Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген ничек оештырам?
Клара Барый кызы ГАРИПОВА,Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы – 28 ел«Укытучы – компетентлы шәхес» дигәндә, мин, иң...
Клара Барый кызы ГАРИПОВА,
Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы – 28 ел
«Укытучы – компетентлы шәхес» дигәндә, мин, иң беренче чиратта, үз фәнен тирән белүче, укыту методикасын яхшы үзләштергән һәм, аны үз эшендә дөрес файдаланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүче мөгаллимне күз алдында тотам. Алай гына да түгел, һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен ачыкламый торып, зур уңышларга ирешеп булмый. Авыл мәктәбе шартларында бу – бигрәк тә мөһим, чөнки укучылар берничә авылдан туплана, кайберләрендә балалар бакчасы да юк. Төрле әзерлектәге балаларны, бер коллективка туплап, бер юнәлешкә алып кереп китәргә кирәк. Эшне дөрес оештыра белү укытучыдан зур көч сорый, һәрьяктан уйлап, анализлап эшләүне таләп итә.
Мәктәптә 28 ел эшләү дәверендә укыту процессындагы төрле үзгәрешләрне күрергә, сәләтләре, холыклары төрле булган укучылар белән эшләргә туры килде. Шуны ышанып әйтә алам: укучы белән укытучы арасында хөрмәт, ышаныч, бер-береңне аңлау булганда, фәнне бик авыр үзләштергән балалар белән дә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Бердәм республика тесты нәтиҗәләре моны раслый. Әңтик, мәктәбебездә 2014, 2016 елларда белем сыйфаты 100% булды.
Үз эшемдә, иң беренче чиратта, укучыларны дәреслек белән эшләргә өйрәтү максатын куйдым. Әгәр укучы дәреслектәге кагыйдәне күнегүләр эшләгәндә кулланырга өйрәнсә, нәтиҗәлелек арта. Яңа теманы үзләштергәндә дә, укучыларның кагыйдәләрне мөстәкыйль үзләштерүләренә ирешергә омтылам.
Сыйныфта үзләштерү сәләте, эшләү темпы төрлечә булган укучылар бар.
Фәнне җиңел үзләштерүче укучылар дәрестә үзләре мөстәкыйль эшлиләр, сораулар булса, төркемнәрдә чишәргә тырышалар. Җавап табылмаса, укытучы ярдәмгә килә.
Фәнне авыррак үзләштерүче укучылар укытучы җитәкчелегендә эшне башлый, юнәлеш ала, аннан мөстәкыйль рәвештә дәвам итәләр.
Яшерен-батырын түгел, без бик теләсәк тә, сыйныфтагы укучылар белемне бертөсле үзләштерә алмый. Сәләтле, тырыш укучыларга аз гына юнәлеш биреп җибәрсәң дә, алар материалны үзләштерә ала, ә менә фикерләү сәләте, үзләштерү дәрәҗәсе түбән, хәтере чамалы укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру үзенчәлекле, бик уйлап эш итүне сорый, башкалар алдында үзен кимсетелгән итеп тоймаслык итеп эшне оештыру таләп ителә. Үзләре мөстәкыйль эшләп китә алырлык итеп терәк-схемалар тәкъдим итәм.
Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыруда тагын бер алымның уңай нәтиҗәсен күрәм. Ул – карталар төзү. Мин инде аны шактый еллар файдаланам. Мәсәлән, яңа бер теманы үзләштерер алдыннан, укучыларга индивидуаль карталар таратыла, алар бу темага ничә дәрес бирелгәнен, нинди эш төрләре булачагын белеп тора. Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш.
Материалны иң авыр үзләштерүче укучылар да, тәкъдимнәрдә билгеләнгән кагыйдәләрне үзлектән өйрәнеп, коррекция һәм үсеш дәресендә аерым биремнәр үтәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Һәр сыйныфта, темаларны үткәннән соң, зачет оештырыла. Укучылар уку елы башында ук нинди темалар өйрәнәсебезне, нинди эш төрләре буенча зачет тапшырыласын алдан ук белеп торалар. Зачет карталары һәр укучының үзендә һәм укытучыда саклана. Укучылар кагыйдәләрне мөстәкыйль өйрәнәләр (һәр укучы кагыйдәләр җыелмасын булдырды), зачетларын тапшыралар, контроль эш башкаралар һәм нәрсәне үзләштереп бетермәүләрен ачыклыйлар. Ел ахырында гомуми зачет оештырыла. Сүз дә юк, барлык укучылар да уку материалын 100% ка үзләштереп бетерә алмый, әмма бу эш алымының укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегендә уңышлы булуына мин инандым.
Әдәбият дәресләрендә укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү өчен мөмкинлекләр күптөрле, әмма бу алымнарны укытучы укучыларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләреннән чыгып билгеләргә, укыту процессында дөрес кулланырга тиеш. Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә, мөстәкыйль эшчәнлеге арта.
Язучыларның биографияләрен өйрәнгәндә, бер укучы дәреснең бер өлешен үзе оештыра. Биография буенча сораулар төзи, тест биремнәре әзерли һәм, презентация ясап, бу язучы турында өстәмә мәгълүмат бирә. Бу рольдә укучыларның барысы да булып чыга. Иң беренче вакытта оялу, тартыну хисе чагылса, икенчеләрендә укучылар үзләрен иркенрәк тоталар, шулай итеп, публика алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр. Бары тик балаларга ышанырга, беренче уңышсызлыкларыннан күңелләрен төшермәскә, үзләренең булдырачакларына ышандыру кирәк дип саныйм.
Комментарийлар