Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – гап-гади авыл укытучысы....

Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы - 21 елЯзмамда үземнең яшәү рәвешем булган укытучылык хезмәте, аның а...

Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик эш стажы - 21 ел


Язмамда үземнең яшәү рәвешем булган укытучылык хезмәте, аның авырлыклары һәм никадәр генә авыр булса да, күпме рәхәтлек һәм ләззәт китерә алуы турында сөйләргә тырыштым.


“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен” дип көйли-көйли гомерем мизгелләрен барлыйм.  Укытучы... Күпме бу? Азмы? Горурмы? Әллә инде? Бу сорауларга кайсыбыз җавап бирә ала? Бүген мәктәптә укытучы эшләргә тиеш эшләр бихисап: исәпсез-хисапсыз отчетлар, электрон журнал, бәйгеләр, чаралар. Чабабыз да чабабыз. Сиңа күзләрен мөлдерәтеп караган самими йөзләрне күрергә дә, аларны ишетергә, яңа ачышлар ясап, белем диңгезен колачларга да вакыт юк... Ә алар көтә...


Тукта! Мин башкача телим түгелме соң?  Канатларымны җәеп, иҗат эшенә чумасым, үз артымнан укучыларымны да ияртәсем, бу дөньяны колачлыйсым килә бит! Килә!


Минем тормышым тулысынча мәктәп белән бәйле.  Укытучылар нәселендә тудым, укытучылар гаиләсенә килен булып төштем. Укытучыларым күп булды минем, ләкин йөрәк түрендә сакланганнары  берничә генә. Сабыр, тырыш Нурдилә апа – тормыштагы һәм мәктәптәге беренче укытучым. Ләбибә апа– рус теле һәм әдәбияты укытучысы, өстәвенә сыйныф җитәкчем дә – заманча фикерләве, гадилеге, эчкерсезлеге  белән үзенә каратты. Хатыйп Юсупович Миңнегулов, югары уку йортындагы остазым,  гаять акыллы, зыялы, таләпчән, тирән белемле чын укытучы, бездән үз үрнәге һәм тырышлыгы  белән әдәбият укытучысы ясаган шәхес. Аларның  барысын да хезмәтләренә булган тирән мәхәббәт, һөнәри осталык, үз дәрәҗәләренә беркайчан тап төшермәгән горурлык  берләштерә. Бүген үземне алар белән чагыштырам... Нәтиҗәләр ясыйм. Сухомлинский, Рәхимов, Мәхмудов педагогикасын бүгенге технологияләргә “төреп”, алга барам. Остазларымнан  мирас итеп алган сыйфатларны югалтмыйча,  укучыларымны мөстәкыйль һәм иҗади фикерләргә, үзара хезмәттәшлеккә өйрәтә алам икән, мин яшим! Яшим! Башкача була да алмый!


Мин хәзер шулай уйлыйм.  Ә моннан 20 ел элек? Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлап, беренче дәресемә кергән көн һәрвакыт истә. 4 сыйныф арасыннан 6 нчы сыйныфым – иң шук сыйныф. Үтемле итеп аңлатам да кебек, нинди генә күрсәтмәлелек юк – файдасыз. Шунда үземә нәтиҗә ясадым (моның өчен хәзер оят, әлбәттә): мин бу сыйныфка  башка кермәячәкмен. Кыңгырау шалтырады. Шулчак сыйныфтагы иң шук малай каршыма килде дә: “Син безне иртәгә тагын укытырсың бит?” – ди.  Я, Ходам! Укытмыйммы соң, укытам, әлбәттә, укытам! Укытучылык хезмәтенең асылын беренчел аңлау шул чакта булды. Ә икенче вакыйга... Сыйныфымдагы  Алинә – әнисез калды, аяусыз авыру аны һәм 5 туганын ятим итте.  Бик авыр вакытлар булды ул. Әтисе эчүгә сабышты, балалар  үз иркендә яшәде. Өйдән чыгып китүләр дә, саксыз адымнар да булды.  Мин аңа киңәшче дә, әти дә, әни дә булырга тырыштым.


Дәрескә кыңгырау шалтырый... өзек-өзек, таләпчән, бераз шомлы да кебек. Мин сыйныфка, укучыларым янына ашыгам. Ишекне ачып, елмаеп каршы алалар. Мине көткәннәр! Әгәр ябык ишек каршы алса?! Адымнарым салмаклана. Нишлиләр икән алар? Дәрес темасын кабатлыйлармы, әллә берәр шуклык әзерләгәннәрме? Әллә инде үз дөньяларына чумганнармы? Аларның бу дөньяларында миңа урын табылырмы?...


Мондый минутларда мин икеләнеп тә калам. Ник килдем бүген дәрескә? Минем дәресем кирәкме аларга?  Дәресем  йөрәгемдә яши, мин бит инде аны төрле яклап уйладым, планлаштырдым, күңелемнән уздырып та карадым. Ялгышлар, тагын яңа алымнар, методлар, технологияләр фәкать бер максатка юнәлгән: минем алдагы дәресләрем тагын да яхшырак булырга тиеш! Мин өйрәнәм, өйрәнәм, өйрәнәм. Менә алар – минем укучыларым. Һәрберсе – аерым язмыш, ачыш, җиңү яки җиңелү. Кайберләре  якты йолдыз булып янып, хәтереңдә ныклап уелып калалар. Ә кайберләре - башкалардан әллә ни аерылмый торган тыныч холыклы, сабыр балалар. Шундыйларның берсе – Гөлия,  бик юаш, тыйнак, басынкы бала. Ә үзе бик яхшы укый, пөхтә, барлык эше вакытында эшләнгән, ләкин үз –үзенә бикләнгән.  Максатым – Гөлия белән уртак тел табу, аны ничек тә сөйләштерү, иптәшләре арасына кертү.  Гөлия – хисле бала, яшерен генә шигырьләр дә яза. Һәр дәрескә үзем язган шигырьләремне алып керәм. Күрәм, аның да укыйсы килә. Икәү укыйбыз... Ә күзләрен, йөзен күрсәгез – балкый гына. Аннары матбугатта басылулар, төрле иҗади бәйгеләргә йөрүләр, бергә шөгыльләнүләр, уртак максатлар,  дусларча әңгәмәләр, шатлыклы җиңү мизгелләре үзенекен итте -  Гөлиям күзгә  күренеп үзгәрде, татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы  җиңүчесе булды. Нәрсә бу? Үсеп җитүме? Үз-үзеңне раслаумы? Бу Җиңү чираттагысы – Гөлиянең үз-үзен җиңүе.


 Менә нинди укучыларым көтә мине ишек артында.  Шундый уйлар белән тыныч кына ишекне ачам, сыйныфка керәм, чөнки беләм: мин Аларга кирәк!


Ике дистә елдан артык укытучылык хезмәтемдә мин татар телебезнең белем нигезләренә өйрәтүем, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерүем белән бәхетле. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасы аша укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата ихтирам  тәрбияли алуым  - намус эшем, горурлыгым.  Димәк, мин – тәрбияче, остаз, әйдәп баручы, Әйе! Мин  - Укытучы! Димәк, бернинди дә икеләнүләр булырга тиеш түгел! Балаларның янып торган карашларын  күрү һәм “Син безне иртәгә тагын укытырсың бит?” дигән теләкләрен ишетү – минем яшәү рәвешем.


 Бәйләмәгез, зинһар, канатымны,


Мин очарга тиеш, очарга!


Үзем генә белгән галәмемдә


Йолдызларны телим кочарга.


 Тырышмагыз җиргә төшерергә,


 Күтәргәндә күккә хыяллар.


 Очып калыйм канатларым барда,


 Куркытмыйлар мине кыялар.


Чаллы егете Фидаилнең шигыре  уйларыма, фикерләремә, эшчәнлегемә тынгы бирми. Күңел яңа ачышлар, җиңүләр, бәхетле укучыларымның шат карашларын, ышанычлы адымнарын көтә. Әнә, әле дә узган гомер чакрымнарымны, мизгелләремне күңелемнән барлый-барлый, әкрен генә атлап,  гаиләм янына кайтып барам, ә күңелдә мең төрле уй...  Аяк астындагы  карның шыгырдавы гына башкарылган эшләремне хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә кебек. Ап-ак кар өстеннән шундый рәхәт итеп атлап кайтып киләм. Мин  гомер буе әнә шул аклыкка эз салам түгелме соң? Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста, саф, пакь.  Ә без – шул аклыкка тирән ышанычлы эз  яручылар.  Күктә балкыган меңнәрчә йолдызлар -  гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Ә мин шуңа бәхетле, ишетәсезме, бәхетле, чөнки бу эзләрдә, бу яктылыкларда минем дә өлешем бар. Янә хатирәләр дәрьясына чумам.


           Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ләйсән Фоатовна, язмагыз бик нык тәэсир итте. Сезнен кебек укытучылар күбрәк булсын иде. Уңышлар сезгә! Автор: Раушания Талгатовна Ахметова

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лейсан Фоатовна язмагыз бик эчтэлекле, кунелгэ утеп керэ торган, укучыларыгызны, хезмэтегезне чын йорэктэн яратып эшлэугез язмагызда чагылган.... Унышлар сезгэ!!!! Автор: Фаниль Хидиятуллин

      • аватар Без имени

        0

        0

        Үзенең һәрбер укучысын күктә балкып торган йолдыз итеп күрү, аларның әйдәп баручы чын остазы, тәрбиячесе була алу, үзеңнең гомереңне шул максатка багышлау-баш хәрефләр белән языла торган ОЛУГ Укытучыга гына хас. Ләйсән Фоатовна кебек укытучыларыбыз булу белән горурланам. Димәк, мәктәпнең киләчәге бар! Автор: Сагдиев Ильдус Габдрахман улы

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ