Тормышыбызның иң мөһим өлкәсе
Хәйретдинова Роза Тәлгать кызы,Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Укучыларга белем һәм тәрбия бирү – м...
Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Укучыларга белем һәм тәрбия бирү – мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр катнашында алып барыла торган бербөтен процесс. Белемле булсын өчен, бала тәрбияле дә булырга тиеш. Бүген сезнең белән кадерле балаларыбыз, аларның тәрбиялелеге, бала тәрбияләүдә элек-электән килгән гадәтләр, тәртипләр турында сөйләшербез. “Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр”, – ди татар халык мәкале. Чыннан да, без баланың бүгенгесе генә түгел, аның киләчәк тормышы өчен дә җаваплы. Шуның өчен дә бала тәрбияләү гаять җаваплы, катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч хезмәт булып тора. Без авыл җирендә яшибез. Бәлки бала тәрбияләүдә авыл яки шәһәр мохитендә яшәүнең әллә ни зур аермасы юктыр. Ә бәлки без авыл җирендә яшәп, балалар тәрбияләвебез белән күпкә бәхетлерәктер. Чөнки авыл, ни әйтсәң дә, табигатькә якынрак, безнең үткәнебез белән ныграк бәйле кебек. Әйдәгез, фикерләшеп карыйк әле.
Тәрбия турында сөйләшкәндә, без аны түбәндәгечә бүләбез: әхлак тәрбиясе, хезмәт тәрбиясе, экологик тәрбия, эстетик тәрбия, физик тәрбия, патриотик тәрбия һ.б.
Әхлак тәрбиясе, һичшиксез, гаиләдә бирелә. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, һәркемнең теге яки бу вакыйгага карашы, сөйләшүе, гомумән, барысы да баланың тәрбия дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый. Тәрбияле әти-әни янында күп очракта тәрбияле балалар үсә. Ә тәрбиянең бик үтемлесе, әти-әни эш белән мәшгуль вакытта бирелгәне – әби-бабай үгет- нәсыйхәте. Авыл җирендә күбебез өч буын вәкилләре бер түбә астында яшибез. Әби-бабайлар үзләренең күпьеллык тормыш тәҗрибәләре, җор телләре, мәкаль-әйтемнәре ярдәмендә безнең бала күңеленә игелек орлыклары сала. Өлкәннәр күзәтчелеге астында булган баланың буш вакыты да калмый, әти-әни эштән кайтканчы ниндидер эшне дә карап куя, телевизордан да кирәкмәгән тапшыру карамый, тавышын да киметә... Менә шушы гади генә әйберләр әхлакый тәрбиялелекнең башында тора да инде.
Ә хезмәт тәрбиясе? Авыл җире бу тәрбияне тиешле күләмдә бирә. Ул әти-әнигә булышу үрнәгендә башланып китсә, тора-бара җаваплылык, түземлелек, булганлык, уңганлык кебек хисләр белән үрелеп, чын хезмәт мәктәбенә әйләнә. Бакча тирәсендә кайнашу, маллар карарга булышу, чират буенча сыерлар көтү, аш-су пешерү, урман-болыннарга җиләккә йөрү – күңелле дә, мәгънәле дә, файдалы да шөгыльләр. “Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, балам”, – дип өсти бәхетле әти-әни.
Табигатькә якын авыл баласы экологик мәсьәләләрне үз күзләре белән күреп, табигатьне үз куллары белән чистартып аңлый. Авылыбыздагы Изгеләр, Зөбәйдә, Киндер күле, Казаклар чишмәләре, Шушма елгасы безнең балалар ярдәменә һәрчак мохтаҗ. Рәхмәт, әти-әниләр, сез дә бу эштә кулдан килгәнчә булышасыз, балаларда табигатькә дөрес караш тәрбиялисез. Туган җирен чын күңелдән яраткан кеше аның матурлыгын, чисталыгын киләчәк буын өчен дә сакларга бурычлы.
Менә шулай патриотик тәрбия дә башланып китә. Авыл тарихы, аның кешеләре, данлы үткәнебез белән кызыксыну тора-бара район, республика, Россия тарихына, аның белән горурлануга үсеп җитә.
Эстетик тәрбия бармы соң авыл җирендә? – дип сораган кешегә дә җавабыбыз әзер. Бик яхшы алып барыла әлеге эш. Халык җырларын туган телендә тыңлап, милли биюләрен балалар бакчасыннан өйрәнеп үсә балалар. Чын артистларны күрү – бүгенге авыл кешесе өчен хәзер шаккаткыч хәл түгел. Телевидение, Интернет аша гына да түгел, авыл мәдәният йортларында турыдан-туры аралашып. Артистлар, шагыйрьләр, язучылар, республикакүләм газета-журналларда хезмәт куючылар һәм башка сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк булган шәхесләр белән күпме очрашулар булды. Китапханә, мәдәният йорты, мәктәп – бер юнәлештә, бер-берсен тулыландырып безнең балаларга белем, тәрбия бирә, уңышларга рухландыра.
Физик тәрбия дәресләрдә генә алып барыла торган фән түгел. Укучыларыбыз кышын чаңгы шуа, алар өчен хоккей мәйданчыгы гөрли, бүген инде аларга җәй көне дә хоккей уйнау мөмкинлеге бар. Кызларыбыз фигуралы шуу белән дә шөгыльләнә. Авылыбызда туган, бүген республикадагы зур җаваплы урыннар биләгән шәхесләр үрнәгендә Сабантуйларда авылыбыз егетләре бүгенге көнгә кадәр мәйдан тота, дан казана. Физик тәрбия – сәламәтлеккә илтүче юл да.
Бу уңайдан сәламәт яшәү рәвеше алып бару, исерткеч эчемлекләрдән ерак торуның никадәр әһәмиятле икәнен ассызыклап китәсе килә. Балалар, кичәге укучыларыбызның бу сорауга бик ачык карашлы булуы куандыра. Бу әти-әниләр һәм укытучыларның уртак шатлыгы, дөрес юлдан баруының ачык дәлиле. Аек акыл гына зирәклек, булганлык, ихтыяр көченә нигезләнеп, уңышларга, максатларның чынга ашуына илтә.
Күргәнебезчә, хөрмәтле әти-әниләребез, безнең максат изге – киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирү. Авыл җире гомер-гомергә илгә тәрбияле, белемле, тырыш, олы йөрәкле ир егетләрен, уңган-булган, бер эштән дә курыкмаган сылу кызларын биргән. Ә иң әһәмиятлесе – милләт җанлы кешеләр тәрбияләгән. Бу гадәтне алга таба да дәвам итәсе иде. Бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп эшләсәк, балалар тәрбияләүгә вакытыбызны кызганмасак, аларга гаилә мәгънәсен аңлатып үстерсәк, шулай булыр да.
А.С.Макаренко гаиләдә балаларны тәрбияләүгә багышланган мәгълүм лекцияләрендә болай дип язган: “Балаларга тәрбия бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар – илебезнең булачак гражданнары... Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз . Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”. Шуңа күрә, мин бүген сезнең һәркайсыгызга бәхетле картлык телим! Бу хакыйкатьне беркайчан да онытмасак иде!
Комментарийлар