Укучыларның күзләрендә ялкын уйнасын...
Гөлчәчәк Таһир кызы ӘГЪЗАМОВА,Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысыПедагог буларак эш стажы – 7 елИнглиз философы Френсис Бэкон: «Вакыт – иң бөек новатор”, – дип әйткән....
Гөлчәчәк Таһир кызы ӘГЪЗАМОВА,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Педагог буларак эш стажы – 7 ел
Инглиз философы Френсис Бэкон: «Вакыт – иң бөек новатор”, – дип әйткән. Вакыт кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагыла, мәгариф системасы да аңа карап, һәрдаим үзгәрешләр кичерергә мәҗбүр. Бүгенге көндә “яңа” тормышка иске стандартлар белән керү мөмкин түгел.
Хәзерге заманда мәгариф системасының төп максаты булып укытучының укучыга белем бирүе генә түгел, ә аның шәхесен тәрбияләү тора. Укучы, шәхес буларак, хәзерге зур информацион җәмгыятьтә адашмаслык юл табарга, проблемаларны чишә белергә, укуны югары максат итеп, эффектив юллар аша шуны тормышка ашырырга өйрәнергә тиеш. Ул үз мөмкинлекләрен контрольдә тотып, ирешкән уңышларын бәяләүче дә әле. Ә мәктәп укучының үз белемен һәм тәрбиясен күтәрүче ролен генә үти.
Кытай мәкалендә болай диелгән : “Мин ишетсәм – онытам, мин күрсәм – истә калдырам, ә эшләп карасам – өйрәнәм”. Нәкъ менә шушы мәкальнең мәгънәсе ФДББСның төп нигезе булган системалы эшчәнлек юнәлешен яктырта да инде. Ә аның төп максаты – универсаль уку гамәлләре нигезендә баланың шәхесен тәрбияләү. Мәктәп, укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга өйрәтергә тиеш. Димәк, укучы белем алу процессының “төзүчесе” дә, “архитекторы” да була инде.
Яңа стандарт нигезендә укытуга күчү процессын уңай яклары белән беррәттән тискәре якларын да әйтеп үтәргә кирәк. Яңача укыта башлау укытучылар һәм укучылар өчен дә проблемалар тудырды дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Ләкин бу проблемалар чишмәслек түгел, аларның күбесе укытучыдан тора. Авыл мәктәбенә яңалыклар нинди йогынты ясый икән соң? Авыл укытучысыны бу процесста нинди роль уйный?
Үзем авыл мәктәбендә инглиз теле укытучысы буларак, чит телне өйрәтүдә федераль стандартлар куллануны катлаулы процесс дип саныйм, чөнки алар гына укучыда фәнне өйрәнүгә теләкне уята алмады.Төп проблема итеп, укучыда чит тел өйрәнүгә кызыксыну булдырырга кирәк. Бигрәк тә авыл баласында бу ихтыяҗны аңлап җиткермәү бар. Ничек укырга теләге булмаган балада укытучы югарыда әйтеп үтелгән сыйфатларны үстерергә, аны шәхес итеп тәрбияләргә, ФДББС куйган максатларга ирешергә тиеш? Хәзерге авыл баласы мәктәптә укыганда гына авылныкы ул. Өлгергәнлек аттестатын алгач та, туган җирен калдырып, ул да шул зур информацион җәмгыятькә килеп эләгә һәм анда шушы проблема белән күзгә-күз очраша. Ирексездән көндәшлеккә сәләтле булу юлларнын өйрәнергә мәҗбүр була. Шуңа күрә авыл укытучысы балага дөрес юнәлеш күрсәтергә бурычлы. Бу очракта ФДББСга нигезләнгән укыту процессын оештыру алга килеп баса.
Барлык укучыларның да укырга сәләте дә, теләге дә бер дәрәҗәдә булмый. Тәҗрибәмә нигезләнеп, шуны әйтәсем килә: инглиз телен өйрәнүгә һәр бала үзенчә карый. Югарыда искә алынганча, укырга теләк булмау – иң актуаль проблемаларның берсе. Инглиз телен өйрәткәндә, бу проблеманы ничек чишеп була соң?
Беренчедән, дәрес – ул системаның бер өлеше икәнен онытырга ярамый. Димәк, һәр дәрес бер-берсенә бәйләнгәндә генә, эффектлы була ала. (Система – ФДББСның нигезе).
Икенчедән, һәр дәрес укучыны кызыксындырудан башланырга тиеш. Укучы проблемалы ситуация белән очрашып, аны чишү юлларын үзе сайлый, эзләнә.
Өченчедән, системалы эшчәнлек юнәлеше – ул баланы төрле яктан үстерү дигән сүз. Димәк, һәр дәрестә укучы үзлегеннән дә эшләргә, коммуникатив күнекмәләр алырга тиеш. Дәрестә чит телдә сөйләшеп, язып, укып кына аралашу күнекмәләрен алу бик кыен. Моны булдыруда дәрестән тыш чаралар мөһим роль уйный.
Дүртенчедән, чит тел дәресләре реаль проблемаларны чишүгә ярдәм итсен. Һәр укучы тормышта очратачак авырлыкларга, ситуацияләргә әзер булсын. Дәрестә уйлап чыгарылган ситуацияләр өстендә генә эшләү укучыны шәхес буларак үсешенә китерми.
Бишенчедән, дәрес формаларының төрлелеге – укучыларны кызыксындыруның мөһим чарасы. Һәр теманың үзенчәлекле аерым формалары булганда гына, дәрес мавыктыргыч һәм файдалы үтәчәк.
Алтынчыдан, чит тел укытучысы телче генә түгел, географ та, тарихчы да, математик та, биолог һәм физик та, хәтта җырчы һәм актер да булырга тиеш. Бу предметара нәтиҗәләргә ирешү өчен әһәиятле шарт.
Җиденчедән, укытучы дәрестән соң да күпмедер вакытын укучылар белән эшләүгә багышламаса, аларда үз фәненә карата мәхәббәт уята алмый. Шуңа күрә балалар белән пьесалар кую, чит тел атналыклары, шигырь, җыр конкурслары оештыру замана белән бергә атларга мөмкинчелек тудыра.
Югарыда санап үтелгән шартлар дәресне эффектлы үткәрү өчен иң әһәмиятлеләре дип уйлыйм. Ләкин авыл мәктәбенең материаль-техник базасы ярлы булу сәбәпле, балада фәнне укытуга өйрәтүдә шәһәрнекеннән артта калу сизелә. Монда инде алдынгы карашлы компетентлы педагогның авыр ситуациядән чыгу осталыгын таба белүе мөһим. Хәзерге заман укытучысы белемле булу белән беррәттән, балалараның психологиясен тирәнтен аңлаучы да, креатив та, инициативалы да, үз-үзенә таләпчән дә булырга тиеш. Шундый мөгаллим генә укучыларның күзләрендә очкын кабыза ала. Бу очкын – аларның алга таба югарырак үрләргә менү теләген күрсәтә торган билге. Әгәр дәресләремдә укучыларның күзләрендә ялкын уйный икән, димәк, мин максатыма ирешүнең дөрес юлында.
Комментарийлар