Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы

Фәридә Сәлмән кызы ШАКИРОВА,Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы  26 ел.Әйе, мин – гади авыл укытучысы. Гаиләбездә укытучы һөнәрен сайлаучы мин генә. Белмим, к...

Фәридә Сәлмән кызы ШАКИРОВА,
Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы  26 ел.

Әйе, мин – гади авыл укытучысы. Гаиләбездә укытучы һөнәрен сайлаучы мин генә. Белмим, кемнән, кемгә карап укытучылыкны сайлаганмындыр. Шунысы истә калган, бәләкәй чагымда, дүртенче–бишенче сыйныфларда укыган вакытлар булырга тиеш, мәктәптән кайткач, ап–ак итеп акшарланган мич янында, әбиемнән калган сандык өстенә куна тактасын әйләндереп куя идем дә, урындыкларга курчакларымны тезеп утыртып, “дәрес” бирә идем. Ул “дәрес”ләрдә нинди дә булса укытучы булып сөйләшү, аның кебек йөрү, кул хәрәкәтләрен кабатлау, тавышны охшатып сөйләү кебек алымнар, бәлки шулкадәр дә туры килгәндер инде, мине читтән генә күзәтүче апа–абыйларым, күрше–күлән: “Сиңа артист булырга кирәк”, -дип әйтәләр иде. Әйе, артист булу теләге дә бар иде. Ләкин мин гомеремне укытучы һөнәренә багышладым.


Авыл укытучысының тормышы шәһәр укытучысыннан бик нык аерылып тора. Авыл җирендә бетмәс–төкәнмәс вак–төяк эшләр бик күп бит ул. Бигрәк тә үз ихатаң белән торучыларга.


Мәктәпкә мин бик иртә киләм. Ишектән керүгә барлык булган проблемаларым онытыла, бары мәктәп тормышы белән генә яши башлыйм.Укучыларым килгәнче, сыйныф бүлмәсен җилләтәм, гөлләремә су сибәм, алар белән сөйләшәм, дәрес планнарымны барлыйм.


Менә берәм–берәм минем нәниләрем килә башлый. Алар минем куп түгел, нибары бишәү генә. Шушы биш балага белем бирәм мин. Сыйныфта бер бала булса да, биш бала булса да, егерме биш бала булса да, дәрескә чын күңел биреп әзерләнергә кирәк. Шул ук план төзелә, һәрбер балага шәхси карточкалар әзерләнелә, алдан ук татар телендәге мультфильмнарны карап, әзерләп куела, сәләтле укучылар белән өстәмә эш алып барыла. Һәр дәресемне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, күбрәк уен формасында да  уздырыга   тырышам.  Минем өчен укучы дәрестән туеп, мәктәптән арып кайтып китмәсен, ә икенче көнне дә мәктәпкә шатланып, ашкынып килсен. Бүген дәресне кызыклы итеп уздыру өчен мөмкинлекләр күп. Өстәмә материалны каян алыйм микән дип аптырап утырасы юк, интернеттан ни телисең, шуны табарга була. Аллага шөкер, бәләкәй авылларга да интернет килеп җитте. Хөкүмәтебез тарафыннан һәрбер укытучыга ноутбук бирелде. Әкренләп булса да анда да эшләргә өйрәндек. Укытучы хезмәте бер яктан җиңеләйсә, икенче яктан аның эше тагын да артты. Хәзер инде отчетларны кәгазьдә түгел, ә компьютерда язылганын таләп итә башладылар, аннары электрон вариантын сорарга тотындылар. Әле ул гына да түгел, электрон   журнал тутырырга да кирәк, ярый ла интернетың туктап калмаса, яисә чыгып очмаса, ул тоткарлана башласа, бер баш бәласенә әверелә, кайчан  эшли башлар да, кайчан өйгә кайтырмын дип, ноутбукка төбәлеп вакытның үткәнен сизми дә каласың. Әле менә бу мәкаләмне дә үзем язам, үзем уйлыйм, сезгә җибәрә алырмынмы, юкмы. Чөнки бер атна инде авылда интернет юк. Менә шулай, эшләгән эшеңне җибәрә дә алмыйча соңга калган вакытлар да була. Бик тә кызганыч. Һәрбер сыйныфта интерактив такта булуын кайсы гына укытучы теләмәс икән. Безнең мәктәптә ул дүрт сыйныфка берәү генә. Тапкан материалыңны ноутбук экраныннан гына карау бик үк уңайлы түгел шул.


Авыл укытучысын бик борчыган  бер мәсьәләгә туктап үтәсе килә. Ул да булса – оптимизация. Сиксән биш  ел дәвамында унбер еллык булып эшләп килгән мәктәбебездә, быел башлангыч сыйныфларны берләштерү эше башланды. Янәсе, авыл мәктәбенең һәр сыйныфында унбиш баладан да ким булырга тиеш түгел. Шулайдыр да бит, әмма...


Авыл җирендә калучы яшьләр аз, дибез. Туучылар саны ким, дибез. Иң элек балалар бакчалары ябылды. Бер–ике елдан, балалар саны арту сәбәпле, бакчаларда урыннар җитми башлады, озын – озын чиратлар барлыкка килде, шуннан соң, әллә нинди яңа программалар уйлап табып, өр яңа садиклар төзи башладылар. Башлангыч сыйныфлар белән дә шул ук хәл кабатланмас дип, кем әйтә ала. Бәлки бер ике ел сабыр итеп торырга кирәк булгандыр. Ни өчен дигәндә, бездә дә, икенче уку елына -унбер бала, өченче уку елына - уналты бала укырга керәчәк. Сорау туа – бер ябылган сыйныфны кабаттан ачарлармы соң?! Кем ышандырып әйтә ала, быел башлангыч сыйныфлар, икенче елга – ун–унберенчеләр ябылмас дип. Депутатларыбыз трибуналардан, мәтбугатъ  чыгышларында: “Мәктәп бетсә – авыл бетә”, -дип әйтергә яраталар, без дә мөрәҗәгать  иттек үзебезнең депутатыбызга, уңай җавап та ишеттек, ләкин, никтер киресе эшләнде дә куелды. Шулай булгач, үзебез үк авылны бетерүгә юл куябыз түгелме соң?!


Нишлим?! Нишлик?! Гади авыл укытучысы нишли ала? Кая барып бәрелә ала? Кемгә барып ярдәм сорый ала? Аның тавышын ишетүче бармы? Аның тавышын ишетергә теләүче бармы? Бүген безнең, канаты сынган аккош кебек, кая барып бәрелергә белмичә, җаныбыз–тәнебез әрнегән вакытыбыз. Бөтен җиһанга аваз саласым килә: Тимәгез авылларга! Яшәсен авыл! Яшәсен мәктәп! Яшәсен авыл укытучысы!


Быелгы җәйге ялым менә шушындый күңелсез яңалык белән башланып китте. Ахыры  хәерле булсын. Шулай булса да, уку елы башлануга шатлыклы хәбәрләр алып, сөенеп беренчеләремне каршы аласы килә!


P.s. Минем язмам сезнең таләпләргә туры килеп тә бетми, шулай да күңелемне бушатырга булдым. Бу берләштерүләр бөтен республика буенча дип беләм. Нәрсә булды безнең Татарстаныбызга? Күз тигәндер, дип уйлыйк. Конкурсыгыз өчен зур рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәридәнең моң - зарлары белән килешәбез. Авылның төп нигезе - ул мәктәп. Мәктәп бетсә, авыл тарала .Ә авыл бетсә, икмәк бетә. Илне кем туйдырыр? Бу моң - зарларыбызны ишеттеләр, күрәсең. Куанычлы хәбәр алдык: мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлары берләштерелмәячәк. Узган елны мәктәбебездә капиталь ремонт узды. Бу башкарылган эшләр өчен хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә рәхмәтлебез. Хәзер мәктәбебез җылы, якты, заманча җиһазландырылган. Укытучыларыбызга яңа уку елын, исән -сау булып, шушы куанычлы хәбәрләр белән башлап җибәрүләрен телим. Автор: Илгизә

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ