Мин – авыл укытучысы
Лилия Хәмит кызы ГАТИАТУЛЛИНА, Питрәчтәге 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Яңа заман авыл укытучысы ул – замана белән бергә атлап баручы. Барлык яңа мәгълүматлардан хәбәрдар ке...
Лилия Хәмит кызы ГАТИАТУЛЛИНА, Питрәчтәге 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Яңа заман авыл укытучысы ул – замана белән бергә атлап баручы. Барлык яңа мәгълүматлардан хәбәрдар кеше булырга тиеш.
Укытучы замана балалары белән бергә атларга, аларга юл күрсәтеп барырга тиеш. Хәзер бит интернет заманы, алгарыш дибез. Укучыларга караганда укытучыга бар мәгълүматны алдан белеп торырга кирәк.
Бүгенге мәгариф өлкәсендәге инновацион технологияләр, заман таләпләре белән укытучы бергә атлый. Шулай булганда гына укытучы – яңа заман укытучысы була. Хәзер электрон журналлар, электрон көндәлекләр гамәлгә керде. Ата-аналар баласының билгесен көне, сәгате белән белеп тора. Укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә әйбәт. Ата-аналар балаларын ныклы контрольдә тота ала. Җыелышка күп кенә ата-аналар йөрми иде, хәзер бу интернет челтәре барысын да уңайлы итте. Чыннан да, күп кенә ата-аналар дөнья артыннан куя, мал җыя, акча эшли, вакытлары юк. Бу барыбыз өчен дә әйбәт уңайлы система.
Хәзерге вакытта мәгариф өлкәсен БДИдан башка күз алдына китереп булмый. Мин үзем БДИга каршы. Укучы үз белемен комиссия алдында һәм вузда күрсәтергә тиеш. БДИда балалар дөрес җавапка тамга куялар. Шуңа күрә хәзер балалар үзара аралаша белмиләр, үз фикерләрен аңлата алмыйлар. Аларның сөйләм күнекмәләре юк. Яки балаларга сайлап алу хокукы бирелергә тиеш. Ике төрле имтихан да булсын.
Быелгы уку елыннан мәктәпләрдә Сингапур системасы белән укыта башладылар. Миңа бу системаны өйрәнгәндә, А.Яхин программасы белән эшләү искә төшә. Аның дәресләре дә шулай үтә иде. Логик фикерләү, фикерең дөресме, дөрес түгелме әйтәсең, бәхәсләшү процессы бара. Һәр кеше үз фикерен әйтергә тиеш, төркемнәрдә эшләү отышлы.
Үз дәресләремдә “Дәрес-экскурсия”, “Дәрес-сәяхәт”, Дәрес-уен” формалары кулланам. Бу дәрес формаларында укучылар актив катнашып, дәреснең төрле алымнарына төшенәләр, туган телне кызыксынып өйрәнәләр. Дәресләрдә, чараларда үземнең методик темамны яктыртам. Укучыларым белән сыйныфтан тыш чаралар еш үткәрәбез. Алар белән татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, җырларын өйрәнәбез.
Ачык чаралар, дәресләрнең нәтиҗәсе буларак укучыларым олимпиадаларда да сынатмыйлар. Берничә ел рәттән призлы урыннар алдылар, төрле бәйгеләрдә актив катнашып киләләр.
Укучылар белән музей, театрларга да еш йөрибез. Казанның истәлекле урыннарында экскурсиядә булабыз. Күргән мәгълүматны укучылар дәрестә файдаланалар, сөйлиләр, алган тәэсирләре белән уртаклашалар.
Хәзер әдәби әсәрне укып кына балаларны тыңлатып, авызга каратып булмый. Төрле кызыксындыру чаралары булырга тиеш. Дәрестә татарча мультфильмнар, спектакльләрдән өзекләр карыйбыз. Алар укучыларның логик фикерләвен, сөйләм күнекмәләрен камилләштерә. Хәзер авыл укытучылары өчен дә сыйныф бүлмәләре заманча җиһазландырылган. Һәр сыйныфта дәрескә кирәкле техник чаралар: проектор, интерактив такта бар. Дәрестә аларны кулланып, укучыларның белемнәрен камилләштерергә мөмкин.
Мин бик оптимист кеше. Кылган изге гамәлләремә сөенәм, тормышымнан, гаиләмнән, туган-тумачаларымнан канәгать. Нинди генә эшкә тотынсам да, җиренә җиткереп, пөхтә итеп, кешеләр канәгать булырлык итеп эшләргә тырышам. Үземә тормышта эшчән, тырыш, кешеләрне эчкерсез ярата белә торганнар ошый. Җебеп торган, ялкау, канәгатьсез кешеләрне үз итә алмыйм.
Мин – авыл укытучысы. Авыл укытучысы – гореф-гадәтләрне саклаучы, яклаучы, өйрәтүче, милли тәрбия бирүче, мохит-тирәлекне саклаучы, язучылар белән арадашчы, язучыларның фикерләрен җиткерүче кеше. Авыл халкына, укучыларга, ата-аналарга милли рух таратучы.
Ә яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш? Минем фикеремчә, ул белемле, таләпчән, эшчән, хәзерге заман таләпләре белән эшли белә торган, һәр адымын үлчәп атлый, эшенең нәтиҗәсен күрә белә торган булырга тиеш.
Комментарийлар