Тиңдәш кисәкләр (Сингапур структураларын кулланып уздырылган татар теле дәресе. VIII сыйныф, татар төркеме)
Әлфия МӘГЪДӘНОВА,Чаллыдагы А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:− укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатл...
Әлфия МӘГЪДӘНОВА,
Чаллыдагы А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
− укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру;
− тиңдәш кисәкләрне сөйләмдә дөрес куллана белүләренә ирешү; балаларның логик фикерләү, уйлау сәләтен, монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;
− балаларда татар теленә карата ихтирамлы караш, Габдулла Тукай иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров. − Казан: Татар. кит нәшр, 2011), проектор, ноутбук, магнитофон.
Күрсәтмә һәм таратма материал: Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган таблицалар, кәгазь битләре, карточкалар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, схемалар, татар халык бию көйләре язылган аудиоязма.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру һәм ныгыту.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ
2. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.
3. Дәрес максатын бергәләп ачыклау.
МЭНЭДЖ МЭТ
– Димәк, бүген дәрестә төрле структуралар кулланып эшләрбез, алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.
II. Актуальләштерү
1. Г.Тукайның «Эшкә өндәү» шигыреннән өзек уку.
Фикер алышу (сорау−җавап).
− Бу шигырьнең исеме ничек? Авторы кем?
– Без ни өчен дәресне Тукай шигыре белән башладык? (Иртәгә, 26 апрель – бөек шагыйребезнең туган көне.)
– Әйе, балалар, апрель ае – Тукай ае. Бу дәрестә аның шигырьләрен тагын ишетербез әле.
– Ә хәзер соңгы юлга игътибар итегез әле, анда сезгә таныш кисәкләр юкмы? (Бар, бик тыныч һәм бик җиңел сүзләре – тиңдәш кисәкләр.)
– Алар җөмләнең нинди тиңдәш кисәкләре? (Тиңдәш хәлләр, каршыларсың сүзен ачыклыйлар, соравы – ничек?)
(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, хезмәтнең кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру.)
– Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? (Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.)
2. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД
– Алдыгыздагы буш карточкага Г.Тукай иҗаты буенча бер сорау язасыз һәм шул соравыгызны йөзгә-йөз утырган иптәшегезгә бирәсез. Иптәшегез җавап бирә, җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Алга таба ул сезгә сорау бирә, сез җавап бирәсез, җавапларда тиңдәш кисәкләр булырга тиеш. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.
– Ә хәзер һәр командадан 1, 4 нче укучыларны тыңлыйбыз. Соңыннан һәр укучы тиңдәш кисәкләрне генә әйтеп чыга. Җөмләгезне дәфтәрләргә язып куясыз.
III. Алган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру
1. Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү.
– Укучылар, сезгә карточкалар өләшенгән. Төркемегез белән эшлисез. Карточкаларда сораулар язылган. Сез башта укып чыгасыз, аннан соң һәрберегез җавапларны уйлый. Уйлап бетергәч, түгәрәк буенча әйтеп чыгасыз һәм, бергә киңәшеп, сорауларга җавап әзерлисез. Җавап бирүчене үзегез билгелисез.
1 нче төркем
Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез? Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?
2 нче төркем
Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар нинди төрләргә бүленә?
3 нче төркем
Гомумиләштерүче сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез? Алар ничек белдерелә?
(Һәр командадан 1 укучы гына җавап бирә.)
2. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН
1 нче төркемгә – «Туган авыл» шигыреннән, 2 нче төркемгә – «Исемдә калганнар» әсәреннән, 3 нче төркемгә «Шүрәле» әкиятеннән өзек язылган карточкалар таратыла. Шигырь юлларыннан тиңдәш кисәкләрне табарга, кайсы җөмлә кисәге икәнлеген билгеләргә. Төркемнәрдә эшлиләр. Укучылар түгәрәк буенча фикер алышалар.
3. Дәреслек белән эш (243 нче күнегү)
– Тексттагы тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре булырга тиеш, шуларны иңгә-иң утыручы иптәшегез белән билгелисез. Сезнең алдыгызда номерлар язылган карточкалар бар, анда ничәнче номер язылган, шул номер биремен эшлисез. 1, 3 нче укучылар җавап бирәләр. (1 нче команда – 1, 2 нче биремнәрне, 2 нче команда – 3, 4 нче биремнәрне, 3 нче команда – 5, 6 нчы биремнәрне тикшерә, схемаларын дәфтәрләргә язып куялар.) Һәр пардан 1 укучы җавап бирә һәм, тактага янына чыгып, схемаларын сыза бара.
Нәтиҗә: тиңдәш кисәкләр янында өтерләр, сызыклар, ике нокта, нокталы өтерләр дә куела ала икән.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Комментарийлар