Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш яме – хезмәттә

Дилшат Сәгыйт улы МӨХӘММӘДИЕВ,Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең технология укытучысы. Эш стажы –  41 ел.Мин – авыл укытучысы. Шуңа да бу һөнәрнең никадәр авыр, шул ук вакытта кызыклы һәм мактаулы икәне...

Дилшат Сәгыйт улы МӨХӘММӘДИЕВ,
Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең технология укытучысы. Эш стажы –  41 ел.

Мин – авыл укытучысы. Шуңа да бу һөнәрнең никадәр авыр, шул ук вакытта кызыклы һәм мактаулы икәнен беләм. Хезмәтемне яратып башкарам, хәтта өйдә дә гел укучыларым турында гына уйлыйм, алар турында борчылам, уңышларына куанам. Менә 41 ел инде һәр көн мәктәпкә укучыларым, яраткан хезмәттәшләрем янына ашыгам.


Армия хезмәтеннән кайткач, зур тормышка аяк басканда, миңа кем булырга дип озак уйлап торырга туры килмәде, һәр сүземне, тел-сөйләмемне, фикер сөрешемне, үз-үземне тотышымны, төс-кыяфәтемне, хәтта һәр адымымны күзәтеп торган якыннарым, зур ихтирамга лаек булган мөгаллимә, әтиемнең апасы: “Син, һичшиксез, укытучы булачаксың”, - дип фаразлыйлар иде. Нәкъ шулай чыкты да: педагогия техникумын, соңыннан институтны тәмамлап, аерылгысыз мәктәп сукмагына таба атладым. Еллар үтте, мин дә үземнең яраткан укытучыларым кебек тәҗрибә тупладым, белгәннәремне башкаларга өйрәтү белән шөгыльләндем, гыйлем тараттым, кул эшләре осталыгына өйрәттем. Тырышлыгым да бушка китмәде.


Үземнең эшем турында да, хезмәттәшләрем, бигрәк тә остаз-укытучыларым, беренче укытучым хакында сәгатьләр, көннәр буе сөйли алыр идем. Еш кына тәүге укытучымны искә төшерәмдә күземә яшьләр килә. Күз алдымда һәрчак ыспай,  матур гәүдәле, оста итеп гармун да уйнаучы, җырчы апа килеп баса.


Авыл укытучысы! Син биргән гади инә белән үз коесыннан уч тутырып су эчәр өчен укучыларың гомер буе кое казый. Мин дә шушы изге һөнәр иясемен. Мин дә беренче беренче укытучым биргән инә белән казынам, ә башкаларга үзем шул серле әсбап булган белем,  осталык инәсен өләшәм. Казынып эзләнгән саен, уйлап тапкан методик табышларым күзгә бермә-бер күренеп арта. Республика фән олимпиадаларында, конкурсларда призлы урыннар укучыларым исемен бизи. Укучыларны табигать дөньясы гына түгел, хезмәт, иҗат, төзелеш дөньсы да чолгап алу зур әһәмияткә ия. Кешенең матурлыгы хезмәттә, осталыкта тагында яктырак ачыла. В.А.Сухомлинскийның: “Сез үзегездә нинди генә һөнәр сайласагыз да, аның нечкәлекләрен белергә, һәр эшне намус белән башкарырга тырышыгыз. Шулай иткәндә генә сезнең эшегез “көлеп” торыр, үзегезгә дә, кешеләргә дә бәхет китерер”, - дигән.


Методик табышларга, кул эшләре осталыгына өйрәнү, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Кечкенә генә җиңүләргәдә зур шатлык кичерәм. Үз алдыма куйган максатларга ирешергә  тырышам. Кеше һәрвакыт үз алдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тоярга мөмкин.


Үземә күптән таныш тормыштан мин


Яңалыклар эзлим бүген дә,


Тик барыбер ерак истәлекләр


Калкып чыга күңел түрендә.


Укытучы, аеруча авыл җирендә, таныш кеше, аннан киңәш сорыйлар, аңа аерым таләпләр куялар, аның белән тигезләнергә тырышалар. Шулай итеп укытучының тормышы, эше, аның профессиональ эшчәнлегенә тулысынча һәм тулаем буйсына. Мондый эш белән яшәү гади түгел, ләкин бик кызыклы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ