Педагог – компетент шәхес
Ирина Григорий кызы ЧЕРНОВА,Зәй районы Сарсаз-Баграж төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 22 елКомпетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга...
Ирина Григорий кызы ЧЕРНОВА,
Зәй районы Сарсаз-Баграж төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 22 ел
Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен, нык кына тырышлык куярга тиеш. Укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санамаска; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән сакланырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга; әһәмияте булмаган вак-төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә «ябышып ятмаска» тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында, башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.
Хәзерге заманга ничек яраклашырга, ничек үзгәрергә? Катлаулы сорау. Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыклар тудыруы һәркемгә билгеле.
Безнең мәктәбебездә ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлылыгын камилләштерү өчен мөмкинлекләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала? Үз эшчәнлегем мисалында күрсәтеп үтәргә телим.
Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары икәү. Без һәрвакыт фән буенча, педагогика, укыту методикасы буенча белемнәребезне күтәрү, һөнәри компетентлылыкларны үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барабыз.
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне кабул итеп, заман белән бергә атлап, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәргә тырышам. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирәм. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла.
2015 нче елдан урта мәктәпнең V сыйныфы укучылары ФГОС буенча укый башлады. Татар теле һәм әдәбиятыннан Үрнәк Программаларда укучыларның текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү бурычы аерым пункт итеп куелган. Әлеге бурычны тормышка ашыру йөзеннән, укучылар белән интернеттагы үз белемеңне тикшерү өчен биремнәрдән, төрле дәрәҗәдәге күнегүләрдән, онлайн-тестлардан, Интернет-чыганакларга бирелгән сылтамалардан файдаланабыз, мультфильмнар, видеофильмнар карыйбыз, аудиоязмалар тыңлыйбыз. Әдәбият теориясеннән терәк-таблицалар, әдәби әсәрләргә анализ тәртипләрен, презентацияләр кулланабыз. Болар – укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре.
Соңгы елларда зур тизлек белән үскән Интернет челтәрен үземнең педагогик һәм методик осталыгымны үстерүдә, белемемне күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, сыйныфтагы укучыларым белән аралашуда, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә актив кулланам.
Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.
Ялыктыргыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда, кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә, иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү, ФГОС буенча эшләү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.
Хәзер татар теле һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра.
Без, татар теле укытучылары, бары тик яхшы әзерлекле укытучы гына белем бирүне югары дәрәҗәдә алып барырга, укучыларда тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу өлкәсендә ныклы белем һәм күнекмәләр булдырырга сәләтлеикәнлеген аңлыйбыз.
Комментарийлар