Орфографик вариантлар – орфографиябезгә игътибар җитмәүдән
«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка бүлекләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчы...
«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка бүлекләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыган сорауларны безгә magarif@bk.ru яки mfahri@mail.ru адресларына җибәреп, «Мәгариф. Татар теле» кушымтасы аша җавап алачаксыз.
Сорау: Соңгы вакытта Хисамов, хилаф дип язылып килә торган сүзләрне Хыйсамов, хыйлаф дип язу очраклары бик сирәк булса да күзгә ташлана башлады. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертүдә булышлык итсәгез иде.
Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә
Гарәп язуыннан файдаланган чорыбызда бер сүзнең берничә вариантта язылышы татар теленең тугыз сузык фонемасын язу өчен сузык аваз хәрефләре җитмәү белән еш кына бәйле булган, чөнки гарәп телендә өч кенә сузык фонема һәм шуларны язу өчен гарәп алфавитында өч кенә сузык аваз хәрефе бар.
Шуннан соңгы (латин һәм кириллица нигезендәге) алфавитларыбызда татар теленең тугыз сузык фонемасы өчен дә махсус хәрефләр булдырылды. Ләкин, кызганыч ки, хәзерге татар әдәби телендә дә орфографик вариантлар бик күп.
Алфавит алыштыру, алфавитка үзгәрешләр кертү турында газета битләрендә мәкаләләр күп булды. Тик, хәзерге татар орфографиясенең фәнни нигезләрен фонетик-график-орфографик-орфоэпик бербөтен система рәвешендә җентекләп өйрәнмәгән-анализламаган хәлдә, ни хәтле чыгымнар тотып, мәдәни мирасыбызны түгеп-чәчеп, кыска гына вакыт аралыгында ике тапкыр алфавит алыштыру орфографиябезне тәртипкә китерә алмаганлыгы күз алдыбызда.
Орфографиябезнең җитешсезлеген кече тел тартыклары өчен алфавитыбызда к, г хәрефләре генә булудан, «һәмзә» өчен һәм ирен-ирен [w] тартыгы өчен махсус хәрефләр булмаудан күрделәр. Шуларны сәбәп итеп, алфавит алыштыру яки алфавитка үзгәрешләр кертү мәсьәләләре күтәрелде.
Тик хәзерге татар язуындагы кыен мәсьәләләр, шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән орфографик вариантлар кече тел тартыкларының к, г хәрефләре белән язылуы, «һәмзә» һәм [w] өчен хәрефләр булмауга гына бәйле түгел, алар башка мәсьәләләр тирәсендә дә бик күп. Мәсәлән:
♦ катыйль//катил вариантлары – гарәп теленнән кергән сүзләрдә калын-каты әйтелешле ط тартыгы;
♦ Фатих//Фатыйх – [т] һәм кече тел [ҳ] тартыклары;
♦ хосусыять//хосусият – калын-каты әйтелешле ص тартыгы;
♦ шәхес//шәхыс – калын-каты әйтелешле ص һәм кече тел [ҳ] тартыгы;
♦ инкяр//инкарь – тел арты – халыкча әйтсәк, «нечкә» [к] тартыгы, шәйтан//шайтан – сузыклар гармониясе;
♦ зиярат//зират//зыярат – киң һәм тар сузыклар, сузык кыскару, компьютер//кампитыр – рус-европа алынмаларын язу һ.б., һ.б. проблемаларга бәйле рәвештә, сүзне ике төрле язу очраклары көндәлек матбугат битләрендә, сүзлекләрдә урын алган, дәреслекләргә үтеп кергән.
Орфографик вариантлар укучы өчен дә, укытучы өчен дә, имтихан бирүче һәм имтихан алучы өчен дә күп уңайсызлыклар барлыкка китерә. Югары уку йортына укырга керүченең язмышын хәл итүдә дә катнаша. Әйтик, укытучы (имтихан алучы) диктантны үзендәге текст нигезендә тикшерә. Ә укучы (имтихан бирүче) орфографик вариантларны тәшкил итә торган берничә сүзне укытучының текстындагыча түгел, башкача язган. Монда имтихан алучының орфография проблемаларын яхшы белүе таләп ителә. Укытучы (имтихан алучы) орфографиянең бозылу очракларыннан орфографик вариантларны аера белергә тиеш. Әгәр ул аларны нечкәләп белмәсә, текстында ничек, шулай тикшерә дә куя. Әгәр укытучы (имтихан алучы) орфоэпия һәм орфография мәсьәләләрен нечкәләп белсә, текстка гына ябышып ятмый, башка вариантта язган имтихан бирүчене акларлык һәм комиссия алдында да бу укучыны якларлык орфографик дәлилләр китерә ала. Хәзерге татар теле орфографиясенең шул хәлдә булуына укучы (имтихан бирүче) гаепле түгел, ләбаса!
Инде кайсыдыр олуг исем иясенең, махсус фәнни анализсыз-дәлилсез, махсус хезмәтләр язып мәшәкатьләнмичә генә «Мин шулай уйлыйм» дигән амбициясе йогынтысында, Хисамов, хилаф дип язылып килә торган сүзләр урынына Хыйсамов, хыйлаф кебек вариантлар әдәби телебездә урын алалар икән, моның кабат орфографик буталчыклыктан башка нәрсә китереп чыгармавы көн кебек ачык.
Мәгълүм ки, кече тел [ҳ], тамак төбе [һ] тартыклары безгә гарәп теленнән үтеп кергәннәр. Гарәп телендә икесе ике фонеманы белдергән خ, ح һәм бер үк фонеманы сүзнең төрле урынында төрлечә белдерә торган ههه хәрефләре бар. Бу хәрефләр катнашында татар теленә бик күп сүзләр үтеп кергән. Гарәп язуыннан файдаланган чорыбызда татар теленең урта яки түбән стиль стиль язуында кече тел [ҳ] тартыгын خ белән дә, ح белән дә белдерү күзәтелә. Ләкин югары стиль график принцип нигезендә язуны мәгъкуль санаган.
Югары стиль язуларына караганда:
خ хәрефе катнашкан хәбир, хәбәр, хәер, холык, хитаб, хезмәт, хорафат, хосусыять, махсус, хыял кебек сүзләр;
ح хәрефе катнашкан хис, хәрәкәт, хәйлә, хәдис, химая, хирыс, хозур, хур, хакыйкать, хиҗаб кебек сүзләр гарәп теленнән безнең телгә үтеп кергән. Гарәп телендә خ һәм ح мәгънә аералар. Мәсәлән, خر «кадады аны», حرمه «хәрам кылды аны» мәгънәләрен аңлата.
Татар теленә үтеп кергән сүзләрдән мисал:
♦ хәлык – خ белән – «барлыкка китерү», ح белән «бугаз» мәгънәләрен аңлата;
♦ хәят – ح белән – «тереклек», خ һәм калын-каты әйтелешле [т] белән «кием тегүче» мәгънәләрен аңлата.
Хәзерге татар әдәби телендә исә خ һәм ح функцияләре сакланмыйча, бер үк кече тел [ҳ] тартыгы белән әйтелеп, х хәрефе белән язылып йөртелгәнлектән, خ һәм ح хәрефләренең мәгънә аеру үзенчәлеге дә юкка чыккан. Хәзерге татар әдәби телендә خ һәм ح өчен махсус хәрефләр булмаганлыктан, алар өчен кече тел [ҳ] тартыгы гына әйтелеп йөртелгәнлектән, бернинди орфоэпик кыенлыклар булмаска тиеш иде. Ләкин әдәби язылышны һәм, аңа бәйле рәвештә, әдәби әйтелешне бозу очраклары бар.
1. Орфоэпиягә һәм орфографиягә фәнни игътибарсызлык сәбәпле, орфографик вариантлар барлыкка килгән.
Мәсәлән, мөхтәрият сүзен мохтәрият дип язганны еш күрергә туры килә. «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» дә аны мохтариять «бәйсезлек» (ГФТР, 282 б.) дип теркәгән.
Кайчак бер үк сүзнең сүзлектә ике урында ике төрле язылып теркәлгән очрак та күзгә чалына. Мәсәлән, «төрле-төрле» мәгънәсен белдерә торган сүз:
♦ мөхтәлиф (ГФТР, 423 б.);
♦ мохтәлиф (ГФТР, 282 б.).
Фатих исеменең Фатыйх варианты да соңгы вакытта көндәлек матбугат битләрендә күзгә еш чалына.
Хәзерге татар әдәби телендә киң таралыш алган хөтбә («вәгазь») сүзен дә «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» хотбә дип теркәгән (ГФТР, 665 б.).
Киң таралыш алган мөхит сүзе дә мохит булып теркәлгән (ГФТР, 423 б.). Аның артыннан орфографик сүзлекләр дә шуны кабатлаган (ТТОС, 1983, 138 б.; ТТОС, 2002, 231 б.; ТТОС, 2010, 177 б.).
Кайбер сүзлекләр исә, әлеге сүзләрне теркәп, язылышы проблемалы булган сүзләрнең орфографиясе турында баш ватып мәшәкатьләнмәгәннәр. Бер принцип – график нигезендә, ягъни рус орфографиясе үрнәгендә языла торган рус-европа алынмаларын теркәп, сүзлекләрдәге сүзләрнең санын «баетып» «котылганнар»…
Фатих исеменең Фатыйх дип язылышын хәзерге чор укучылары (аларның күбесе рус мәктәбендә укый) бозып укудан-әйтүдән качу өчен барлыкка килде, дип әйтәләр. Ягъни Фатих дип язылса, т хәрефен и хәрефе алдыннан үтә дә нечкәртеп (палатальләштереп), х хәрефен рус телендәгечә тел арты тартыгы итеп укыйлар, янәсе. Алайга китсә, әти сүзендәге т хәрефен рус мәктәбендә укучылар гына түгел, шәһәр җирлегендәге кайбер татар теле укытучыларының да палатальләштереп әйткәнне ишеткән бар хәзерге заманда! Бу хәл булмасын өчен, әти сүзен нинди орфография белән язарга алайса?!
Хәзерге татар теленең орфографик сүзлекләренә теркәлеп килгән молебен, молибден, молибденит, монолкль, моногенизм, моряна, монометалл, монокристалл, монистик, монодрама, моноплан, монорельс, монахиня, мохер, монохроматик, хорал, хоппер, хоругвь, хорунжий, хоспис, хорея кебек сүзләр арасында мохтәрият, мохит, мохтәлиф, хотбә, мохит сүзләрендәге хо, мох хәреф тезмәләрен рус мәктәбендә укучы балалар ничек укыр икән соң? Әлбәттә, о хәрефен рус телендәгечә киң әйтелешле сузык итеп укыйлар!
Инде х хәрефенең функцияләрен күздән кичерик:
1. Рус-европа алынмаларында тел арты [х] тартыгын белдерә: химия, меланхолик, хит-парад. Рус орфоэпиясе үрнәгендә әйтелеп йөртелә торган кайбер алынма сүзләрдә хәтта аның палаталь варианты да сиземләнә: Хьюстон.
2. Үз сүзләребездә һәм гарәп-фарсы алынмаларында кече тел [ҳ] хәрефен белдерә: хатын, хан, хат, ахак, холык, мәхәббәт. Рус-европа алынмаларының бик күптәннән кереп урнашып, «халыкчанлашкан»нарында да бу хәреф кече тел тартыгы булып укыла: характер, цех, хром.
Дәреслекләрдә хәрефләрнең функциясен, орфоэпия, орфография мәсьәләләрен тиешенчә аңлату кирәк. Моны мәктәптә гади генә итеп аңлатырга була: рус-европа алынмаларында гына х хәрефен тел арты тартыгы итеп (халыкча әйткәндә, «нечкәрәк итеп») укырга-әйтергә ярый. Калганнарында х хәрефе кече тел тартыгы булып укыла.
Игътибар итик: үз сүзләребездә һәм гарәп-фарсы алынмаларында х хәрефе (гарәп-фарсы алынмаларында хәтта нечкә сузык хәрефләре белән янәшә килгәндә дә) һәрвакыт кече тел [ҳ] тартыгы булып укыла. Шуңа күрә мохтәрият, мохтәлиф дип язуның да кирәге юк, аны татарча әйтелгәнчә-ишетелгәнчә, мөхтәрият, мөхтәлиф дип язу дөрес була.
Х хәрефенең, гомумән, хәрефләрнең функцияләрен истә тотканда да, рухи//рухый, рухият//рухыять, хәсият//хасыять, хиянәт//хыянәт, хилаф//хыйлаф, хәтирә//хатирә, Хисамов//Хыйсамов кебек вариантлар да булмас иде. Орфографик вариантлар – орфографиябезгә игътибар җитмәвен күрсәтеп тора торган мисаллар алар. Сүзлекләргә, дәреслекләргә, шуннан көндәлек матбугаты битләренә үтеп кергән бу җитешсезлекнең сәбәбе – х хәрефенең функцияләренә игътибарсызлык, шушы гади генә мәсьәләне дә дәреслекләрдә җитәрлек дәрәҗәдә аңлатмау нәтиҗәсе. Югыйсә, мөхтәрият, мөхит, мөхтәлиф, хөтбә, рухи, рухият, хәсият, хиянәт, хилаф, хәтирә, Фатих, Хисамов дип язганда да, х хәрефе кече тел тартыгы итеп (хырылдатып!) укыла.
Ни өчен сүзлекләргә мохтәрият, мохит, мохтәлиф, мохит, хотбә дип теркәү кирәк иде? Әлбәттә, сүзлек төзүчеләр шушылай язу х хәрефен дөрес укыту өчен кирәк, дигән изге максаттан чыгып эш иткәннәр (Әлеге сүзләрнең орфографик вариантларына анализ: Абдуллина, 2009, 49-56, 59, 62, 64 б.).
Гарәп-фарсы алынмаларындагы кече тел [ҳ] тартыгының язылышында бер орфографик принципның юклыгы күренә. Нечкә иҗектә язылырга тиеш х хәрефен шул ук позициядәге кече тел тартыклары функциясен үти торган к, г хәрефләре орфографиясенә ияреп язу да күзәтелә. Мәсәлән, кыямәт язылышына охшатып – хыянәт, шулай ук җәмгыять язылышына охшатып – рухыять язылышы барлыкка килгән.
Мөхтәрият сүзен мохтәрият дип язганда, мөгътәбәр сүзен могтәбәр дип язуга иярү бар: мо язу кече тел тартыгын белдерү өчен кирәк, янәсе. Мөхит, хөтбә сүзләренең мохит, хотбә язылышлары да шулай барлыкка килгән.
Искәрмә итеп әйткәндә, могтәбәр дип язу – үзе орфографик кагыйдәне бозып язу, ләкин кызганыч ки, шулай сүзлекләргә теркәлә. Орфографик кагыйдә нигезендә ул мөгътәбәр дип язылырга тиеш (Бу турыда: Абдуллина, 2006, 116-152 б.; Абдуллина, 2009, 33 – 40, 50 – 56 б.).
К, г хәрефләренең функциясе белән х хәрефенең функцияләре бик нык аерылып тора (Абдуллина, 2006, 53-54 б.), шуңа күрә аларны бер орфографик ысул белән язарга ярамый.
Теләк итеп әйткәндә, орфографияне тәртипкә салу өчен, аның эшләнгән хәтлесен өйрәнү дөрес булыр иде. Форсаттан файдаланып, хәзерге татар әдәби телендәге әлеге мәсьәләләргә фонетик-орфографик һәм график яктан анализ ясаган хезмәтләремне укырга тәкъдим итәм: Абдуллина, 2006; Абдуллина, 2009; Абдуллина, 2012. Алар белән галимнәребез, мәгариф әһелләре танышмы-юкмы, гаҗәп ки, ни көндәлек матбугат битләрендә, ни фәнни язмалар арасында аларга бернинди анализ, фикер, рецензия-фәлән күренмәде. Хәзерге татар орфографиясе камиллектән ерак торган бу заманда, фән һәм мәгарифебездәге мондый битарафлык – гафу ителмәслек хәл, дип уйлыйм. Аннан башка эшне фәнни оештыру, орфографияне тәртипкә китерү белән җитди шөгыльләнү мөмкин түгел, югыйсә.
Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:
1. Х хәрефенең нечкә сузыклы иҗекләрдә язылышы ясалма рәвештә артык катлауландырылган, чөнки, фонетикага, графикага игътибар иткәндә, мәсьәләнең ансат кына хәл ителүе күренә.
Чагыштырыгыз:
– татар теленең үз сүзләрендә дә, гарәп-фарсы алынмаларында да к, г хәрефләре кече тел тартыкларын (каты, кайгы; кабих, кабилә; агач, таган; гает, гамәл) гына түгел, тел арты тартыкларын да белдерүгә (күгәрек, тигәнәк; камил, катиб) хезмәт итәләр;
– татар теленең үз сүзләрендә дә, гарәп-фарсы алынмаларында да х хәрефе бары тик кече тел тартыгын гына белдереп килә.
Шуңа күрә кыямәт язылышына охшатып – хыянәт, җәмгыять язылышына охшатып – рухыять, могтәбәр дип язуга ияреп, мөхтәрият сүзен мохтәрият, мөхит, хөтбә сүзләрен мохит, хотбә дип язу кирәк түгел.
2. Х хәрефе катнашкан сүзне калынлык гармониясенә буйсындырып язарга омтылу (Хыйсамов, Фатыйх, хыйлаф, рухый) үзгәртеп коруның урта дәверендә – телебезне милли бизәкләр белән матурлау омтылышы чорында (шулай дип кенә чикләнергә туры килә, чөнки онытылган сүзләребезне әйләнешкә кертү 30-40 сүздән әллә ни артмагандыр) күзгә чалына башлады. Ләкин х хәрефенең гарәп-фарсы алынмаларында һәм үз сүзләребездә һәрвакыт кече тел тартыгы булып укылуы сузыкларның нечкәлек гармониясенә буйсынганча язарга да мөмкинлек бирә: хәзер, хәтер, хәйлә, хәрәкәт, хикәя, хис, Хисамов, Фатих, хилаф, рухи һ.б.
3. Орфографияне тәртипкә салу өчен, тагын бер мәсьәләгә – телебезнең «вертикаль яктан» өч стиленә (югары, урта, түбән) стильләргә игътибар итү таләп ителә:
1) мирас язмаларының югары стилендә график принцип нигезендә язу максатка ярашлы булыр иде: хәрам, хәрабә, хилаф һ.б.; мәгънәви аерыла торган сүзләрне дифференциаль принцип нигезендә язарга була: хәким (галим), хаким (хөкем итүче, идарә итүче).
2) урта стильдә сингармонизмга буйсынганча язарга була: хәрәм яки харам, хәрәбә, хыйлаф;
3) язучы яки журналист түбән стиль персонажларын сурәтли икән, әдәби сөйләмнең гади сөйләмдәгечә бозылышын файдалана ала: Ханәфи исемен Канәфи дип әйтү, мөгътәбәр сүзен мөхтәбәр дип язу һ.б.
Өч стильгә хас бу үзенчәлекләр сүзлекләрдә махсус тамга белән билгеләнергә тиеш, дип уйлыйбыз.
Әдәбият исемлеге
Абдуллина Р.С. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. Монография / Ред. проф. Ф.Ә.Ганиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
Абдуллина Р.С.Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе. Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен / Ред. проф. Ф.Ә.Ганиев. – Казан: «Мәгариф», 2009.
Абдуллина Р.С. Сөйләм культурасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.
Шартлы кыскартылмалар
ГФТР – Гарәпчә-татарча-русча сүзлек. / Төзүчеләр: К.З.Хәмзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш.Сәйфуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.
ТТОС – 2002 – Татар теленең орфография сүзлеге. / Төзүчеләр: Ф.Ә.Ганиев, С.И.Исламетдинова. – Казан: «Раннур», 2002.
ТТОС – 2010 – Татар теленең орфографик сүзлеге. Төзүчеләр: К.Р.Галиуллин, Р.И.Раскулова. – Казан: «Мәгариф», 2010.
Комментарийлар