Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәһәрдән авылга кайтып

Зөлфирә Нияз кызы ГОБӘЙДУЛЛИНА,Алабуга районы Морт урта мәктәбенең I категорияле инглиз теле укытучы. Эш стажы – 21 ел.Мин, Гобәйдуллина Зөлфирә Нияз кызы, 1993 елда Алабуга дәүләт педагогик институты...

Зөлфирә Нияз кызы ГОБӘЙДУЛЛИНА,
Алабуга районы Морт урта мәктәбенең I категорияле инглиз теле укытучы. Эш стажы – 21 ел.

Мин, Гобәйдуллина Зөлфирә Нияз кызы, 1993 елда Алабуга дәүләт педагогик институтын тәмамлаганнан соң, Алабуга районының Морт урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли башладым. Бу мәктәп минем икенче йөртыма әверелде, чөнки иремнең дә, аның туганнарының, балаларыбызның да тормышы шушы мәктәп белән бәйләнгән: олылар – укытучылар, балалар – укучылар.


Мин үзем шәһәр мәктәбен тәмамлаган кеше буларак, шәһәр мәктәбе һәм авыл мәктәбе укытучысының тормышы һәм хезмәтенең үзенчәлекләре турында фикер йөртә алам.


Авыл мәктәбе укытучысы һәм аның гаиләсе – авыл халкының игътибар үзәгендә. Син бакчада эшлисеңме, күршеләр белән сөйләшәсеңме - нәрсә эшләсән дә, укытучы икәнеңне онытырга тиеш түгел. Киемең пөхтә, телең чиста, күнелең киң, акылың камил булырга тиеш. Бу беренчедән.


Икенчедән, син бертуктаусыз үз өстеңдә эшләргә тиешсең. Заман таләпләренә туры килү өчен, син компьютерны яхшы белергә, Интернеттан материалны табарга, инновацион технологияләр кулланырга тиешсең.


Өченчедән, син үзеңнең компетентлыгыңны яхшы нәтиҗәләр белән расларга тиеш.


Кайберәүләр: “Авыл мәктәпләрендә эшләү җинел”, - диләр. Янәсе, укучылар саны аз, алар бик тәртипле һәм укытучыларны нык хөрмәт итәләр. Авыл мәктәбендә дә проблемалар җитәрлек шул. Шуларның берсе: укыту процессын хуҗалык эшләрдә катнашу өчен вакытлыча туктатып тору (бакча эшләре, төзелеш һ.б.).


Соңгы елларда авылга читтән килеп урнашучы гаиләләр күбәйде. Алар ни урыс, ни татар түгел. Аларны нинди телдә укытырга? Җитмәсә, күчеп килүчеләр арасында алкоголиклар, төрле сәбәпләр аркасында шәһәрдә фатирларын сатып, авылга күчергә мәҗбүр булучылар күбәйде. Билгеле, аларның балалары мәктәп балалар коллективына тотрыксызлык алып килә.


Күрәсез, шәһәр проблемалары авыл укытучысы өчен ят түгел. Димәк, авыл укытучысы, шәһәр укытучысы ия булган барлык уңай сыйфатларга ия булырга тиеш. Моннан тыш, авыл хуҗалыгын (мал тоту, бакча эшләре) алып бару өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне үзләштерергә тиеш.


Безнең коллективта санап киткән барлык сыйфатларга ия булган укытучылар бар. Мин алар белән горурланам. Алар авылда балаларга белем генә биреп калмыйча, үз үрнәкләрендә бөтен авыл халкын тәрбиялиләр, телне саклыйлар, авылның киләчәген билгелиләр.


Ел саен Морт урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр. Укучыларның уңышлары безгә яңа коч бирә. Әгәр туган җирен яратучы, иҗади шәхесләр тәрбияли алсак, бу безнең очен зур бәхет булыр иде. Ә моның очен укучыны яратырга, үз эшеңнең остазы булырга кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ