Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус мәктәбендәге татар балаларын татарча ничек сөйләштерергә?

Халисә Рәйхан кызы СИБГАТУЛЛИНА,Яшел Үзән районы Васильеводагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик стажы – 16 ел Авыл укытучысы дигәч, күз алдым...

Халисә Рәйхан кызы СИБГАТУЛЛИНА,


Яшел Үзән районы Васильеводагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 Педагогик стажы – 16 ел


Авыл укытучысы дигәч, күз алдыма туган авылымның кеп-кечкенә башлангыч мәктәбе килеп баса. Яңа салынган, барлык уңайлыклары булган балалар бакчасы-мәктәп комплексында сөенә-сөенә эшли хәзер андагы укытучылар. Авылларга яңа сулыш өреп, шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт җитәкчеләргә. Тик сүзем ул турыда түгел. Авыллар төрле булган кебек, мәктәпләр дә бер-берсеннән бик аерыла. Мин үзем шактый зур рус мәктәбендә эшлим. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын татарча сөйләм теленә, уку һәм язуга өйрәтүгә тукталасым килә.


Милләте буенча татар булса да, рус мохитендә үскән балалар татар телен авыррак үзләштерә. Шуңа да рус җирлегендә яшәүче балаларның татар телен белү дәрәҗәләре татар мәктәпләре белән чагыштырганда шактый түбән. Ата-аналарның да үз телләрендә начар сөйләшүе, татар телендәге тапшырулар карау, китап уку, җыр-музыка тыңлау гадәткә кермәве – барысы да укучыларның татарча аралашу мөмкинлеген бик чикли. Шуңа күрә дә матур, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтүе бик авыр була кайчак.


Икенче буын дәүләт стандартлары бездән яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртүне таләп итә. Мин дә, балаларның үзләре теләп татарча аралашу ихтыяҗын булдыру теләге белән,гадәти дәрес атмосферасыннан чыгарып, алар өчен якынрак булган табигый аралашу тирәлегенә кайтарып, һәрберсен сөйләргә һәм сөйләшергә өйрәтү максатын куйдым.Моның өчен татар теле дәресләрендә дә, дәрестән тыш оештырылган татар теле түгәрәгендә дә ФГОС таләпләренә җавап бирерлек яңа алымнар, ысуллар, кызыксындыру чаралары куллана башладым.


Миңа барлык укытучыларга яхшы таныш Сингапур методикасы ярдәмгә килде. Мондый дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә.Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: барлык бала да сөйләшә, үзенчә, кыенсынмыйча, уйлаганын җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Аларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Ә оялып, кыенсынып торучы укучылар үз сүзен иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Укытучы оештыручы, координатор, консультант ролен башкара. Иң мөһиме: укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм итә. Лидер үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, мондый формадагы дәресләр укытучының нык әзерлекле булуын таләп итә, әмма эшнең нәтиҗәсе яхшы булу-иң мөһиме.


Моннан тыш, татар теле һәм уку дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан, түгәрәк җыеннарында сүзле зиһен сынашу уеннарын куллануны бик отышлы дип таптым. Алар, беренчедән, укучыларны бергә туплап дәрес белән кызыксындырырга ярдәм итә, икенчедән, сүзлек байлыкларын арттыра, өченчедән, иҗади активлыкларын үстерә. Мәсәлән: «Мәкаль атыш», «Төен чишү», «Ак-кара димәскә», «Калын-нечкә», «Очучы синонимнар», «Очучы антонимнар», «Үз урынын тап!» һ.б уеннар. Кайбер дәресләрдә балаларны тынычландыру, уңай эшкә тарту өчен өстәл уеннары куллану кирәк була. Андыйлардан «Әкиятне дәвам ит!», «Сәяхәтче», «Күмәк язу», «Почта» уеннары, төрле темага «Табышмаклы лото», «Домино», кроссворд, чайнворд, ребуслар, табышмаклар чишү һәм үзләре уйлап табу кебек эш төрләре бик кызыклы. Иҗади эшкә тарту максатыннан бергәләп яңа логорифмнар, анаграммалар һәм шарадалар уйлап чыгару, такмаклар ярышы үткәрү, кызыклы хикәяләр конкурслары оештыру, бирелгән рифмага дүртьюллыклар яздыру да отышлы.


Кайбер дәресләрне мин «Йолдызлы мизгел», «Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы», «Батырлар конкурсы», «Шигырь бәйгесе» формаларында уен-дәрес итеп үткәрәм. Шулай ук һәр бәйрәмгә халык җырлары, биюләре, әкиятләре белән концерт куябыз, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Эзлекле рәвештә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эше дә алып барыла.


Билгеле, болар барысы шактый көч куеп дәрескә әзерләнүне һәм бик күп кулланма материал, җиһазлар туплауны сорый. Бигрәк тә танылган шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләре, әкиятләр, халык җырлары һәм көйләре язылган аудио-визуаль чаралар, электрон материаллар, татар телендәге телевизион тапшыру язмалары, ЦОР материаллары, презенацияләр ярдәмгә килә. «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Сабыйга», «Салават күпере» кебек журналлардан алынган материалларны да дәресләрдә бик еш һәм уңышлы кулланырга була.


Гомумән, фантазия булганда, һәр эшне укучыга якын, җайлы итеп бирергә, димәк, татар теле белән кызыксынуын арттырырга һәм матур, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтергә мөмкин, дип саныйм.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ