Мин – гүзәл сарай төзүче
Эльмира Рәис кызы Рәсүлева, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 22 елСүз башымны бер гыйбарәдән башлыйм әле...«Өч кеше юлдан таш төягән арба этеп...
Эльмира Рәис кызы Рәсүлева,
Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 22 ел
Сүз башымны бер гыйбарәдән башлыйм әле...
«Өч кеше юлдан таш төягән арба этеп баралар икән. Боларга каршы бер кеше очраган:
– Сез нишлисез? – дип сораган ул.
Берсе әйткән:
– Мин хәлдән таеп таш төягән арба этәм.
Икенчесе әйткән:
– Мин ипилек акча эшлим.
Ә өченчесе:
– Мин гаҗәеп гүзәл сарай төзим, – дигән.
Алар өчесе дә бер үк эшне башкарганнар, ләкин эшкә карашлары төрлечә булган”.
«Әгәр мәгарифкә куйган хезмәтемне мин таш төягән арба этеп баручылар хезмәте белән чагыштырсам, кайсысы халендә булам соң әле?» дип уйлап куям да кирәксез уйларымны тизрәк куып таратырга тырышам. Ничек инде 4–5 яшемнән үк хыялланып, курчакларымны тезеп, укытучылы уйнап үскән бала, хәлдән таеп, “мәгариф” арбасын этсен, яисә укытучылар династиясенең дәвамчысы, педагог хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен күреп үскән, әнисенең укытучы һөнәре авырлыклары турында мең тапкыр кисәтүләрен ишетүгә карамастан, әлеге һөнәрне сайлаган, үзен укыткан мөгаллимнәрнең: “Эльмира, үскәч һичшиксез укытучы булырга тиешсең,” – дигән хәер-фатихаларын ишеткән кыз ипилек акча эшләүгә генә кайтарып калдырсын? Юк, мин горурланып та, мактанып та, яратып та мәгарифкә куйган хезмәтемне гүзәл сарай төзүгә тиңли алам.
Менә 22 ел инде гүзәл сарайлар төзим...
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның профессиональ үсеш моделен төзеп, 5 юнәлеш яссылыгында бәяләде. Ул – инновацион практик, актив граждан, уңышлы лидер, җаваплы остаз һәм компетентлы педагог. “Укытучы-эксперт” грантына материаллар әзерләү барышында мин дә үз эшчәнлегемне шул модель кысасыннан чыгып бәяли башладым.
Бер остазым миңа: “Дөньяда 2 нәрсә рамка эчендә тора: берсе – портрет булса, икенчесе – педагог” – ди торган иде. Бу алтын сүзләр һөнәри үсеш юлымда ныклы фундамент салуга нигез булды. Әйе, авыл укытучысы ул күз өстендә каш кебек. Сине бөтен кеше белә, күзәтә, сыный, киңәш сорый, таяна, ышыкланырга омтыла. Авыл җирендә педагог барыннан да элек компетентлы булырга тиеш, чөнки бик күп язмышларны хәл итүче дә, бала күңеленә юл ачучы да бит. Беркемгә дә сер түгел, хәзерге шартларда бала, әти-әнисе белән булуга караганда, күбрәк вакытны укытучысы белән үткәрә. Ата-ана көннән-көн баласыннан ераклаша. Бала күңелен, аның яшүсмерлек чорын аңлаучы, эч серләре белән уртаклашучы ата-аналар сирәк. Гаилә проблемасын хәл иткәндә, балага: “Әниең белән ныклабрак сөйләш, аңлатып кара,” – дигәч, бер бала:” Барыбер аңламыйлар, лучше мин җәзасын алам”, – диде. Әйе, ачыктан-ачык сөйләшүгә караганда, ата-анадан җәза алуны кулайрак күрә ул. Ә шулай да бушанырга, үзенең хаклы булуын исбатларга укытучысына килә.
Гүзәл сарай төзү өчен, иң элек укытучы үз миссиясен белергә тиеш. Ә ул – яраткан укытучы булу. Такта янына басып, яңа белемнәр бирү генә җитми әле. Яраткан укытучы булу – бала күңеленең иҗатчысы булу ул.
Әлеге зур фикерләр астында ниләр ята? Минемчә, гап-гади укытучы хезмәте, аның инновацион эшчәнлеге, эзләнүчән хезмәте. Әгәр дә мөгаллим бу эшчәнлеген югалтса, ул тормыш арбасыннан төшеп кала.
Мин, гүзәл сарай төзүче буларак, белем бирү концепцияләренең нигезенә салынган адымнарны төгәл белергә, бар яктан камил замана укытучысы исеменә лаек булырга тиешмен.
Һәр укытучы кебек, мин дә укыту-тәрбия эшенең эчтәлеген, форма һәм методларын үзгәртеп кору турында уйланам, эзләнәм, үземә туры килгәнен табам. Белем бирүдә заманча концепцияләрнең берсен – проблемалы- эшчәнлекле укытуны максатка ирешү чарасы буларак кабул итәм. Әйтик, әдәбиятны үстерелешле укыту технологиясе нигезендә А.Г.Яхин системасына таянып укытсам, татар теле өйрәтүдә үстерелешле укыту технологиясе нигезендә Г.Хәсәншина дәреслекләре линиясе, Сингапур структурасы, блок-модуль технологиясен якын күрәм. VI сыйныфта «Морфология» курсын блок-модуль технологиясе нигезендә өйрәтүгә авторлык программасы дәлил. Программаның нигезе мөстәкыйль белем алуга корылган, ә бит II буын белем бирү стандартларын үзләштерүнең асылы да шуннан гыйбарәт. Димәк, мин дөрес юлда.
Мин – авыл укытучысы. Мәркәзебездән дә, район үзәгебездән дә шактый ераклашып, Удмуртия кочагына сыенып урнашкан татар авылы укытучысы. Бүгенге көндә авыл мәктәбенең бәяләп бетереп булмый торган тагын бер изге миссиясе бар. Ул – тел сакчысы, милләт сакчысы. БДИ ны рус телендә генә бирү укучыларны зур сынау алдына куйды. Гомумән, БДИ системасы кергәч, укучылар тарафыннан предметлар сортларга аерылды. Менә шунда татар теле һәм әдәбияты икенчел, өченчел сортлы фәннәр рәтенә кереп урнаша башлады. Бала никадәр генә туган телен, фәнен яратмасын, аңа игътибарны киметергә мәҗбүр. Җитмәсә, ата-анасына кадәр татар теленә игътибарны киметергә, күбрәк БДИ фәннәрен укырга куша. Янәсе, татар теле белән ерак китеп булмый. Менә шундый шартларда да миңа сизгерлекне югалтмый, максатлардан абынмый, фанат һәм уяу булып калырга кирәк. Әйе, әйе, фанатларча бирелеп эшләгәндә генә предметыңны да, үзеңне дә хөрмәт иттерә аласың. Монда да гади сүзләр генә җитми. Сүзеңнең үтемле, мавыктыргыч булуы шарт. Әдәбият дәресләрендә һәрбер әсәрне тормыш белән бәйләү, рус теленнән язачак БДИ иншасында куллану өчен аргумент буларак файдаланырга өйрәтү, геройлар аша һәр балага тәрбия орлыклары салу – барысы да максатка ирешү чаралары. Укучыларны эзләнү эше мавыктыра, шуңа күрә сәләтле укучылар белән эзләнү-тикшеренү, проект эшләре башкарып республика күләмендә уза торган фәнни-гамәли конференцияләрдә автив катнашабыз. Бу да – предмет белән кызыксынуны арттыруның бер чарасы. Татар теленә кызыксыну арттыруның тагын бер юлын уңышлы дип саныйм: республика, төбәк, Халыкара олимпиадаларга әзерләү. Күп укучының, Казан шәһәренә барып, яшьтәшләре белән көч сынашасы килә. Бер сыйныфтан 5 укучының Халыкара олимпиадада катнашуы, призлы урынга лаек булуы бик күпләргә стимул булып тора.
Әнә якты тәрәзәле гүзәл йортлар ерактан ук балкып тора. Олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә республика күләмендә җиңүче укучыларым үзләре дә укытучы һөнәре сайлап, тел өйрәтәләр, ТНВ каналында эшләп танылалар. Миңа рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм открыткалары юллыйлар, хәлләремне белешәләр. Ә болар барысы да миңа киләчәкне корырга, яңадан-яңа фундаментлар салырга этәргеч бирә.
Тагын бер гыйбарә исемә төшә. Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгырса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. Мин дә үз гомеремне йөз елга кайгыртып, гүзәл сарайлар төзим. Җил-давылларда да кыйшаймый, тетрәүләргә дә бирешми торган гүзәл сарайлар төзүне дәвам итәм.
Комментарийлар