Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк (Сыйныф сәгате. IX–XI сыйныфлар)
Гөлназ ВӘЛИЕВА,Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысыМаксат:– шәхеснең үсеше һәм үз-үзен тотышы, начар гадәтләр, аларның организмга зыяны турында мәгълүмат...
Гөлназ ВӘЛИЕВА,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы
Максат:
– шәхеснең үсеше һәм үз-үзен тотышы, начар гадәтләр, аларның организмга зыяны турында мәгълүмат бирү;
– укучыларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру, аларны начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү.
Җиһазлау: слайдлар, төрле рәсемнәр, плакатлар, зур форматлы экран, компьютер.
Сыйныф сәгатенең барышы
I. Укучыларда сыйныф сәгатенә уңай омтылыш булдыру
Укытучы. Тиздән мәктәп еллары артта калыр. Күбегез укуын дәвам итәр яки эшкә урнашыр. Тормыш юлында төрле кешеләр, төрле язмышлар белән очрашырсыз. Сынаулар алдында югалып калмас өчен, үз-үзеңне дөрес тота белү мөһим.
Дәреснең эпиграфына игътибар итегез, аны үз сүзләрегез белән аңлатыгыз:
«Без начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк». (Укучылар фикерләрен әйтә.)
• Теманы һәм максатларны билгеләү.
Укытучы. Димәк, бүген нәрсә турында сүз алып барачакбыз? (Укучылар җавап бирә.)
– Әйе, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатебез начар гадәтләр, аларның сәламәтлеккә зыяны, бу гадәтләрне булдырмый калуга багышланган сыйныф сәгатьләренең дәвамы булып тора.
II. Яңа теманы «ачу»
– Нәрсә ул гадәт? (Еш кабатланып, тотрыклыга әйләнгән күнекмәләр.)
– Нинди гадәтләр була? (Яхшы һәм яман гадәтләр.)
– Нинди яхшы гадәтләрне беләсез? Нинди гадәтләрне начар дип атарга була, ни өчен? Ә иң яман гадәтләргә кайсыларын кертер идегез? (Аракы эчү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану, токсикомания.)
– Әйе, укучылар, сез бик дөрес әйттегез. Ләкин начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара, искеләре өстенә яңалары барлыкка килә. Компьютерга, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелекне чагыштырмача яңарак начар гадәтләр дияргә була. Алар кеше организмына, тормышына ничек тәэсир итә соң?
Укучылар. Кеше бу гадәтләргә акрынлап күнегә һәм инде алардан арына алмый. Аңа алардан баш тартуы авыр, үзе генә ул бу сазлыктан чыга алмый, шуңа күрә аңа табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Бу – төрле начар матдәләрнең организмга эләгеп, матдәләр алмашының аерылгысыз өлешенә әйләнүләре нәтиҗәсе. Организм үзе үк сәламәтлек өчен зыянлы матдәләрне таләп итә башлый.
Әйдәгез, хәзер шушы «җеннәр»нең сурәтләре белән танышып китик. (Укучылар чыгышы.)
1 нче укучы (алкоголизм турында сөйли). Аракыны «акылдан яздыргыч» дип атыйлар. Алкоголь сүзе «тилерткеч» мәгънәсенә ия. Алкоголь – күзәнәкләр өчен агу, ул кешенең бавыр, йөрәк, баш мие кебек тормыш өчен кирәкле органнарын җимерә. Алкоголь баш мие күзәнәкләренә тәэсир итсә, кеше усал, агрессивка әйләнә, үз-үзен кулда тота алмый башлый, психик тотрыксызга әйләнә. Җинаятьләрнең 30%ы исерек хәлдә эшләнә.
Аракы эчү нәтиҗәләре:
Гаиләдә эчә торган кеше булу – зур бәла, бигрәк тә балаларга. Эчкече балалары башкаларга караганда алкоголизм, наркомания чире белән 4 тапкырга күбрәк авырый.
Алкоголь бигрәк тә яшь организмга куркыныч. «Олы кеше» дозасы балаларны үтерергә яки инвалид калдырырга да мөмкин.
2 нче укучы (наркомания турында сөйли). Наркотик – тагын да җитдирәк агу. Аңа бик тиз күнегәләр, ансыз яши алмый башлыйлар, кешеләр үзләрен үлемгә илтә торган шушы агу өчен зур суммалар түләргә мәҗбүр була. Наркотиклар – бик көчле агу. Кеше бер кулланудан ук наркоманга әйләнергә мөмкин. Кешедә галлюцинацияләр башлана.
Наркоманнарны киләчәктә нәрсә көтә: төрмә, психбольница яки үлем.
3 нче укучы (токсикомания турында сөйли). Бу – начар гына түгел, ә бик куркыныч гадәт. «Мания» – психик авыру ул, кеше бертуктаусыз бернәрсәгә дә булса тартыла, уйлый. Токсикомания латин теленнән «агуга тартылу» дип тәрҗемә ителә.
Бу агулар, иснәгәндә, организмга эләгә һәм көчле агулану тудыра.
Бик тиз күнегелә, психикада үзгәрешләр барлыкка килә, ә иң начары – әлеге агу организмда җыела бара.
4 нче укучы (тәмәке тартуның зарары турында сөйли). Тәмәке тарту ул – никотин дигән наркотикка бәйлелек. Агулылыгы буенча никотин бик көчле кислотага бәрабәр.
Тәмәкедән кешенең барлык органнары да зыян күрә.
Тәмәкенең 25 төрле авыру китереп чыгаруы фәнни рәвештә исбатланган. Тәмәке тартучыларның хәтере, физик сәламәтлеге начар, психикасы тотрыклы түгел. Алар әкрен уйлый, начар ишетә.
Тәмәке тарткан кеше хәтта тышкы яктан да тартмаучыдан аерылып тора: аларның тиреләре сула, тавышлары карлыга, тешләре саргая.
Тартмаган кеше тәмәке төтенен сулаудан ныграк зыян күрә.
Тәмәкедә 1200 агулы матдә бар.
Моны белергә кирәк!
Тәмәке тарту сулау, йөрәк-кан тамырлары системасы, ашкайнату системасы органнарына зыян сала.
Тәмәке тарткан кешеләр үпкә рагы белән ешрак авырый һәм бу төр авыруларның 96%ын тәшкил итә.
Тәмәке тарту башка төр ракларның (авыз куышы, йоткылык, ашказаны асты бизе, ашказаны, юан эчәге, бөерләр, бавыр) барлыкка килүенә дә сәбәпче була.
Табиблар фикеренчә:
1 сигарет гомерне – 15 минутка, 1 пачка сигарет 5 сәгатькә кыскарта.
1 ел тарткан кеше – 3 ай гомерен, 4 ел тарткан кеше – 4 ел, 20 ел тарткан кеше – 5 ел, 40 ел тарткан кеше 10 ел гомерен югалта.
5 нче укучы (комарлы уеннарның зарары турында сөйли). Бу начар гадәт бик зыянсыз гына күренгән күнекмәләрдән – уен автоматларыннан, компьютер, уен карталаларыннан башлана. Ә ахыры бик начар бетәргә – уенга бирелгән кешенең психикасы бозылырга, ул җинаять кылырга, хәтта үз-үзен дә үтерергә мөмкин. Комарлы уеннар балаларны да, зурларны да аямый. Хәтта акыллы гына өлкәннәр дә бу начар гадәткә ияләшеп китеп, гомерләрен ачлык, ялангачлыкта төгәлләргә мөмкин.
6 нчы укучы (компьютерга бәйлелекнең зыяны турында сөйли). «Компьютерга бәйлелек» термины кулланылышка 1990 елларда – компьютер технологияләре зур тизлек белән үсеш алган чорда кереп китә. Психологлар бу төр бәйлелекне хисси бәйлелекнең бер төре, дип саный. Ул алко– һәм наркобәйлелекләргә бик охшаган. Ул компьютер кулланучыны уйлап чыгарылган дөньяга, уйдырмаларга, хыялдагы образларга ышану дәрәҗәсенә китереп җиткерә. Кеше бу уйлап чыгарылган дөньяга шулкадәр ияләшә, чын тормышта яшәгән кебек яши башлый, аның аңы томалана. Күрмәгән-белмәгән кешеләргә ияләшә, аларга кадерле вакытын сарыф итә, булган акчасын, мөлкәтен дә бирергә мөмкин. «Компьютерга бәйлелек» дигән бу чир 12–16 яшьлек үсмерләргә бигрәк тә тиз йога, хтта өлкәннәрне дә үз кармагына эләктерә. Үзен ялгыз, кирәксез, булдыксыз санагннарга бу авыру аеруча тиз «йога».
«Компьютерга бәйлелек» авыруының төп сәбәпләре:
– яшьтәшләр, якыннар белән аралашу җитмәү;
– ата-аналарның баланы озак вакыт игътибарсыз калдыруы;
– үз-үзеңә ышанмау, аралашуда кыенлык кичерү;
– яраткан шөгыль булмау, буш вакытның күп булуы;
– һәр яңалыкны үзеңдә татып карау омтылышы;
– башкалар йогынтысына тиз бирелү, үз башың белән эш итә белмәү.
7 нче укучы (телефонга бәйлелекнең зыяны турында сөйли).
Ни өчен кешеләр бу бәйлелеккә дучар була?
Беренчедән, телефоннан аралашу кешедән күзгә-күз очрашып сөйләшүгә караганда азрак көч, вакыт таләп итә. Телефоннан теләсә кайсы вакытта аралашырга мөмкин. Сөйләшкән вакытта тышкы кыяфәтеңне, мимикаларыңны контрольдә тоту мөһим түгел.
Икенчедән, ниндидер проблеманы чишүдән качасы килгәндә, «мөһим» телефон сөйләшүе коткара.
Телефонга бәйлелекне ничек ачыклап була?
Кеше бертуктаусыз телефоннан сөйләшә яки «смс» яза.
Күрше бүлмәдә генә утырган кешегә дә телефоннан шалтырата.
Минут саен телефонын тикшереп тора.
Үзенә ошамаган, хәл итәсе килмәгән берәр хәл чыкса, шунда ук кемгәдер шалтыратып, үзе өчен кызык булган темага сөйләшә башлый.
Телефонны югалту яки ул ватылу – бу төр кешеләр өчен трагедия. Аларның бу вакытта хәтта температуралары да күтәрелергә мөмкин.
Телефон бәйлелегенә үз көченә ышанмаган кешеләр төшә, алар һәр адымнарын кем беләндер киңәшеп башкаралар, ә телефон моның өчен бик уңайлы. Алар шулай җаваплылыктан кача.
Тормышында кызыклы вакыйгалар, мөһим аралашу объекты булмаган кешеләр дә телефон колына әйләнергә мөмкин.
Кайбер кешеләр өчен телефон чылтыравы үзләренең кирәкле кеше булуларына дәлил булып тора.
Бу начар гадәтләрдән үзебезне ничек якларга? Сездә нинди тәкъдимнәр бар? (Укучылар үз фикерләрен белдерә. Аннан соң гомуми нәтиҗә ясала.)
1. Күңелебезгә ошаган шөгыль табарга, вакытны файдалы уздырырга.
2. Ышанычлы дуслар булдырырга.
3. Кызык өчен генә дип тә начар гадәтләргә якын да бармаска.
III. Белемнәрне гамәлдә куллану
«Начар гадәтләргә каршы плакатлар» бәйгесе. (Укучыларның өйдә ясап алып килгән плакатларын анализлау, нәтиҗә чыгару.)
IV. Йомгаклау
Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген ишеткән мәгълүмат сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсәләрне элегрәк тә белә идегез? Нәрсәләрне беренче тапкыр ишеттегез? Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
Гомуми нәтиҗә. Үзеңнең һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген саклау өчен, начар гадәтләргә: «Юк!» дияргә.
Комментарийлар