Логотип Магариф уку
Цитата:

Сезнең хокук, балалар! (Зурлар төркемендә әти–әниләр катнашында белем бирү эшчәнлеге)

Равилә ХӘКИМОВА,Казандагы 415 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеМаксат:– балаларга хокукларын гади һәм аңлаешлы итеп аңлату;– эшчәнлек ахырында хокукый гамәлләр турында нәтиҗ...

Равилә ХӘКИМОВА,
Казандагы 415 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:
– балаларга хокукларын гади һәм аңлаешлы итеп аңлату;
– эшчәнлек ахырында хокукый гамәлләр турында нәтиҗә ясауга ирешү;
– башкаларның хокукларына карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Материаллар: «Серле сандык», «Әлиф­ба» китабы, уенчыклар, туп, яшелчәләр.
Әдәбият: Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В.Закирова, Л.М.Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.


Эшчәнлек барышы
Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, кунаклар белән исәнләшик һәм үзебез белән таныштырыйк.
Балалар, исәнләшеп, һәрберсе үз исемен әйтеп чыга.
Тәрбияче. Һәрберебезнең үзенчәлек­ле, матур исеме бар. Без, исемнәребезне белдерер өчен, түштамгалар әзерләдек.
Һәр бала, басып, үз исеме язылган түштамганы күрсәтә.
– Ә хәзер, балалар, урыннарыбызга утырыйк. Без бүген хокукларыбыз турында белемнәребезне арттырырбыз. Мин сезгә серле сандык алып килдем. Бу сандыкта ниләр бар икән? Шуны карап китик.
Бер бала сандыктан исем язылган түш­тамга ала.
Бала. Бу түштамга безнең үз исемебез булуга хокукыбызны аңлата.
Тәрбияче. Әйе, дөрес! Шуны исегездә тотыгыз: теләсә кайсы телдә әйтелгән иң татлы, иң мәгънәле сүз – ул кешенең үз исеме. Исем – кешенең гомерлек юлдашы, һәр кешегә үз исеме иң якын, иң газиз, иң кадерле булып тоела.
Кеше исемнәре – гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында та төрле җимешләр – исемнәр бар.
Балалар, кайсыгыз үз исеменең мәгъ­нәсен белә?
Балалар үз исемнәренең нәрсә аңлатуын әйтеп чыга.
Бала.
Яхшы исем кыйммәт бар нәрсәдән,
Аннан тугры дусны күрмисең.
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,
Картаймыйча яши һәр исем. (Гамзат Цадаца)
Тәрбияче. Дуслар, әйдәгез, сандыктагы әйберләр белән танышуны дәвам итик.
Икенче бала сандыктан йөрәк рәвешендә киселгән фигураны ала.
Бала. Һәр бала яратырга һәм яратылырга хокуклы.
Тәрбияче. Балалар, сез кемнәрне һәм нәрсәләрне яратасыз?
Балалар. Әти-әниләрне, бакчабызны, дусларны, туган җиребезне.
Тәрбияче. Яратмыйча яшәп булыр иде микән?
Балалар. Юк, яшәп булмый. Яратырга кирәк.
Тәрбияче. Әйдәгез, бу хакта җырлап алыйк.
Балалар «Яратыгыз» (Р.Миңнуллин сүз., Р.Ахиярова көе) җырын башкаралар.
Тәрбияче. Сандыкта тагын ниләр бар икән?
Өченче бала сандыктан «Әлифба» китабын ала.
Бала. Китап – белемлелек билгесе.
Тәрбияче. Безнең илебездәге һәр бала түләүсез белем алырга хокуклы. Һәр елны, көз җиткәч, 1 нче сентябрьдә балалар мәктәпкә укырга баралар. Мәктәп ул – белем йорты. Бу йортка беренче тапкыр атлап керү – һәркем өчен зур бәйрәм. Мәктәптә сезне укырга, язарга өйрәтәләр. Җир, табигать, тормыш серләрен аңларга ярдәм итәләр. Белем алу һәрберебезгә дә кирәк. Һәр бала, белемен баетыр, һөнәрләрен артырыр өчен, мәктәпкә укырга хокуклы.
Тәрбияче.
Сандыктагы кызыклы предметларны карауны дәвам итик.
Дүртенче бала сандыктан туп ала.
Тәрбияче. Һәр баланың ял итәргә һәм уйнарга хокукы бар.
Бала.
Уеннар бит, дусларым,
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Тәрбияче. Әйе, балалар, ял итүнең иң күңелле төре – уен. Уеннар күңелне күтәрә, җитез, өлгер, тапкыр булырга өйрәтә. Әйдәгез, күңелләрне күтәреп, бер уйнап алыйк.
Хәрәкәтле-сүзле «Карусель» уены уйнала.
Тәрбияче. Ә без сандыкны карауны дәвам итик.
Бишенче бала сандыктан әни белән бала уенчыгы ала.
Бала. Һәркемнең гаиләле булырга хокукы бар. (Г.Тукайның «Гаилә» шигырен сөйли.)
Тәрбияче. Гаилә – бәхет ачкычы, ди халык. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Гаилә тормышы ничек корылган булса, баланың киләчәге дә шундый була. Бәхетле гаиләләрнең генә үз балаларын бәхетле итү мөмкинлеге зур була.
Алтынчы бала сандыктан «Сәламәтлек» билгесен ала.
Тәрбияче. Һәр бала сәламәт булырга хокуклы. Безнең илдә һәркем түләүсез дәвалана ала. Әмма иң башта сәламәтлегебезне үзебез кайгыртырга тиеш. Безнең әби-бабаларыбыз да элек-электән балаларының саләмәтлегенә зур игътибар биргәннәр. Балаларына үз теләкләрен шигырь юлларында белдергәннәр.
Бала.
Чыршыдай биек бул,
Нараттай кызыл бул,
Имәндәй таза бул, сау-саләмәт бул!
Җиденче бала сандыктан яшелчәләр ала.
Тәрбияче. Һәр баланы файдалы һәм
сыйфатлы ризык белән тәэмин итәргә тиеш­ләр. Ә кайсы ризыкларда витамин күбрәк?
Балалар. Яшелчә һәм җиләк-җимештә.
Тәрбияче. Әйе, яшелчә, җимешләрләр­нең организм өчен файдасы бик күп. Әгәр сөйләшә белсәләр, ничек мактанырлар иде икән?
Балалар кишер, суган, кыяр, помидор турында шигырь сөйлиләр.
Тәрбияче. Саләмәт булу өчен, витаминлы азыклар ашау гына түгел, хәрәкәтләнү дә бик кирәк. Әйдәгез әле, биеп алыйк.
Яшелчәләр биюе башкарыла.
Тәрбияче. Балалар, без үз хокукларыбызның кайберләре белән таныштык. Нәрсәләр исегездә калды? Җавап бирергә сандыктан чыккан предметлар ярдәм итәр. (Балалар җавап бирә.)
Тәрбияче. Хөрмәтле, әти-әниләр, бала хокукларын яклау – безнең бурычыбыз. «Бала хокуклары турында конвенция»нең төп өлешләрен кабатлап китик. Димәк, һәр бала нәрсәгә хокуклы? (Һәр бала яшәүгә, исемле булуга һәм гражданлык алуга, сәламәтлек саклау системасында иң яхшы чаралардан файдаланырга, гаиләле булырга, ял итүгә һәм уенга, өлкәннәр белән иҗат эшчәнлегендә катнашырга, белем алуга, яратырга һәм яратылырга хокуклы.)
Өлкәннәрнең генә түгел, кечкенәләрнең дә үз хокуклары булуын онытмасак иде. Балаларыбызның киләчәген бергәләп кайгыртыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ