Сульфат кислотасы
Гөлназ ШӘЙДУЛЛИНА,Апас районы Морзалар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысыМаксат:белем бирү: сульфат кислотасының физик һәм химик үзлекләрен өйрәнү; кислоталар белән химик т...
Апас районы Морзалар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы
Максат:
белем бирү: сульфат кислотасының физик һәм химик үзлекләрен өйрәнү; кислоталар белән химик тәҗрибәләр эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча белемнәрне барлау; авыл хуҗалыгында һәм кеше тормышында сульфат кислотасының әһәмияте турында күзаллау булдыру.
үстерешле: мәгълүмати чаралар кулланып һәм химик тәҗрибәләр ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү; мөстәкыйль белем туплау һәм фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру; үз-үзләрен һәм иптәшләрен бәяләү күнекмәсен ныгыту.
тәрбияви: төркемдә, парлап эшләгәндә бер-береңне тыңлап, башкалардан өйрәнү теләге тудыру; бер-береңә игътибарлы булу; әйләнә-тирәбезгә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, телевизор, сәгать, МЭНЭДЖ МЭТ, өстәл номерлары; лаборатор тәҗрибә өчен җиһазлар һәм реактивлар; таратма материаллар, А-4 бите, «кояш», «болыт» кисемнәре, җилем; дәреслек (Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г. Неорганик химия-9. – Казан: Мәгариф, 2010).
Дәрестә кулланылган сингапурча укыту структуралары: КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, ФИНК - РАЙТ-РАУНД РОБИН, МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН.
Дәрес барышы.
Дәресне оештыру. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Укучылар бер өстәлдә капма-каршы дүртәүләп утыра. Дәрес сәламләшү белән башлана.
Белемнәрне актуальләштерү. Үтелгән темалар буенча кабатлау. Укучыларга түбәндәге бирем тәкъдим ителә: «Майсыман сыеклык хәлендәге катлаулы матдә, диссоциацияләшкәндә водород атомнары һәм кислота калдыгы хасил була. Ул химия сәнәгате өчен «икмәк» булып тора. Алхимиклар X гасырда ук инде бу матдә хакында хәбәрдар була. Бу нинди матдә булыр дип саныйсыз?» (1 нче слайд.)
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасын кулланып, фикер алышу.
Һәр укучы, 15 секунд вакыт уйланып, сорауга үз җавабын эзли. Шуннан соң, укытучы туктатканчы, төркемдә әйләнә буенча фикер алышалар. Фикер алышуга 1 минут вакыт бирелә. Һәр төркемнән бер укучының җавабы тыңлана.
Укытучы (җавапның дөреслегенә төгәллек кертә). Әйе, бу – сульфат кислотасы. Димәк, бүгенге дәреснең темасы – «Сульфат кислотасы». (2 нче слайд.)
Укучылар, әйдәгез, бергәләп химик матдәләрне өйрәнүнең гомуми планын искә төшерик. (Сульфат кислотасының молекула төзелешен, табигатьтә очравын, физик һәм химик үзлекләрен, куллану өлкәләрен өйрәнергә тиешбез.)
Ә хәзер, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (уйларга-язарга-чиратлап җавап бирергә) структурасын үткәреп алабыз. Һәр өстәлгә сораулар язылган карточкалар куелган. Сорауларга җавапны таблицага язарга кирәк. (Җавапны уйларга – 1, аны таблицага язарга 1 минут вакыт бирелә.) Вакыт төгәлләнүгә, һәр өстәлдән 2 нче номерлы укучы кайсы да булса бер сорауга җавап бирә. Җаваплар тикшерелә. (3 нче слайд): 1. H2SO4. 2. Поляр ковалент бәйләнеш. 3. SO4 , (II). 4. (+6)
Сораулар | Җаваплар |
| |
| |
| |
|
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы. VIII сыйныфта без кислоталарның структурасы һәм химик бәйләнеше белән танышкан идек. Сез беләсез, Составына күкерт атомнары кергән өч төр кислота билгеле. Болар нинди кислоталар?
(3 укучы тактада кислоталарның химик формулаларын яза һәм исемнәрен атый. (Җавап: H2SO4 – сульфат, H2SO3 – сульфит, H2S – сульфид кислоталары.)
Дәреслек белән эшләү. Һәр укучы 13 нче параграфтан кислотаның физик үзлекләре белән таныша һәм дәфтәренә яза. (Күмәк фикер алышу.)
Ял минуты.
МИКС ПЭА ШЭА (кушылу-пар хасил итү-фикер алышу) структурасы тәкъдим ителә. Музыка куела, бөтен укучы хәрәкәт итә. Музыка тынгач, парлар хасил итә. Укытучы түбәндәге сорауны бирә: «Азык-төлек буларак кулланыла торган нинди кислоталарны беләсез?» (Җавап: алма, лимон, серкә, кузгалак … кислоталары.) 15 секунд вакыт бирелә. Укучылар РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып җавап бирә.
Укытучы. Ә хәзер кислоталарга хас химик үзлекләрне искә төшереп үтик. (Укучыларның җаваплары тыңлана.) Укучылар, хәзер сез үзегез сульфат кислотасына хас булган химик үзлекләрне тәҗрибә ярдәмендә исбат итәрсез. Кислоталар белән эш иткәндә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшереп үтү кирәк (4 нче слайд.)
Кагыйдәләрне искә төшердек, тәҗрибәләрне эшли башларга була. Һәр өстәлдә химик тәҗрибәләр ясау өчен аңлатмалы карточкалар һәм реактивлар куелган. Укып чыгыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
Түбәндәге тәҗрибәләр башкарыла.
. Пробиркага 2 мл сульфат кислотасы эремәсе салыгыз. Шуңа бераз цинк вагы өстәгез. Нәрсә күзәттегез? Реакция тигезләмәсен языгыз.
. Пробиркага 1 мл натрий гидроксиды эремәсе салыгыз. Шуңа тамчылап фенолфталеин эремәсе тамызыгыз. Нәрсә күрдегез? Кура җиләге төсендәге эремәгә сульфат кислотасы өстәгез. Нинди үзгәреш күрдегез? Реакция тигезләмәсен языгыз.
. Пробиркага 2 мл сульфат кислотасы эремәсе агызыгыз. Аңа барий хлориды эремәсе тамызыгыз. Нәрсә күзәтелде? Реакция тигезләмәсен төзегез. (Укучылар тигезләмәләрне тактада яза, тикшерелә.)
Укытучы. Укучылар, куертылган сульфат кислотасы кайбер органик матдәләр белән дә реакциягә керә. («Куертылган сульфат кислотасының шикәр пудрасы белән үзара реакциягә керүе» дигән видеосюжет күрсәтелә.) Нәтиҗәдә куертылган сульфат кислотасы сахароза молекуласыннан суны үзенә ала һәм шикәрне күмергә әйләндерә. «Дисахаридлар» темасы үткәндә бу тәҗрибәне үзебез ясап карарбыз.
Сульфат кислотасының әһәмияте һәм аны куллану.
Сорау: кислоталарның әһәмияте бармы һәм нинди? Кара-каршы парлар фикер алыша. (РЕЛЛИ РОБИН структурасы кулланыла.) Һәр укучыга 15 секунд вакыт бирелә. Вакыт төгәлләнгәч, җаваплар тыңлана.
Укытучы. Укучылар, мин сезнең фикерләр белән килешәм. Ә хәзер дәреслекнең 37 нче битеннән сульфат кислотасының кулланылу өлкәләре турындагы мәгълүмат белән танышып чыгыгыз. (Мөстәкыйль өйрәнәләр.) Сорау: нинди яңа фикерләр таптыгыз? (5 нче слайд.)
V. Өй эше бирү. Дәреслектәге 13 нче параграфны укырга, 10 нчы таблицаны анализларга, 1, 2 нче күнегүләрне (38нче бит) эшләргә. (6 нчы слайд.)
VI. Дәресне йомгаклау. Укучыларга билгеләр кую.
Укытучы. Дәресебез сизелмичә дә үтеп китте. Миңа дәрес бик ошады. Сезнең дә бүгенге дәрес буенча фикерләрегез бардыр дип беләм.
Рефлексия. Сезнең алдыгызда чиста «күк йөзе» (А-4 бите) – ул безнең дәрес. Өстәлләрегездә һәрберегез өчен дә «кояш» һәм «болыт» кисемнәре куелган. Әгәр бүгенге дәрестә сезгә барысы да аңлашылса, дәрес ошаса, «күк йөзе»нә «кояш» ябыштырыгыз, әгәр сораулар туса, аларны «болыт»ка язып ябыштырыгыз. Киләсе дәрестә бергәләп җаваплар табарбыз.
Комментарийлар