Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларым – дусларым

Галия Юнисовна Кутерова,Түбән Новгород өлкәсе Спас муниципаль районы Татар Маклак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.1991 нче елда КГПИның ТРО бүлеген тәмамлаганнан соң, мин  туган авыл...

Галия Юнисовна Кутерова,

Түбән Новгород өлкәсе Спас муниципаль районы Татар Маклак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


1991 нче елда КГПИның ТРО бүлеген тәмамлаганнан соң, мин  туган авылыма үзем 5 ел элек тәмамлаган мәктәбемә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайттым. Завуч мине балалар белән таныштырганнан соң чыгып китте.  Курка-курка гына укучыларның исемлеген барлап чыккач, минем алдымда күп төрле сораулар туды. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти-әниләрнең ышанычын аклармынмы? Бүгенгесе көнем, Аллага шөкер, мәхәббәт тулы йөрәгемне  кызганмый, мин бар белгәнемне балаларга бирергә тырыштым.  Балалар да тиз арада минем иң якын дусларыма  һәм ярдәмчеләремә әйләнделәр.


Балаларыбыз  рус мохитендә яшәгәнгә, татар теленә һәм  әдәбиятына карата ихтирам бөтенләй югала язды, дисәм дә ялгышмамдыр. Миңа  гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк иде. Үземнең фәнем буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү -  төп бурычым.


Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.  Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Дөрестән дә, белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Шуңа, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.  Яңа заман укытучысы  - кайгыртучан кеше. Ул дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә, тормышта да укучылары белән гел бергә булырга тиеш дип саныйм. Авыл укытучысы бик түземле, нечкә күңелле, баланың хәлен аңлый белергә тиеш дип уйлыйм. Һәм бу сыйфатлар авыл укытучыларында күбрәк була да, чөнки һәр баланың тормышы, көнкүреше синең алдыңда. Авыл укытучысы балаларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җирне яратырга, халкыбыз белән горурланырга өйрәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ