Тырыш укучы – ныклы гаиләдән генә
Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА,Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 30 елУкытучы… Кем син?! Шул сорауга һәрдаим җавап э...
Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА,
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 30 ел
Укытучы… Кем син?! Шул сорауга һәрдаим җавап эзлим, әмма хәзергәчә төгәл бер фикергә килә алганым юк. Давылга каршы торучы кораб кебек тә ул, авыр вакытларда барып сыена торган әни кебек тә ул, Әбүгалисина белән Әбелхарисны сыендырган белем мәгарәсе кебек тә ул!..
Мин – укытучы. Көн саен, мәктәп бусагасын атлап кергәндә, укучыларым каршыга йөгереп киләләр, матур итеп исәнләшәләр. Ләкин укучыларның барысы да елмаеп исәнләшми. Кайберләре бик моңсу, төшенке күңелле. Алар башкалардан аерылыбрак, арттарак тора. Аларның күбесе – авыр гаиләләрдән. Һәм мондый моңсу күзле балалар авыл мәктәбендә елдан- ел арта бара кебек тоела миңа. Әйе, авылда авыр гаиләләр арта бара. Узган гасырның 90 нчы еллары башында авылда эшсезлек чәчәк ата башлады. Белемле, үз-үзенә ышаныч белән караучы яшьләр шәһәргә китү җаен карады. Һәм бу процесс бик дәвамлы булып чыкты, хәзер дә яшьләребез авылда калу ягында түгел. Авылда күбрәк тормышта үз урынын таба алмаган, эчкечелек белән мавыккан, эш сөймәгән яшьләр калды. Аларга, арзан гына бәягә авылдан йорт сатып алып, көчкә-көчкә тормыш йөген тартып баручы төрле милләт гаиләләре дә кушылды. Дөрес, бу темага минем белән бәхәсләшүчеләр дә булыр, мисаллар да китерерләр. Ләкин «Булдырам, эшлим» дигәннәре дә бармак белән генә санарлык шул.
Без укыган чорларга әйләнеп кайтыйк әле. Нинди күп балалы мәктәпләрдә дә авыр гаиләләрдән бер-ике бала була торган иде. Әтиләре эчкече булган гаиләләрнең дә әниләре фермада эшләде, җигелеп тормыш йөген тартты, балаларын да кешедән ким итеп үстермәде. Ә хәзер авылларда әниләрнең дә бу сазлыкка кереп барулары – еш очрый торган күренеш. Мәктәптә генә түгел, хәзер һәр класста 2 –3 бала авыр гаиләдән. Мондый гаиләдән килгән баланың еш кына йокысы туймый, авызы ачыла, ул тизрәк ашау тәнәфесе килеп җиткәнне генә көтеп утыра. Ата-анасының бүген кич нинди халәттә булуы да аны гел борчый. Шушы авыр уйлары аны дәрес тыңлаудан этәрә, ул тизрәк тәнәфес җиткәнне генә көтеп утыра.
Менә шундый укучылар белән дә эшли ул авыл укытучысы. Аларны укырга, язарга өйрәтә, дәрестән соң алып калып, өй эшләрен дә эшләшә. Укучыны киендерүгә дә үз өлешен кертә, бик авыр гаиләләрнең балаларына ашханәдә ашау өчен дә үз кесәсеннән түли, кире кайтармасларын белсә дә, мондый укучыны мәктәп кирәк-яраклары белән дә тәэмин итә укытучы. Көчкә-көчкә генә укып барган шушы укучыдан ул төрле мониторинг эшләре дә эшләтергә тиеш, IX сыйныфта башкалар белән беррәттән имтиханнарга да әзерлисе. Аз санлы балалар арасыннан сәләтле балаларны да сайлап алырга, алар белән өстәмә дә эшләргә, олимпиада, конкурсларда да актив катнашырга кирәк. Югыйсә, мәктәп тә рейтингта артта калачак, үзеңнең дә аттестация узасың бар.
Мондый авыр гаиләләр шәһәр җирләрендә дә күп бит, диючеләр табылыр. Тик шәһәр җирендә класстагы бала саны да күп бит. Шул сәбәпле аларда яхшы укучылар саны да күп, уку сыйфаты да күпкә югарырак. Авыл укытучысы белән шәһәр укытучысына таләпләр бервакытта да аерылмый. Классыңда бер генә бала булса да, таләп шундый ук кала бирә.
«Авылларыбыз көннән-көн төзекләнә, матурлана, өйләрдә яшәү өчен бөтен шартлар да бар», – дип сөйләнергә яратабаз. Чыннан да, татар авылларында төзек, нык тормышлы ихаталар күп. Тик аларның күбесендә пенсия яшендәге кешеләр, балалары үсеп таралышкан гаиләләр яши шул.
Авылларда тырыш яшьләребез күбрәк калсын, мәктәпләр дә укучыларның шатлыклы авазларыннан яңгырап торсын иде дә бит. Авыл укытучысының иң зур хыялы да шулдыр, мөгаен.
Бу проблема – авыл мәктәбенең иң авырткан җиредер. Һәм ул үзен елдан-ел ныграк сиздерә. Укытучы гына моны чишә алмый. Бу очракта хөкүмәтебезнең дә авылларга йөз белән борылуы, яшьләрне яхшы хезмәт хакы белән генә тәэмин итүе кирәк. Бөтен кеше дә үз эшен дә ачып җибәрә, фермер булып та китә алмый. Дөрес, хөкүмәтебез төрледән-төрле программалар да кабул итеп карый, авылга кайтучы белгечләргә төрле өстәмәләр дә вәгъдә ителә. Вакытлыча ялтырап алган «алтын» гына яшьләрне авылга тартып кайтармый. Аларга иң беренче югары хезмәт хакы, ышанычлы эш урыны кирәк.
Ә укытучы бу проблеманы ничек чишә ала соң? Авыр гаиләләрдән булган, укырга теләкләре бөтенләй булмаган баланы, кулына аттестат тоттырып, ничек мәктәптән чыгарып җибәрергә? Психология фәнен бик яхшы белгән, барлык укучыларын да тигез күргән, мондый укучылар белән аерым эшләгән укытучы гына нәрсәгә дә булса ирешә ала, дип уйлыйм мин. Ә бу укытучыдан бик зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Шулай ук югары сыйныфларда «Гаилә фәне» дә укыту бик кирәк. Дөрес, кайчандыр ул безнең мәктәпләребездә укытылды, тик дәвамлы һәм нәтиҗәле булмады. Үзе дә начар гаиләдә тәрбияләнгән бала, җаваплылык тоеп, ныклы тормыш корырга каяндыр өйрәнергә тиештер бит.
Нинди генә гаиләдән булсалар да, киләчәктә укучыларым, дөнья мәдәниятен яхшы белү белән беррәттән, милли мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне, үзенең нәсел җебен, туган төбәгенең тарихын тирәнтен өйрәнгән; иҗади һәм креатив фикерли белүче югары әхлакый сыйфатларга ия шәхесләр булып, кешелеккә сөенеч нурлары чәчсеннәр иде. Бу –дә минем максатым!
Комментарийлар