Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Ләлә ГАРИПОВА,Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыЯшь буынны табигатьнең катлаулы законнары, җәмгыять, кешеләр белән аралашып-килешеп яшәргә өйрәтү – мөгаллимнәрнең һәм...
Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Яшь буынны табигатьнең катлаулы законнары, җәмгыять, кешеләр белән аралашып-килешеп яшәргә өйрәтү – мөгаллимнәрнең һәм ата-аналарның мөһим максаты. Бу белем укучыларда чиксез рухи байлыккка ия булу теләге уята, аларны бәхетле булу юлларын табарга өйрәтә.
Һәрбер укытучы һәм ата-ана үз укучыларының (баласының) сәламәт һәм бәхетле булуын тели. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үз-үзләренә, әйләнә-тирәгә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланамы икән? Ә бит моның “сере” бик гади – сәламәт яшәү рәвешенә омтылу, ягъни:
- физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту;
- зарарлы гадәтләргә өйрәнмәү;
- дөрес туклану;
- кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәттә булу, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылу;
- балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, һәр көнне физик әзерлек күнегүләре үткәрү;
- үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре бирү.
Сәламәт яшәү рәвешенең нәтиҗәсе – физик һәм әхлакый-рухи сәламәтлеккә ирешү. Алар үзара бәйләнешле, чөнки халык юкка гына: “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип әйтмидер. Тән һәм психика сәламәт булганда гына, үзеңдә акыллы һәм көчле ихтыярлы булырга омтылыш тәрбияләргә мөмкин.
Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, уңай гадәтләр булдыру өчен иң кулай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәптә уку чоры. Бу чорда бала күп вакытын өйдә, гаиләдә, әти-әнисе, туганнары янында үткәрә. Өлкәннәрнең үз-үзләрен ничек тотуы балага үрнәк булып тора.
Укытучы, ата-аналар белән бергә, укучыларның сәламәтлекләрен кайгыртырга, һәр укучысының физик хәле белән таныш булырга тиеш. Баланың буе, авырлыгы, күкрәк читлегенең үсешендә артка калу булганда һәм баланың сәламәтлеге какшаган очракларда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.
Физик күнегүләр барыннан да бигрәк умыртка сөяген сәламәт тотуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Умыртка баганасында үзәк нерв системасы урнашкан. Баш миенең дәвамчысы буларак, ул тәннең, барлык органнарның сәламәтлеген тәэмин итә. Тиешле күнегүләр ярдәмендә умыртка сөяген сыгылмалы һәм көчле итеп, канның әйбәт йөрешенә ирешергә мөмкин. Моның нәтиҗәсендә нервлар азот һәм кислород белән тәэмин ителәләр.
Дөрес туклану – тән өчен яшәү чыганагы. Кеше җиңел эшкәртелә һәм үзләштерелә торган ризыкларны күбрәк кулланырга тиеш. Кибеттән сайлап алганда да ризыкның составын карап алу зыян итми. (Кайбер ризыкларның составлары белән танышып китәргә мөмкин.) Ризыкны кабул итүнең вакыты да шулай ук бик әһәмиятле. Балаларны азык кабул иткәндә пөхтәлеккә, азыкны яхшылап чәйнәп ашарга өйрәтергә кирәк. Тешләр гигиенасы да бала сәламәтлеге өчен гадәттән тыш әһәмиятле.
Киеренкелекне бетерү, аны булдырмаска өйрәнү организмны тыныч хәлдә, халәттә тотарга ярдәм итә. Тән һәм акыл кирәгеннән артык киеренке хәлдә булса, аларның эшчәнлек нәтиҗәсе кими. Тән һәм акылның көчен арттыру максатыннан, тәнебездәге энергияне ничек экономияле тотарга кирәклеген белү зарури.
Балаларның күзләрен, колакларын, шулай ук тән тиресен карап, чиста тотарга кирәклеген даими төшендереп тору бик мөһим. Баланы кече яшьтән үк урамнан кергәч бит-кулларны сабынлап юарга күнектерергә кирәк.
Мөгаллимнәр һәм ата-аналар тарафыннан балаларның күзләрен бозылудан саклау турында даими кайгырту сорала. Яктырту приборларының дөрес урнаштырылмавы, китап-дәфтәрләрне күзгә якын китереп уку, вак предметларны озаклап караудан күзнең күрү сәләте кимергә мөмкин. Өстәл артында балаларның дөрес утыруы аларның умырткалык, оча сөякләре кәкрәюен, кулбашларының ялгыш торышын, күкрәк читлеге үсешенең тоткарлануын булдырмау, шулай ук күзләренең сәламәтлеген саклау өчен аеруча мөһим.
Мәктәптә дә, өйдә дә бала утыра торган бүлмәләрнең яхшылап җилләтелүе бала сәламәтлеге өчен аерата әһәмиятле. Шуңа күрә һәр укучының көн саен кимендә 2 - 3 сәгать саф һавада булуы кирәк. Балаларның киенү тәртибенә дә өйрәнү мөһим. Кием, пөхтә һәм чиста булудан тыш, җайлы, җиңел, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган булырга тиеш.
Сәламәт булуның нигезен тәшкил итүче тагын бер чара – ул гимнастик күнегүләр. Гимнастика – физик культураның иң әһәмиятле өлеше. Һәр көн иртән гимнастик күнегүләр ясауга балалар мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренә йөргәндә үк күнектерелә һәм бу юнәлештәге эш мәктәптә уку чорында дәвам иттерелә. Физик күнегүләр еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәсен бирә. Аерым күнегүләрне балалар дәрес вакытында ял минутларында ясыйлар. Бу күнегүләрнең максаты – күңел күтәренкелеген саклау һәм нәтиҗәле акыл хезмәтенә әзерләнү. Балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннарның тәрбияви кыйммәте аерата зур: алар һәртөрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, чыныгу алалар, үзләрендә көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерәләр.
Акыл, тән һәм рух сәламәт булганда, бала кечкенәдән үзендә уңай сыйфатлар тәрбияләп, һәр эштә уңышка ирешә ала. Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Тормышта туган каршылыклар – уңышка ирешү чарасы, ә тормыш – характерны ныгыту, тормышта үзеңнең нинди урын тотуыңны белү мәктәбе. Шушы мәктәпнең дәресләрен уңышлы үзләштерүдә укытучылар, әти-әниләр балаларыбызга бергәләп ярдәм итсәк иде.
Комментарийлар