Төп максат – һәрвакыт бер
Ләйлә ХАРИСОВА,Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасарыКүпьеллык тарихы булган Мөслим районы мәгариф идарәсе методик хезмәте, методик кабинеттан – республика мәгъ...
Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары
Күпьеллык тарихы булган Мөслим районы мәгариф идарәсе методик хезмәте, методик кабинеттан – республика мәгълүмати-методик үзәге филиалына, аннары район башкарма комитеты мәгълүмати-методик үзәгенә әверелеп, 2014 нче елда мәгариф идарәсе белән бергә кушылды. Төп максат һәрвакыт бер – мәгариф оешмаларын методик яктан тәэмин итү һәм аларга педагоглар эшчәнлеген заман таләпләреннән чыгып оештыруда булышу. Методик хезмәт бүген дә педагогларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, һөнәри үсешләрен, мәгълүматка, методик әдәбиятка, белем алуга ихтыяҗларын тәэмин итү, алдынгы уңай тәҗрибәне тарату бурычларын хәл итә. Ләкин заман алга барган саен, яңа бурычлар да өстәлә. Мәгариф оешмаларының «Электрон мәгариф»тә эшчәнлеген тәэмин итү, укытучылар өчен методик ярдәмлекләр булдыру, укыту-тәрбия процессына яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын, заманча компьютер технологияләрен кертү, бердәм дәүләт имтиханнары форматында белем сыйфатын бәяләү кебек күптөрле яңа бурычлар методик хезмәтнең үз югарылыгында булуын таләп итә.
Районда методик хезмәтнең еллар буена формалашкан үз структурасы бар. Методик эшне нәтиҗәле итүдә мәгариф идарәсе каршында оештырылган Методик совет, фән укытучыларының, тәрбиячеләрнең, сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләрнең 19 методик берләшмәсе әһәмиятле роль уйный. Шулай ук мәктәп, балалар бакчаларында 130 методик берләшмә эшли. Берләшмәләр утырышында ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелеп, инновацион тәҗрибә таратыла, заманча укыту технологияләре практикада өйрәнелә, укыту нәтиҗәләре анализлана. Методик берләшмәләр кысаларында ел да 60 ка якын районкүләм, 15-16 район-төбәкара семинарлар, 3-4 республикакүләм чара үткәрелеп тора. Вакытлы матбугат чараларында йөздән артык педагогның язмалары басыла.
Республика белем күтәрү уку йортлары белән эшлекле хезмәттәшлек оештырылган. Казан шәһәре Мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) федераль универстеты, Алабугадагы филиалы, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Икътисад һәм идарә институты, Минзәлә педагогия көллияте, Республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге белән аеруча тыгыз элемтәдә эшлибез. Укытучы-тәрбиячеләрнең белемен күтәрүдә аларга таянабыз. Ел да райондагы педагогларның 35-45 проценты йә районга белгечләр чакырып, йә уку йортлары каршында оештырылган курсларга җибәрелеп белемен камилләштерә. Педагогларыбыз заманча технологияләрне үз эшчәнлекләрендә киң куллана, һәммәсе дә Интернет киңлекләрендә, «Электрон мәгариф» мәгълүмат системасында иркен эшли. Зур тизлек белән үсә торган Интернет челтәрен үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Район методик берләшмәләренең, укытучы-тәрбиячеләрнең шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Һәр педагог электрон иҗат лабораторияләре булдырды, иҗат төркемнәре тарафыннан электрон уку ярдәмлеклэре төзелде. Аларда тема буенча дәрес материалыннан тыш өстәмә мәгълүмат тупланып бирелә. Үз белемеңне тикшерү өчен биремнәр, төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, онлайн-тестлар урнаштырылган, интернет-чыганакларга сылтамалар бирелгән. Фән буенча видеофильмнар карарга, аудиоязмалар тыңларга мөмкин. Электрон китапханә белән эш итәргә була.
Укытучыларның электрон мәгариф өлкәсендә компетентлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, гимназия базасында компетенция мәктәбе эшли, анда район, республика, регионара семинарлар даими үткәрелеп, алдынгы уңай тәҗрибә тәкъдим ителә. Гимназия укытучылары тарафыннан үрнәк электрон дәреслекләр, аудиокитаплар, иҗади электрон лабораторияләр эшләнде. Хезмәтләре республикада югары бәяләнеп, күп кенә районнар, күрше республикалар укытучылары тәҗрибә уртаклашырга килделәр. Болар барысы да белем бирүнең сыйфатын яхшырту, укучыларның укуга булган теләкләрен үстерү максатына хезмәт итә. Хәзерге вакытта Мөслим гимназиясе үрнәгендә телефон, планшет кебек җиһазларны да уку-укыту процессында файдалы кулланылышка кертү өстендә эшлибез.
Дөнья бик тиз үзгәрә, алга бара, технологияләр дә туктаусыз яңара. Бүгенге шартларда безнең бурыч – балага белем бирү генә түгел, ә бәлки фикерли белгән, яңалыкны тиз кабул итә алырдай кешеләр тәрбияләү. Укучыларны ирекле, үз фикерен белдерә алучы шәхес итеп тәрбияләргә тиешбез. Бары тик шундыйлар гына киләчәктә конкурентлыкка сәләтле булачаклар. Шуңа күрә соңгы елларда балаларда нәкъ менә фикерләү сәләтен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән эш алымнарын кертүгә аеруча зур игътибар бирелде. Бүгенге көндә Мөслим үзәгендәге лицей укытучыларны Сингапур технологияләренә өйрәтү үзәге – “өстенлекле мәктәп” дип йөртелә. Ул район укытучыларын Сингапур технологияләренә даими укыту-өйрәтү мәйданчыгы булып тора. Шушы максаттан лицей укытучыларының республикакүләм, районара семинарларда күрсәтерлек, таратырлык уңай тәҗрибәләре булдырылды.
Укытучыларның һөнәри осталыгын үстерүдә һөнәри бәйгеләр зур әһәмияткә ия. Соңгы елларда район укытучылары бу юнәлештә аеруча активлаштылар. Һөнәри бәйгеләрнең иң зурлары, әлбәттә, «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Ел сыйныф җитәкчесе». Район педагоглары аларда бик теләп катнашалар, һәр бәйгенең муниципаль этабында 30-35 укытучы чыгыш ясый. Ел да яңа талантлар, яңа исемнәр ачыла. Бәйгеләрдә бүгенге көндәге осталык кына түгел, укыту-тәрбия нәтиҗәләре дә исәпкә алына. Дистәдән артык педагог, региональ этаптагы бәйгеләрдә катнашып, уңышлы чыгыш ясый. Методик хезмәт тарафыннан оештырыла торган «Иң яхшы методик кабинет», «Иң яхшы укыту кабинеты», «Мәктәптә методик эшнең иң яхшы моделе», «Иң яхшы иҗат лабораториясе», «Иң яхшы бизнес-проект» муниципаль бәйгеләре аеруча популяр. Һәр елны сиксәнләп укытучы, тәрбияче, республика һәм россиякүләм үткәрелгән дистанцион бәйгеләрдә катнашып, диломант, лауреат исемнәренә лаек булалар, призлы урыннар яулыйлар. Төрле дәрәҗәдәге грантлы бәйгеләрдә катнашып, грант откан укытучыларыбыз саны арта бара. Республикада «Укытучы-эксперт», «Укытучы-мастер», «Укытучы-остаз», «Өлкән укытучы» грантлары булдырылды. Алар арасында районыбызның 18 укытучысы булу – куанычлы хәл. Узган ел 1 укытучыбыз өстенлекле милли проект бәйгесе кысаларында Россия грантын алуга иреште.
Методик хезмәт укытучыларның хезмәтен бәяләүгә үз өлешен кертә. Районда 23% педагог – Россия Федерациясе, 65% ы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары бүләкләренә лаек булган белгечләр.
Методик эш – белем сыйфатын күтәрүдә төп чараларның берсе. Мәктәпләрдә бу эшне мәктәп җитәкчеләре алып бара. Аларның барысы да югары белемле, менеджмент курсларында белем алдылар. Мәгариф идарәсендә методик эш белән турыдан-туры методистлар җитәкчелек итә. Аларның һәммәсе дә – республика грантына лаек булган компетентлы белгечләр, күбесе югары категориягә ия. Ел дәвамында методистлар бер генә мәктәпне дә, бер генә җитәкчене дә, бер генә укытучыны да игътибардан читтә калдырмыйлар. Аеруча IX, XI сыйныфларга игътибар зур. Мәгариф идарәсе уку елы дәвамында, укучыларның имтиханнарга әзерлеген яхшырту максатыннан, күптөрле чаралар оештыра. Имтиханнарга катнашы булган барлык категория кешеләр: укучылар, укытучылар, әти-әниләр, класс җитәкчеләре, фән ияләре белән максатчан эш алып барыла. Белем сыйфатын күтәрү максатына юнәлдерелгән сынап карау имтиханнары, очрашулар, киңәшмәләр, укыту-өйрәтү семинарлары даими үтеп тора. Чыгарылыш сыйныф укучыларының дөрес һөнәри юнәлеш буенча китүенә, профиль сыйныфларын, имтихан бирү фәннәрен дөрес сайлавына ирешү максатында профориентация эше киң җәелдерелде. Имтиханнарга әзерлектә өстәмә белем бирү мөмкинлекләрен арттыру, сыйфатлы белем бирү өчен мәктәпләрнең матди-техник базасын яңа җиһазлар белән тулыландыру өстендә һәрдаим эш бара. Балалар бакчасыннан ук балаларда укуга кызыксыну уяту буенча чаралар күрелә. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның белемнәрен күтәрүгә зур игътибар бирелү дә юкка түгел. Бүгенге көндә балалар бакчаларында эшләүче 130 тәрбияченең 78 проценты югары белемле, 67 проценты – югары һәм беренче категорияле белгечләр, ә җитәкчеләрнең һәммәсе дә югары белемгә ия. Мәктәпкәчә тәрбия оешмаларында инновацион эшчәнлекне киң җәелдерүдә район үзәге «Карлыгач» балалар бакчасы базасында заманча эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы төзү әһәмиятле роль уйнады.
Милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә методик хезмәт нәтиҗәле эш алып бара. Эшчәнлегебез нәтиҗәсе буларак, районыбыз мәгариф идарәсенең милли мәгариф эшчәнлеге 2015 нче елда «Милли мәгариф үсеше» республика рейтинг нәтиҗәләрендә – II, 2016 нчы елда исә I урынны алды. Районда милли мәгариф буенча әледән-әле масштаблы чаралар үткәрелеп тора. Укучылар фән бәйгеләрендә, бердәм республика имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Соңгы өч елда татар теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм фән бәйгеләрендә укучылар 28 шәхси призлы урын яуладылар. 2 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада җиңүгә иреште. Район үзәгендәге «Ләйсән», «Кояшкай», «Карлыгач» мәктәпкәчә учреждениеләре республикада балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча үткәрелә торган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә грантларга лаек булдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе һәм аерым укытучыларының сайтлары «Белем җәүһәрләре» республика бәйгесендә даими алдынгы урыннарны яулап килә.
Мәктәпләрдә белем бирүче 350 укытучының 88 проценты югары белемле, 76 проценты – беренче яки югары категорияле белгечләр. 57 процент укытучының эш стажы 20 елдан артык, 11 проценты исә – 5 елга кадәр эш стажы булган яшь белгечләр. Фәннәрне белгечләр укытканда гына, сыйфатлы белем турында сүз булырга мөмкин. Районда бу мәсьәлә, бер методик тема астында база мәктәпләре челтәренә берләшкән белем бирү оешмаларын туплап, уңай хәл ителде.
Яшьләргә ярдәм йөзеннән, районда «Яшь укытучылар» берләшмәсе оештырылып, күп еллар уңышлы гына эшләп килә. Яшь белгечләр өчен ачык ишекләр, хезмәттәшлек көннәре даими оештырыла. Күрше районнар укытучылары белән «дуслык күперләре» төзелә. Югары уку йортын тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшләргә теләмәгән яшьләр бүген һәр җирдә җитәрлек. Шунлыктан безгә эшкә кайтучы яшь педагогларыбызны үз белгечлекләре буенча урнаштырып барырга тырышабыз. Шулай да район укытучылары арасында 30 яшькә кадәр булган педагоглар 15% кына тәшкил итә, бу, әлбәттә, бик аз. Чөнки мәгарифне заман таләпләренә яраклаштырып үстерүдә һәр яңалыкны тиз кабул итеп үзләштерә алырлык яшь белгечләр булу бик мөһим.
Районда белем сыйфатын күтәрү һәрвакыт көнүзәк бурыч булып кала. Бу юнәлештә мәгариф идарәсе методик хезмәте максатчан эшли. Соңгы ике елда БДИ нәтиҗәләре район укучыларының белемнәре республика укучыларыныкыннан түбән булмавын күрсәтте, аерым фәннәрдән күрсәткечләр күпкә яхшырды. Димәк, мөмкинлекләр бар. Бүген укытучыларга, методистларга иҗади эшчәнлек һәм үҗәтлек күрсәтеп, тагын да зуррак уңышларга ирешүне максат итеп куябыз.
Комментарийлар