Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – укытучылар нәселеннән

Зөлфия Галиәкбәр кызы Хәсәнова,Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Ленино урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 27 ел.Нинди соң ул, заман укытучысы?Соңгы унъеллы...

Зөлфия Галиәкбәр кызы Хәсәнова,
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Ленино урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 27 ел.

Нинди соң ул, заман укытучысы?


Соңгы унъеллыкта тормышыбыз бик тә үзгәрде, кызыграк һәм төрлерәк ул.


Мәгариф өлкәсендә дә яңарышлар. Мәктәптә укыту да яңача.


Эзлекле, эшчәнлекле караш –укытучы үзенең дәресен менә шулай төзергә тиеш. Балаларга әзер белемне түгел, ә белемне табып алырга этәргеч булырга тиеш. Укытучы дәрестә бер генә төрле сөйләүче дә, усал каравылчы да булырга тиеш түгел, ә балаларны белем юллары буенча әйдәүче булырга тиеш ул. Әлбәттә, укытучы үзе яңа технологияләрне белергә һәм аларны дәрестә дөрес итеп кулланырга тиеш.


Яңа заман укытучысы балалар белән аралаша, аларны аңлый белергә тиеш. Төрле этәргеч сораулар, балаларның булган белемнәре ярдәмендә, алардан көтелгән дөрес җавапны ала белүче. Бөтен кешеләр дә гомумидән хосусыйга бару юнәлешендә фикер йөртә беләләр, менә шуңа таянырга кирәк диелгән яңача педагогикада. Балаларның гомумидән хосусыйга бару юнәлешендә фикер йөртүләрен төрле уйлау тәҗрибәләре аша үстерергә кирәк. Һәрбер укытучы үз фәне буенча эзләнүче һәм тәҗрибәче булырга тиеш.


Мин мәктәптә инде 27 ел татар теле һәм әдәбияты укытам. Минем әнием дә, апам да, кызым да, иптәшем дә, аның әнисе һәм әтисе дә – барысы да укытучылар. Биш яшьлек кызым да, үскәч әнием кебек укытучы булам, дип йөри. Мин бит кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Мәктәп безнең тормышыбыз, ансыз яшәү мөмкин түгел сыман.


Безнең мәктәбебез рус мәктәбе, тик бездә татар авылыннан төшеп укучы балалар да бар. Мин аларны үз телләрен онытмаска, яратырга, үстерергә, ә рус телле балаларны татар телен ихтирам итәргә өйрәтәм. Минем фикеремчә, туган телен татар балалары рус телле балалардан аерым укырга тиешләр. Чөнки рус балалары белән бергә укып, алар үз телләреннән читләшәләр. Авыл мәктәпләренең тагын бер зур проблемасы – балалар саны аз булу сәбәпле, башлангыч сыйныф укучыларын кушып укыту. Бу, минем уемча, бик зур хата, чөнки башлангыч сыйныфта балаларның булачак белемнәренә төпле нигез салына. Ә бит балалар – илнең киләчәге. Шуны истә тотып, мин укучыларымны төрле яктан үстерергә тырышам.


Укучыларым районда, республикада үткәрелгән төрле бәйгеләрдә җиңүче булып чыгалар. Быелгы Илһам “Яшь язучылар” бәйгесендәге драматургия жанрында 3 нче урын, 5-7 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән “Коррупциягә “Юк!”дип әйтәбез” дигән иншалар бәйгесендә 1 нче урын, югары сыйныфлар арасында республика прокуратурасы үткәргән иншалар бәйгесендә призер булды. Балаларның бу җиңүләре минем өчен бик көчле стимул.


Үзем шигырьләр, драма, проза әсәрләре язам, укучыларымны да язарга өйрәтәм.


Минем өчен яңа заман укытучысы – яңа тормышта югалып калмаучы, мәгълүматны дөрес куллана белүче, аны үзләштереп бирә алучы. Яңа заман кешесе, укытучы бигрәк тә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Укытучы күпкырлы һәм күп белүче кеше. Чын укытучы булу – ул, табигый сәләт. Андый сәләт һәркемгә дә бирелми.


Менә шундый дип күз алдыма китерәм мин яңа заман укытучысын. Һәм мин шундый булырга телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ