләрен истән чыгармыйча, бар яктан да үсеш алган шәхес тәрбияләү.


Кызганычка каршы, мәктәптә иң яхшы укучы булып саналган укучылар, тормыш юлына аяк баскач югалалар. Ни өчен ? Хәзерге заман укытучысының максаты – укучыларның мәктәп стеналарында алган белемнәрен тормышта дөрес юнәлештә куллана алулары. Чөнки хәзерге катгый дөньяда дөрес юл, яхшы дуслар сайлау бик кыен. Кая юл алырга? Тормышта нинди максатка омтылырга? Кайсы мөһим: рухи үсешме яки матди җитешлекме? Хәзерге заман укытучысы менә шушы сорауларга ачыклык кертергә булышырга тиеш. Ул рухи, тәрбияви юнәлешләр бирергә, яңа кешене тормышта үз урынын табарга юнәлтергә тиеш.


Минемчә, яңа заман укытучысының төп максаты баланың үз-үзен формалаштыруына омтылыш уятудан гыйбарәт. Халыкта шундый әйтем бар:


“Әгәр дә син ач кешегә балык бирәсең икән, ул бер көн тук булачак. Әгәр дә син аны балык тотарга өйрәтәсең икән, ул гомере буе тук булачак”. Моннан чыгып шуны әйтергә була: укытучы баланы барлык алдагы гомере буенча “балык тотарга” өйрәтергә тиеш тә инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ