Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт

Гөлнара Җәүдәт кызы ФАЗЫЛОВА,Саба районы Тимершык урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары. Эш стажы – 21 ел.Кызык... Укытучы авылныкына, каланыкына...

Гөлнара Җәүдәт кызы ФАЗЫЛОВА,

Саба районы Тимершык урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары. Эш стажы – 21 ел.


Кызык... Укытучы авылныкына, каланыкына бүленә мени ул? Хәзер авылда да каладагы кебек яшибез бит: газы, суы кергән зур йортлар, көнкүреш техникасы да каладагыдан ким түгел, мал-туар да кимү ягына бара, булган бер баш сыерны да аппарат белән савабыз, бәрәңге бакчаларыбыз да кечерәя... Укытучы башкара торган эшләр дә каладагы коллегаларның хезмәтеннән әлләни аерылып тормый: шул ук электрон журнал, эш программалары, шул ук БДИ, дәүләт йомгаклау аттестациясе, IT-Чемпионат һ.б.


Ә менә безнең укучыларыбыз, тирәлек, үзара мөнәсәбәт, тормыш темпы, әти-әниләребез, гомумән яшәү рәвешендә аермалар байтак. Һәм бу аерма авыл файдасына дияр идем мин. Авыл җирендә балаларның буш вакытлары да хезмәт, спорт белән бәйле, укучыларны җәлеп итү өчен кул эше, бию түгәрәкләре дә оештырыла, теләгең генә булсын. Башка районнарда ничектер, бездә боз сараенда шөгыльләнергә теләгән балаларны махсус автобус һәр көнне килеп алып китә, китереп куя, район үзәгендә ачылган бассейнга да йөрергә мөмкин, мәктәпнең спорт залы да каладагыга биргесез.


Һәр көн иртән быел гына ачылган яңа, өч катлы, заман таләпләренә туры килә торган, заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпнең ишеген ачып, эчкә үтәм. Мең төрле мәшәкать, тезелеп торган эшләр, электрон почтага килгән дистәләгән хат каршы ала. Укытучының эше җиңелләрдән түгел дисәм, бигрәк йомшак итеп әйткән бу, диярсез. Югары сыйныфта укучы кызыма “Укытучы булырсың” дигәнемне ишетеп, хезмәттәшләрем дә гаҗәпләнәләр. Кем булсын соң ул укытучылар гаиләсендә туып-үскән, көндәлек “педсоветларда” катнашкан укытучы баласы? Һич каршы килмим: укытучы булсын, безнең эшне дәвам итә торган, замана белән түгел, заманадан алда атлаучы, авылны, аның балаларын, табигатен яратучы чын Укытучы булсын. Бернинди алдынгы техника, компьютерлар, интерактив такталар да үз фәнен тирән белгән, яратып башкарган укытучыны алыштыра алмый, дөрес итеп, урынлы кулланганда ярдәм генә итә ала дип саныйм мин. (Дөрес булса, Европаның алга киткән илләрендә такта белән акбурга өстенлек бирә башлаганнар ди.)


Конкурска катнашырга теләгем зур булса да, соңгы көнгә кадәр сузуымның җитди сәбәбе бар: бүген чыгарылыш сыйныф укучылар өчен аттестатлар хәзерләдек, аллага шөкер, имтиханнарны барлык укучылар да уңышлы үтте, тиешле балларны җыя алдылар, елдан-ел катгыйлана бара торган бу сынауда сынатмадылар, тормышта да сынатмасыннар.


Районда икенче ел рәттән 14 яше тулган балаларны җәйге каникул чорында эшкә урнаштыруны оештыралар. Эш бирүчеләргә, мәктәп җитәкчелегенә берникадәр авырлык тудырса да, әти-әни буларак бу күренешне бары тик уңай яктан гына бәяләргә мөмкин: чынлап та, 14 яше тулган егет һәм кызлар өч ай выкытны ничек үткәрергә тиеш соң? Эш ул -  иң яхшы тәрбия чарасы, үзең эшләп тапкан хезмәт хакы да бигрәк кадерле шул.


Замана авыр, дибез... Кайчан җиңел булган соң ул? Егерме беренче елдамы, кырык бердәме? Беркайчан да җиңел булмаган, һәр чорның үз авырлыгы, проблемалары бар. Мәгариф системасының төп проблемасы дип, бертуктаусыз алып барыла торган экспериментларны саныйм мин.  Шулар нәтиҗәсендә системада тотрыклылык югала, уңышсыз килеп чыккан экспериментлар өчен беркем дә җавап бирми. Безнең профессиядә “начар” продукцияне кабаттан эшләп булмый бит.


Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән-үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.


Авыл укытучысы – авылның йөзек кашы ул, башкаларга гафу ителгән ялгышлар аңа гафу ителми, ул хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк, авылдашлар өчен өлге булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ