Логотип Магариф уку
Цитата:

Өйрәтүче – укытучы түгел, аннан өйрәнсәләр – укытучы

Гөлнар Илсур кызы ИБРАҺИМОВА,Биектау районы Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, әйтә алам: бала...

Гөлнар Илсур кызы ИБРАҺИМОВА,

Биектау районы Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.


Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, әйтә алам: балаларга бүләк булырдай дәрес булганда гына нәтиҗәсе куандырырлык . Үз артыңнан  һәм үзеңне ияртү өчен көндәлек хәрәкәттә булу зарур.


Бүгенге укучыларымда да, кайчандыр минем укытучыларым  миндә уяткан хис- кичерешләрне уятырга тырышам. Әлбәттә, бөтен кеше дә укытучы булыга , барысы да  үзен балалар укытырга багышларга тиеш, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Әмма һәр кешедә укытучылык яшәргә тиеш. Бала чакта әти-әни өйрәтә,үсеш чорында укытучы ярдәмгә килә, үсеп җиткәч,тормыш кануннарына буйсынасың һәм үзең инде  укытучы  ролендә.


Иң мөһиме – кешелек сыйфатларына ия булу һәм башкаларга ярдәм итү өчен, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү.


...Авыл укытучысы. Кем син? Нинди син? Нинди юллар аша атлыйсың да, нинди үрләр яулыйсың?


Төрле укытучы мәктәпкә төрлечә килә. Кемдер кала, кемде китә...


Бу- тормыш кануны. Укытучы авылда  хезмәт куямы, шәһәрдәме, хезмәтенең катлаулылыгы- һәр укучы күңеленә юл сала белүдә, сәләтләрен үстерүдә шартлар тудыруда. Ә иң мөһиме- укытучы һәр укучының үзен шәхес итеп тануында ярдәм итәргә, үзен, тормышны, дөньяны таный белергә өйрәтергә, укучыда кешелек сыйфатлары, кылган эшләре өчен үзе, иптәшләре, мәктәп, җәмгыять  алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш.


Укытучы хезмәте – бер мизгел генә түгел, ә бөтен бер тормыш ул.


Ә тормыш юлын ничек үтүебез безнең үзебездән тора дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас, минемчә. Үсеп килүче буынга бик күп нәрсәләр турында сөйлисе, аңлатасы килә. Өйрәтүдән бигрәк, һәр укучы белән чын күңелдән аралашасы, аңлашасы килә. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой шундый сүзләр әйтеп калдыра: “Шәхесне өйрәтүнең иң гади кагыйдәсе- башкаларны үзеңә буйсындыру түгел, күбрәк, башкаларга хезмәт күрсәтү. Башкалардан азрак таләп итү , аларга күбрәк ярдәм итү”.


Белемгә, танып белүгә омтылган, белемен башкаларга  тарату һәм арттыру өстендә һәрдаим  шөгыльләнгән укытучы дәрестә “ вакыт үткәрми”, ул – дәрестә укучының танып – белү эшчәнлеген активлаштырып ,” яши”. Ә башкаларны әйдәү- үзең дә өйрәнү дигән сүз ул. Әгәр дә без укучыны , булган барлык җитешсезлекләре белән генә, аны бер дә  идеаль кеше итеп  үстермичә генә кабул итәргә өйрәнсәк, яхшы нәтиҗәләргә беркайчан да ирешмәячәкбез. Укучы белән , аны идеаль кеше итеп  аралашканда  гына без аны үзебез көткән югарылыкка күтәрә алачакбыз.


Үземнең укучыларымны лаеклы, эчкерсез кешеләр итеп күрергә теләр идем. Үземә киңәш , ярдәм сорап килүләрен яратам һәм телим. Миндә үзләре өчен ышанычлы  иптәш, тугры дусны күрүләрен телим.


“Өйрәтүче – укытучы түгел, аннан өйрәнсәләр – укытучы”. Тормыш девизым әнә шундый. Укыту юлламам – балаларда туган җиргә, туган туфракка, олы буынга хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү аша – телнең асылына төшендерү.


    Авыл укытучысы буларак, минем педагогик табышларым  нидән гыйбарәт соң?Үз хезмәтеңә бәя биргәндә, үткән көннәр, кылган эшләр турында уйланасың. Баксаң – гомер заяга узмаган икән! Моның ачык дәлиле- уңай эш нәтиҗәләре.Тагын шунысы куанычлы- үзең турында син укыткан балалар, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләреңнең синең хезмәтеңә уңай бәя бирүләре. Әгәр синең хезмәтеңне күрә беләләр, уңай бәялиләр һәм аларга үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшисең икән, димәк, яшәүнең мәгънәсе бар дигән сүз. Мин моны һәрчак тоеп яшим. Укытучы өчен шуннан да зур бәхет юктыр мөгаен! Ә инде иң куандырганы- үз гаиләңдә синең эшеңне үрнәк итеп алып, алга таба дәвам итүче кешең булуыдыр, минемчә.


Бүгенге көндә гаиләбездә 3 укытучы. Иптәшем – физика, информатика фәннәре белгече, кызыбыз  инглиз һәм татар теле фәннәрен сайлады. Барыбыз да авыл укытучылары. Моны чын бәхет дими, ни дисең?!


Тагын кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмам.


Язмышыма тагын шундый ничә кыңгырау тавышы, күпме дәрес язылгандыр? Билгесез. Әмма мин шуны ачык итеп әйтә алам: бүген мине көтеп торучы укучыларым, алыштыргысыз хезмәттәшләрем, яратып башкарган эшем, эшемне дәвам итүче балаларым, алтын канатым- тормыш иптәшем бар. Хезмәтем  җыр- моң белән үрелеп бара  һәм бербөтен, аерылгысыз булып, юлымны яктырта. Әтиемнән шигъри җанлылык күчсә, әнием исә, җыр, моң чаткылары бүләк иткән.


Телебездә бер гыйбарә яшәп килә : “ Урманда беркайчан да бушлык булмый. Әгәр була  икән – син моңа үзең гаепле”. Минем үткәнем бушлык һәм күңелсезлекләрдән түгел, ә киресенчә - тулы бер тормыш дулкыныннан гыйбарәт. Шул дулкында мин әле дә булса , талгын гына чайкала бирәм. Ишкәкләрем – минем ышанычлы укучыларым. Алар булганда мин дулкын ярсуына бирешмәячәкмен! Әгәр дә миннән :”Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең ?”,- дип сорасалар, җавабым бер генә : “ Бары тик- укытучы!”. Үз һөнәреңә чынлап та бирелгәнсең икән, башкача булуы мөмкин дә түгел. Бүген инде мин , кайчандыр җавапсыз  калган  сорауларыма төгәллек кертә алам :


Үткән юлыма газаплы караш сакламыйммы? Авыл укытучысы булуыма  үкенминме мин? Җавабым: Юк. Чөнки мин куелган максатларыма ирештем.


Бу тормышта  минем үз урыным  бармы? Җавабым : Әйе! Барысыннан да битәр, мин- ана, иремнең яраткан  тормыш  юлдашы.


Мин үземне таптыммы? Җавабым : Әйе! Мин – укытучы! Әйтеп кенә аңлатып булмый торган матур, сихри мизгелләрне үзендә саклый ала алган  Авыл укытучысы мин! Һәм бу исемгә  соңгы сулышыма кадәр тугры калачакмын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ