Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәселдән килгән һөнәр

Ясирә Мөдәрис кызы МӨНӘВИРОВА,Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең Мерәс аерымланган бүлекчәсендәге башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Безнеӊ нәсел 200 елдан артык укытучылык эшчәнлеге...

Ясирә Мөдәрис кызы МӨНӘВИРОВА,

Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең Мерәс аерымланган бүлекчәсендәге башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 22 ел.


Безнеӊ нәсел 200 елдан артык укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, кечкенәдән үк мин бу һөнәрнеӊ нинди җаваплы, мактаулы, авыр, кирәк икәнен аӊлый идем. Һөнәр сайлар чак җиткәч, икеләнеп тормадым, балачактагы хыялымны, беренче укытучым – әбиемне һәм юл күрсәтүче әниемне күз уӊында тотып, җитди карарга килдем: башлангыч класслар укытучысы булам. Беренче мәртәбә беренче класска аяк баскан баланыӊ киләчәге башлангыч класс укытучысыныӊ үз эшен яратуына, зыялылык дәрәҗәсенә нык бәйләнгән. Шуӊа күрә мин укырга һәм язарга өйрәтү дәресләрен педагогик осталык белән оештырырга тырышам, укучыларныӊ дәреснеӊ соӊгы минутына кадәр кызыксынуына ирешергә омтылам.


Минем өчен балалар белән эшләү – зур бәхет. Бары тик балалар гына эчкерсез ярата ала һәм шушы ярату аша канатландыра, ышанычны арттыра һәм илһамландыра . Мин алар белән аралашуны көтәм, аӊа әзерләнәм: кирәкле сүзләрне барлыйм, телдән «күӊелле рәсемнәр» ясыйм. Минем барлык тырышлыгым - тик алар өчен! Балалар белән шөгыльләнү миӊа шатлык һәм рәхәтлек бирә, чөнки сизәм – мин аларга кирәк, алар миӊа. Балалар белән аралашу – ул мәӊгелек яшь булып калу һәм эшкә рухландыру, җан тынычлыгы өчен үзенә күрә бер бәлзәм.


Укытучы үзенеӊ шәкертен һәрвакыт хөрмәт итәргә, аны шәхес итеп күрергә һәм характерыныӊ уӊай якларын таный белергә тиеш, дип саныйм мин. Бала үзен хөрмәт иткәнне сизә, укытучысыныӊ үзенә мөнәсәбәтен аӊлап, үзе дә кара-каршы дуслык белән җавап бирә. Бервакытта да мактауны, җылы сүзләрне кызгынмаска кирәк.


Һәм тагын, балаларны чын күӊелдән яратырга кирәк. Минем уйлавымча, моӊа ирешүне баланыӊ шәхси үзенчәлекләреннән чыгып, бала нинди бар, шундый итеп кабул итүдән башларга кирәк.


Мин озак еллар азкомплектлы башлангыч авыл мәктәбендә эшлим. Аӊа кадәр берничә ел шәһәр мәктәбендә эшләргә туры килде. Эшли башлау белән мин авыл мәктәбенеӊ үзенчәлекләрен сизә башладым. Балалар саны ким булу сәбәпле класслар берләштереп укытыла. Укытучы ел буена барлык бәйрәмнәрне үзе әзерләп үткәрә. Мәктәпнеӊ ремонты, торышы, чисталыгы – барысы да укытучы өстендә. Эш программалырын, көндәлек планнарны, электрон журналларны да 2-3 тапкыр күбрәк тутыра. Мине иӊ борчыганы – укытучы төне буе план яза, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелә, ә түләү бер класс өчен генә.


Соӊгы елларда кечкенә авыллардагы бик күп башлангыч мәктәпләр ябылды, ә калганннарында исә башлангыч класс укытучылары 2 яки 3 классны берләштереп укытырга мәҗбүр. Мин моныӊ, үз тәҗрибәмнән чыгып, бик авыр эш икәнен аӊлыйм. Чөнки бер дәрескә тиешле вакытны 2-3 класска бүләргә туры килә. Укырга-язарга яӊа гына өйрәнүче балага игътибар тиешенчә булмый, ә алар мөстәкыйль эшли белми. Ә бит өлкән класска киткәч, бу класслар, бала саны әз булса да, аерым укытыла. Күп очракта бер класс укучылары икенче класс материалын тыӊлап утыра, үз эшенә бирелеп, фикерен туплый алмый. Бигрәк тә төрле уеннар, кызыклы проектлар, кинофильмнар караганда ничек бала шуӊа игътибар итмичә утырсын?!


Шушылар белән беррәттән, авылда эшләүнеӊ уӊай яклары да бар. Балалар аз булгач, һәр баланыӊ шәхси үзенчәлекләрен беләсеӊ, кайсы яклап үстерергә, ничек ярдәм итәргә икәнен аӊлыйсыӊ. Авыл балалары чиста күӊелле, эчкерсез, укытучыга зур хөрмәт белән карый. Ата-аналар да һәрвакыт ярдәм итеп тора.


Чыннан да, мин үз һөнәремне бик яратам, нәселебез эшен дәвам итүем белән чиксез горурланам, укучыларыма үрнәк булырга тырышам.Үзебезнеӊ мәктәпне дә бик яратам. Һәр көнне яӊа идеяләр, теләкләр белән мәктәпкә бару минем өчен зур шатлык һәм бәхет.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез! Катнашу турында таныклыкны кайчан алып була хэм кая морэжэгать итэргэ. Автор: Ясира

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ