“Тәрбиядән яраладыр тәрбия”
Миләүшә Фәгыйль кызы Шәйхулова,Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөрмәтле ата-аналар!Ата-аналар да, укытучылар да үзләре тәрбияләгән балаларга өмет баглый....
Миләүшә Фәгыйль кызы Шәйхулова,
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле ата-аналар!
Ата-аналар да, укытучылар да үзләре тәрбияләгән балаларга өмет баглый. Һәрберебезнең алар турында җылы сүз, яхшы фикерләр ишетәсебез килә. Кем генә җимешенең әче булуын, башкаларның аннан йөз чөерүен теләр икән? Һәрберебез балаларыбызның халкыбызга файдалы, үзебезгә мәрхәмәтле, күркәм эшләре белән куандыручы чын Кеше булуларын телибез. Күренекле мәгърифәтчебез Риза Фәхретдиннең “Кеше булыр өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәк”, – дигән сүзләре бик урынлы дип уйлыйм. Галим – баланы өстенә һәртөрле бизәк төшерү мөмкин булган бәһале җәүһәр яки һәрнәрсәне язарга яхшы булган ак кәгазь белән чагыштыра. “Әгәр файдасыз бизәк белән мәгънәсез язу язылса, әлбәттә, бизәкче белән язучы гаепле булыр”, – ди ул. Ә ул иҗатчылар – сез һәм без ул, хөрмәтле ата-аналар.
Җәмгыятебезнең киләчәге – бүген парта артында утырган балаларда.
Һәр укучының мәктәп еллары, бала чагы, үсмер һәм яшьлек еллары аның алдагы бөтен тормышының таяну ноктасына әверелүенә ничек ирешергә?
Таяну ноктасы – ул барыннан да бигрәк, яхшы сыйфатларга ия булу. Кешедә әхлаклылык тәрбияләми торып, икътисади артталыкны да, җинаятьчелекне һәм башка шундый амораль күренешләрне дә бетереп булмый. Әхлаклылык сыйфатлары кешеләрдә кече яшьтән үк тәрбияләнә. Юкка гына халыкта: “Алтыдагы – алтыга, җидедәге – җидегә, сигездәге сигезгә төрләнә”, димиләр. Халкыбызның бөек акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас“ – дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебызның: “Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул! “ дигән шигырь юлларын гына искә төшерү дә җитә.
Мәктәп алдында укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар булдыру, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, индивидуаль мөмкинлекләрен, талантларын ачу бурычы да тора. Төрле белем дәрәҗәсенә ия укучылар бергә укыган авыл мәктәпләре өчен бу аеруча мөһим. Татар халкы киләчәктә талантлы сәнгать әһелләреннән, иҗатчылардан мәхрүм калмасын дисәк, авыл мәктәбенә икеләтә бурыч йөкләнгәнне аңларбыз. Укучыларны аларга тормышта ярдәм итәрлек белемнәр белән тәэмин итү, балаларда аралаша белү культурасы, үзен хөрмәт итә белү сыйфаты тәрбияләү – авыл мәктәбенең төп бурычы булып тора. Андый кешенең хезмәткә дә, кешеләргә дә, тирә-як мохиткә дә мөнәсәбәте, карашы уңай була.
Авылның һәр кешесе игътибар үзәгендә. Очрагына карап бәясе дә биреп куела. Яхшы гаиләдән тәрбияле бала чыкса: “Алма агачыннан ерак төшми”, әгәр киресенчә булса: “Аттан ала да туа, кола да” дип, үз фикерен белдерә халык. Авылдашлар фикере һәр гаилә өчен мөһим. Шуңа күрәдер, ахры, кайбер гаиләләрдә балаларга кирәгеннән артык таләпләр куела, кырыслык хөкем сөрә, ата-аналар балага булган мәхәббәтләрен күрсәтергә куркалар.
Җәмгыятьтә, тормышта үз урыныңны табу өчен, үзеңне ярату, бәяли белү дә мөһим шарт булып тора. Кызын “тәүфыйгың булса, бәхетең булыр”, дип тәрбияләгән бер ана, баласын яңа гаиләдә рәнҗетүләрен белгәч: “Мондый тәрбия гел дөрес түгел икән”, – дип нәтиҗә ясады, кызының бәхетсезлегендә үзен гаепләде. Кыз, чыннан да, бик чибәр, тәрбияле, белемле, уңган. Халык андыйлар турында “кулында гөл үстерә” ди. Ләкин артык тыйнак, кыюсыз. Баланы артык үсендерү дә, артык “кысу” да файда китерми. Без башкаларны хөрмәт итүче, кирәк вакытта үзен яклый да ала торган шәхесләр тәрбияләргә тиешбез.
Үз-үзеңне бәяли белү буш урында һәм кинәттән генә хасил булмый, ә укытучы белән укучының даими хезмәттәшлегендә, гаиләдәгеләрнең бала белән үзара мөгамәләсе, балага булган мөнәсәбәт нәтиҗәсендә тәрбияләнә. Ирексездән тагын Р. Фәхретдин фикерләре телгә килә: “Гарьләнгән белән оялган – гыйлемсез калыр”, “Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.
“Авылда кеше бер-берсен лупа аша караса, укытучыны микроскоп аша карый”, – дигән Хәй Вахит. Чыннан да, укытучының шәхси үрнәге укучыларга да, ата- анага да уңай тәэсир итә. Ләкин бу әле барлык тәрбия эше мәктәп укытучысына гына йөкләнә дигән сүз түгел. Шундый ук таләпләр ата-аналарга да куела. Бу турыда Риза Фәхретдин “Балаларны гүзәл тәрбияләүдә иң мөһим шарт – тәрбияләүче ата вә ананың ... үзләре тәрбияле булуыдыр”, – дигән. Халык та юкка гына: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – димәгәндер.
Хәзерге авыл мәктәбендә белем алуга да, төрле яклап үсешкә ирешергә дә мөмкинчелекләр бар. Бөтен уңайлыклары булган мәктәп, укучылар санының чагыштырмача аз булуы һәр балага индивидуаль якын килү өчен мөмкинлекләр тудыра. Дәресләрдән соң түгәрәкләр эшли. Балаларыбызга ни кирәген вакытында билгели белү генә кирәк. Бер авылда үзара тыгыз элемтәдә яшәгән укытучы, укучы, ата-ана өчен бу чишә алмаслык проблема түгел.
Балаларыбызны тиешенчә тәрбияләү – уртак максатыбыз. Мәктәп белән гаилә үзара килешеп, бала мәнфәгатен уйлап эш итсә генә, тәрбия өлкәсендә уңышларыбыз булыр. Әгәр дә, мәсәлдәге кебек, төрлебез төрле якка тартсак, үзебез дә хәлдән таярбыз, “арбабыз” да урыныннан кузгалмас. Эш тәҗрибәмнән чыгып, моңа шактый мисаллар китерергә мөмкин.
Телефонга чакырдылар. Трубкадан бер әнинең борчулы тавышы ишетелде. “... Бигрәк үзсүзле. Чәчен үрдермәде, шул тузган чәче белән мәктәпкә китте. Сез дә әйтеп карагыз әле”, – диде. Без бу гаилә белән бер-беребезгә бик рәхмәтле. Эльвира мәктәпне медальгә тәмамлады, укытучы һөнәрен сайлады. Ә бит беребез дә әллә ни көч куймады. Балага өйдә дә, мәктәптә дә бер үк таләпләр генә куелды. Әлбәттә, бала безнең арадагы сөйләшүне белмәде.
“Балачагы югала бит аның, тагын кайчан уйный ул?” – дип гаҗәпләндерде бер әни, кызының дәресләргә әзерләнеп йөрмәгәнен әйткәч. Чыннан да, кызның балачагы бик дәвамлы булды. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч кенә “үсеп китте”. “Их, укымастай да булмаган икән”, – дип уфтанды ата-ана.
Бер укучым еш кына дәресләр калдыра, кайбер дәресләргә керми башлады. Бу турыда әйткәч, әни кеше улын якларга ташланды. “Айрат та китә дәресләрдән, аңа бер сүз дә әйтмисез”, – диде ачулы әни. Мәктәпне тәмамлагач, егет техникумга керде. Ләкин... “Без аны укый дип йөрибез, ә ул... ”, – диде әни кеше.
Халыкның гасырлар буе туплаган хәзинәләренә, үзе дә алты бала атасы, тәрбияче, галим Р.Фәхретдин хезмәтләренә мөрәҗәгать итсәк, тәрбия мәсьәләсендә ялгышмабыз дип уйлыйм. Чыгышымны да Риза казый сүзләре белән төгәллисем килә: “Вакыт үткәннән соң, үкенүдән бер файда да юк”. “Баласыннан кадер-хөрмәт өмет иткән ата һәм ана, балаларын тәрбияләгәндә, бернинди җитешсезлекләр дә җибәрергә тиеш түгел”.
Комментарийлар